Гамил Нурдан татарга бәяләмә: төньяк&көньяк менталитеты – кайсы районда нинди кешеләр яши
Гамил Нурны Казанда белмәгән кеше юктыр. Заманында «Шәрык» клубының башлангычында торды, без студентларны оештырып, Мәскәүләргә хәтле алып барып, Асадуллаев йортында концертлар куйдырып кайтты. Аның белән журналистика, татар кешесенең холкы, Казанның интегеп яшәүче шәһәрдән мегаполиска әйләнүе турында сөйләштек.
«Татар блогерларында – юмор, кети-мети, гламур»
– Гамил абый, журналистикадан бөтенләй киттегезме?
– Киттем кебек, язасы килми.
– Нигә?
– Язуның нәтиҗәсе, мәгънәсе, рейтингы яки гонорары булырга тиеш. Журналистикадан калган инерция бар әле үзе... Беренче хәбәрем «Татарстан яшьләре»ндә 1992 елда чыкты. «Татар-информ», «Интертат.ру», «Сәламәтлек», «Гаилә», «Бакча» ише матбугат яки ярымматбугат чараларында 20 елга якын эшләдем. Мин журналистикага кыстап китергән кешеләр дә шактый булды.
– Хәзерге журналистиканы күзәтеп барасызмы? Ул нык үзгәрдеме?
– Интернет пәйда булгач, ул медиажурналистикага әйләнде. Журналист язучы гына түгел, фотограф, видеограф, блогер да хәзер. Ә бит миннән, Интернет буенча «белгеч» булгач, 2010 елларга кадәр: «Блогерлыкның киләчәген ничек күрәсез?» – дип сорагач, «Өметсез», – дип җавап биргән идем.
Блогер ул вакытта «Лайфжурнал», «Блогспот» форматында җитди текстлы, артык акыллы, зыялы, гади булмаган, серле кеше иде. Һәм ул вакытта акыллы татарча блогерлар үсеп китә алмады. Ләкин татар телле кеше өчен гади телле, халыкчан: рәсемле-фотолы, «өреп каптыручы», кыска язучы, видеолы шаян блогерлар пәйда булды. Алар икътисади, сәяси, иҗтимагый темаларның төбен күтәрми, җиңел форматта эшли. Анда – юмор, кети-мети, гламур...
– Нишләп татарның җитди блогерлары юк?
– Шартлары, күпсанлы укучысы юк. Журналистика да, блогерлык кебек, ыбыр-чыбыр, вак-төяк, файдалы киңәшләр дәрәҗәсенә калыр дип уйлыйм. Псевдоблогерлар! Псевдомедиа. Җитди темаларны укырлык миллионнарча җитди кулланучылар да булырга тиеш бит.
Рус телендәге блогерлар бәхетлерәк, чөнки ул телне аңлаучы 300 миллион кеше бар. Шуның 1 проценты гына төпле темаларны укыса да, ул – 3 миллионлык аудитория бит. Ә татар телендә барлык укучы 1 миллиондыр. Аларының да татар теленә зур ихтыяҗы юк. Җитди блогерларны үстерү – катлаулы тема. Татарча рейтинг эшләргә теләсәң – аз яз, тотып күрсәт, өреп каптыр, видеосын күз бәбәгенә терә. Татарчаның катлаулы сүзләрен, стилистикасын, грамматикасын укып аңлый ала торган кеше бик сирәк.
– Журналистика мәсьәләсендә дә шулайракмы?
– «Интертат»ның журналистлары кайчак җитди темаларга алына. Бу – альтруистлык. Журналистның мөмкинлекләре чикле. Матбугат ярымшәрехләр аша яза. Журналист үз башына эшли алмый бит. Реклама ясаучы блогерларның да мөмкинлеге кимеде.
– Бүген күп кеше, яхшымы-начармы, үзенең блогын алып барырга тырыша. Эштәге җитәкчеләр дә безне ул яктан актив итеп күрергә тели. Блогерлык кешегә нәрсә бирә?
