Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гамил Әсхәдулла карантинда тракторга утырып, җир эшкәртеп йөри башлаган — видео

Татарстанның халык артисты, «Мунча ташы» эстрада театры җитәкчесе Гамил Әсхәдулла ялларда тик кенә ятмый, тракторга утырып, җир эшкәртеп йөри башлаган. Ул тракторда эшләгәнен видеога төшереп, Инстаграм битенә урнаштырган.

news_top_970_100

«Дуслар, минем иң яраткан ел фасылым — яз! hәм менә ул килде кайгылары, югалтулары, указлары белән. Нишлисең, барысына түзәргә, ияләнергә туры килә. Сугыш елларында мондый хәлләр күп булган. Ә бит җиңеп чыканнар! Иншәаллаһ! Без дә җиңәрбез! Без, артистларга, гаиләдә булу зур бәхет. Өйдә дигәч, өйдә булу дөрес дип саныйм. Бармак аша карамыйк! Бердәм булыйк!» — дигән Гамил Әсхәдулла.

«Аллаһ куәт бирсен, Гамил абый! Булганнан бар да була. 40 һөнәргә ия бит сез», «Гамил абый, һич уйламассың Сезне, менә шушылай тракторның руле артына утырып, җир эшкәртеп йөрисездер дип. Театрда гына түгел, авыл хуҗалыгы эшендә дә оста икәнсез, сәламәт булыгыз», — дип яза язылучылар.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Дуслар минем иң яраткан ел фасылым ЯЗ! hәм менә ул килде кайгылары, югалтулары , указлары белән. Нишлисең-барсына тузәргә , ияләнергә туры килә. Сугыш елларында мондый хәлләр куп булган. Ә бит җиңеп чыканнар! Иншалла! Бездә җиңәрбез! Без артистларга гаиләдә булу зур бәхет. ӨЙДӘ дигәч өйдә дөрес юнәлеш дип саныйм. Бармак аша карамыйк! Бердәм булыйк!??????

Публикация от Гамил Асхадулла (@gamil_askhadulla)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100