Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гамил Әсхәдулла: «Флера Хөрмәтова иҗатын тулысынча бәяләп бетермиләр»

Әйе шул, күренмисез, Флера ханым! Ничек итеп кенә сезне сәхнәгә менгезәсе иде, дип яза Гамилнең дуслары.

news_top_970_100
Гамил Әсхәдулла: «Флера Хөрмәтова иҗатын тулысынча бәяләп бетермиләр»
https://www.instagram.com/gamil_askhadulla/

«Мунча ташы» эстрада театры җитәкчесе татар дөньясында бию көйләре авторы булып танылган Флера Хөрмәтованы юмор хисле булуын язган. Аның белән төшкән фотосын ул үзенең Инстаграм битендә урнаштырган.

«Сәлам, дуслар! Кичә Чаллыда узган тамашабызга легендар гармунчы Флера Хөрмәтова килгән иде. Аның бию көйләренә бөтен татар дөньясы хәзерге көндә дә бәйрәмнәрдә бии. Миңа калса, аның иҗатын тулысынча бәяләп бетермиләр кебек. Телевидение, радиоларда бик ишетелми hәм башкалар. Ачык күңелле, моңлы, талантлы, юмор хисле, Флера ханым, синнән яңа иҗат җимешләре көтеп калабыз! Яратабыз!» — дип язган Гамил Әсхәдулла.

«Әйе шул, күренмисез, Флера ханым! Ничек итеп кенә сезне сәхнәгә менгезәсе иде! Концертларда чыгышыгызны күрәсе килә бит! Уңышлар, сау-сәламәт булыгыз!»,

«Мин дә Аны бик хөрмәт итәм. Бездә гел шулай бит. Исән чакта кадер юк. Шулай да Флера ханымны хөрмәт итүчеләр бик күп. Аның фамилиясе генә дә шуны дәлилли!»,

«Шундый матур бию көйләре анда гына. Ни өчендер бәяләп бетермиләр, әрсезлеге җитеп бетмимедер. Башлыклар нәрсә карый. Матур да уйный һәм иң яхшы бию көйләре дә аныкы. Исән-сау булсын, бәлки, картаймыш көнендә сөендерерләр әле үзен. Ышанасы килә», — дип яза халык комментарийларда.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Сәләм дуслар! Кичә Чаллыда узган тамашабызга легиндар гармунчы Флурә Хөрмәтова килгән иде.Аның бию көйләренә бөтен татар дөньясы хәзерге көндәдә бәйрәмнәрдә бииләр. Миңа калса аның иҗатын тулысынча бәяләп бетермиләр кебек .Телевидение, радиоларда бик ишетелми hәм башкалар. Ачык куңелле, моңлы, талантлы , юмор хисле Флурә ханым синән яңа иҗат җимешләре көтеп калабыз!Яратабыз!????????

Публикация от Гамил Асхадулла (@gamil_askhadulla)


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100