– Блогсыз гына, группалар, чатларга язгалаучы яки контент (хәбәр, игълан, видео, котлау) таратучы кешеләрне дә истә тотар идем. Бу – хәбәрләр дөньясын да үзгәртте. Эшмәкәрләргә, һөнәрчеләргә, артистларга блогерлык белән шөгыльләнү отышлы. Элек интервьюларга йөрергә, җырыңны акча түләп ротациягә бирергә кирәк иде. Хәзер кеше аккаунты аша үзен җиңел рекламалый. «Вируслы видеолар» дигән әйбер дә пәйда булды. Әйтик, халык җырчыны ярата икән, ул үзе аның иҗатын тарата. Кайберсе вирус өчен ясалма технологияне – хайпны да куллана. Шоу-бизнес яки блогер җәнҗаллы яки шаккатыргыч нәрсәне махсус күрсәтә дә, кулланучы аларны сүгеп, мыскыл итеп, аптырап, үзе тарата башлый.
– Журналистика белән блогерлыкның чикләре юылды кебек.
– Әйе, алар – тумыштан ук, мактаулы булсалар да, псевдоһөнәрләр. Игенче һәм табиб белгечләре бер-берсеннән аерыла. Берсе ашата, берсе үлемнән коткара. Аларны бутап булмый. Металлург белән программист та аерыла: берсе, кайнар мич каршында пешеп, металл коя, икенчесе компьютер экраны аша идарә итә. Ә журналистика белән блогерлыкның үзара чикләре юк. Журналистикага укытучы, телче яки башка һөнәрләрдән дә килделәр.
Журналист Искәндәр Сираҗи яхшы яза белә. Ә ул – актер. Район газеталарында агроном, зоотехниклар күп. Блогерлыкка да пешекче яки аю биетүче килә ала. Мин дә ветеринария институтын тәмамлап, бу һөнәргә кереп киттем. Журналистиканың күп төре дә бар: диктор да журналист, тирән мәкаләләр язучы да. Блогерлыкның да.
– Үзегез кайсыларын күзәтеп барасыз?
– Ышанычлы фактлар күренсә, кереп укыйм. Соңгы елларда интернет-журналистикада «Интертат» һәм «Шәһри Казан» тырышып эшли, дип саныйм.
Блогерлардан баштарак «Татар Малай», «Тракторчы Василий»ны, «Кызык-мызык»ны, нинди күренеш соң бу, диеп карый идем.
Без – төньяк Европа кешесе, безгә салкын менталитет хас, диләр. Кешенең сүзен тыңламый, бары тик эшенә генә карый торган холык ул. Реклама, блогерлык, туктаусыз сөйләү, язу иллюзия тудыра. Кешегә сүзенә, ясалма видеосына карап бәя биреп булмый. Искәрмә – монтажланмаган папараци видео. Журналистка сөйләм мөһимдер, ул – аның ипие. Ләкин кешегә эшенә карап кына бәя биреп була.
«Төньяк менталитеты»
– Төньяк менталитеты турында сөйләгез әле. Андый холык кемнәргә хас?
– Мин Татарстанның иң төньяк районы – Балтачта туып үстем. 40-50 градус суыкларны күреп. Без көне буе бер сүз дә сөйләшмәскә мөмкинбез. Төркиягә яки Гарәбстанга баргач, безнекеләр аптырый: анда халык шау-гөр килеп яши, бөтен кеше кочаклаша, бер-берсен чуп-чуп үбә. Кытай яки Һиндстанда да 1 квадрат метрда 3 кеше йөри. Ә тундрада – 1000 гектарда 1 кеше. Безнең якта исә 1 гектарга 1 кеше. Кеше белән исәнләшкәндә дә кул бирешү мөһим түгел, ерактан гына сәламләсәң дә ярый. Моны «урманчы холкы» дип тә әйтәләр. Урманда кеше берүзе генә йөри, иркенләп сулыш ала, табигать белән сүзсез генә сөйләшә. Кешенең шәхси территориясе зур.
Андый сыйфат, әйтик, эстоннарга, финнарга хас. Алар тәмләп, чәчәкләп-чуклап сөйләшә белми. Безнең татар халкында исә ике менталитет кушылган: берсе – тәмле телле яки дәртле «көньяк», икенчесе – аз сөйләшә торган һәм сабыр «төньяк».
– Районлап бүлсәк?
