Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гамил Әсхәдулла: «Улымның иҗатка тартылуына бик сөенә идем…»

Татарстанның халык артисты, «Мунча ташы» эстрада театры җитәкчесе Гамил Әсхәдулла инстаграмда олы улы Рамилне кыска һәм оста итеп туган көне белән котлаган.

news_top_970_100
Гамил Әсхәдулла: «Улымның иҗатка тартылуына бик сөенә идем…»
https://www.instagram.com/gamil_askhadulla/

«Бүген кадерле улым — Рамилемнең туган көне. Мине әти булу бәхетенә ирештергән тәүге балам ул минем. Улымның иҗатка тартылуына бик сөенә идем. Ә инде үземнең сәхнәдәшем, таянычым булып җитешкәч, куанычларым, горурлыгым чиксез. Улыма яңадан-яңа иҗат мөмкинлекләре, матур гаиләсенең бәхетле булуын, сәламәтлек сорыйм Аллаһымнан!» — дип бик мәгънәле сүзләр ирештергән әти кеше.

Аның бу теләкләренә инстадуслары да кушылган. Рамилгә бары изге теләкләрен юллаганнар. Аның иҗатына, җырлавына, сәхнәдә үз-үзен тотышына сокланганнар.

«Бик матур теләкләр теләгәнсез. Олы йөрәкле чын ир кеше икәнсез», «Әти теләге - иң тиз кабул була торган теләк, диләр», — дип язучылар да булган. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100