– Мәсәлән, төньяк менталитеты Кукмарага кагыла. Алар туктамыйча итек баса, кием тегә. Аларның табасы Нью-Йоркның Манхэттэн урамында сатыла. Ә ул – дөньяның төп сәүдә мәркәзе. Анда иң яхшы яки иң файдалы әйберләр генә сатыла. Анысына да аптырамыйм. Менә Кытай беркемнең әйберен сатмый, бөтенесен үзе күчереп ясый. Ләкин Кытайдагы базарларда Кукмараның казаны сатыла, алар аны җитештерә алмый. Кукмара – төньяк менталитетыдыр инде.
Башлап Скандинавия илләрендә кесә телефоннары җитештерелә башлады. Тик бу гына җитми. Телефоннарны ясап миллиардлап тарату өчен, Кытай, Корея, Һиндстан кирәк булды. Без – төньяк кешеләрендә бер проблема да бар: эчкечелек. Безнекеләр аракы эчә башласа, туктый алмыйча газаплана. Ә Грузиядә яки Сицилиядә көн саен шәраб эчәләр, тик алкашлар юк. Безне исә дәүләт яки дини кагыйдәләр кырыс аеклык шартларында тотып торса хәерлерәк. Әйтик, татар мәхәлләсен аеклык тотып торган. Ә Финляндиядә аеклыкны кануннары саклап тора. Эчмәгәндә җиренә җиткереп эшлибез, матур итеп яшибез. Эчкәндә – кешелекне югалтабыз.
– Көньяк менталитеты кайсы халыкта?
– Бу холык – дәртле, дәрманлы. Алар – пәйгамбәрләрне биргән халык. Тормышны алар кабыза. Европада заманча тәррәкыятьне итальяннар башлаган. Ренессанс дип атала ул. Гарәпләрдә, Кавказ, Урта Азия, Иранда – шулай ук көньяк менталитеты. Ә казахлар урталыкта. Менә футболны беренче чиратта көньяк карыймы, төньякмы? Мәсәлән, Марокко халкы. Җиңсә дә, җиңелсә дә – урамга чыгып шатлана. Ә төньяк менталитетының аңа исе китми.
– Татарстанның кайсы районнарында көньяк менталитеты нык сизелә?
– Шартлыча сизелә, дияр идем. Чүпрәле районында сизелә. Анда Хазар дәүләтеннән чыккан кыю татарлар яши. Хазария – ул Волгоград ягы, аннан алар Арзамаска күченгән. Аннары Түбән Новгородка, Чувашиягә, Чүпрәлегә һәм Буага, бераз гына Кама аръягына таралганнар. Әлбәттә, ул вакыт эчендә кушылганнар, көньяк менталитетының дәртен-дәрманын, кызу канлылыгын шактый югалтканнар. Һәр районның үзенчәлеген күптән инде Искәндәр Сираҗи язган иде.
Рус халкында да көньяк характеры чагылыш тапкан. Алар – «широкая душа», рәхәтләнеп җырлый, бии, аралаша белә. Аларның бер яхшы сыйфаты – кыю, идеяле булалар. Ә төньяк халкында сабырлык күп, аралашу аз. Менә Мәскәүдә Түбән Новгород татары дүртенче буында да «үз туганым», «телем», «динем» дип яши. Ә безнекеләр икенче буында ук эреп юкка чыга. Безнең як халкы, «әйдә, шуны эшлик – эшләмик әле» дип, тиз генә реакция күрсәтә алмый.
– Нәтиҗә ясап, көньяк менталитеты уңышлырак, дип әйтә алабызмы?
– СССРда уңышлырак булгандыр. Рәхәт яшәү кайнар Ташкентта, Бакуда булды, халык шунда ургылды. Көнчыгыш илләрендә бүген дә тиз, кыю булу кирәк. Тик: «Кыю булсаң асарлар, юаш булсаң – изәрләр», – ди халык. Гаделлек шартларында эшләргә мөмкинлек бирсәләр, алдау, алдану булмаса яхшы. Элек мондый шартлар мәхәлләләрдә булган. Хәзер юк.
Көньяк менталитетының яхшы сыйфатлары – дуслык, туганлык, авылдашлар бер-берсен нык ярата, мәхәллә тормышы сакланган.
– Җитәкчелектән мисаллар китерегез әле.
– Безнең җитәкчеләр – тумыштан төньяк кешесе. Шулай ук алар, кирәк булганда, кызу, дәртле дә була белә. Алар күп сөйләшергә яратмый, күп эшләргә ярата. Татарстан инвестицияләр, заводлар дип күп тырышты. Түбән Камага Себердән, Уралдан, Башкортстаннан, Оренбургтан килеп эшләүчеләр күп. Чөнки анда нефть эшкәртү заводлары бар. Бүген Казанга заводларда, туризмда, сәүдәдә эшләргә килүче күп. Мәскәүгә киткән акчаларны кире кайтару өчен, безнең җитәкчеләр Универсиаданы, Футбол чемпионатын Казанда үткәрү өчен тырышты. Шуның тәэсирендә юллар салу, шәһәрне матурлау мөмкинлеге ачылды. Җирле халыкның мәрхәмәтле, хәерхаклы, конфликтсыз булуы, бүтәннәргә яхшы мөнәсәбәте дә чит төбәкләрдәге халыкларны Казанга китерә.
«Казанны яратмаучылар метрога каршы булды»
– Чит төбәкләрдән халык агылгач, Казан халкының менталитеты үзгәрдеме?
– Казан кешесе 2005 елда ук үзгәрә башлады... Кич белән Казан үзәгенә чыксаң, Африка, Латин Америкасы, Пакьстан, Гарәп илләре студентларын еш күрәсең. Алар үзләре белән энергия һәм акча алып килә.
Ә татар телле халык, Совет заманындагы кебек, кухняга кереп бикләнде. Совет чорында татарчага ихтыяҗ булу сәбәпле, халык, ишелеп, концерт-театрга йөри иде. Шул чорның менталитеты җәмгыятькә кире кайтты. Бүген кеше мәдәни чараларга актив йөри. Мәсәлән, Камал театрына, Илсөя Бәдретдинова концертларына билет таба торган түгел.
Ә татарча мәктәптә, университетта, паркта, трамвайда булганда, бу концертларга ихтыяҗ зур түгел иде. Заллар ярымбуш булды. Мәсәлән, 1990, 2000 елларда концертлар оештыру авыр иде. Хәзер милли мохит тирә-юньнән югалды, кухняга һәм концерт залларына кайтты.
– Казан үзе нинди хәзер?
– Метро Казанны үзгәртте. Тырмашып, хәрабә (трущоба), тулай торак, коммуналкада яшәгән, талонга колбаса ашаган халык хәзер иркен, рәхәт яши торган форматка күчте. Мегаполис форматына. Бай, иркен яшәгән Үзбәкстаннан кеше күп кайтты. Алар бәрәкәт китерде: дога, дәрт, кыюлык белән. Ташкент метросыннан кешеләр, төркем-төркем булып кайтып, Казанда җир казый башлады.
Татарстанда метроны булдырмас өчен, Казанны яратмаучылар нык тырышты, яла яктылар, нәфрәт уяттылар. Алар уйлавынча, метро Екатеринбург, Новосибирск, Самарада булырга тиеш, әмма Казанда гына түгел. Үзләре шушында яшәсә дә. Алар Казанның район үзәге шикелле булып калуын теләгәннәр иде. Бер ачкач, хәзер төзиләр инде.
Метроның берничә станциясе дә халыкка нык тәэсир итте, кешенең шәһәрнең бер башыннан икенче башына тиз бару, машинаны калдырып йөрү мөмкинлеге туды. Метро ачылганчы велосипедта йөри идем, аңа да ихтыяҗ калмады. Бүген шәһәрдә автобуслар яхшы йөри. Транспорт җитез йөри, ишегаллары төзек. Мин – колхоз фермасында үскән, тулай торак, хәрабәдә торган кеше, бүгенге тормыштан бик канәгать. Казанда метро, матур парклар булыр, авылда йортлар газ белән ягылыр, йомышлар йорт эчендә үтәлер, дип уйламаган идем дә.
«Шәрыкъ» клубы ифтарлары дәвам итә»
– Гамил абый, кемнәр белән аралашасыз?
– Күперләрне яндырмыйм. Моңарчы кемнәр белән аралашсам, барысы белән дә элемтәдә торам. Моның өчен туганнар, классташлар, курсташлар, фикердәшләр, дуслар чатлары бар. Тыгыз элемтә булмаса да, җылы хис – даими. Физик аралашу өчен вакыт җитми. Урамга чыксам, уңга карасам да – танышлар, сулга карасам да танышлар. Туктап сөйләшәсе килә, тик, барасы җиргә соңга калмас өчен, сәлам биреп йөгерәм.
Кешеләр арасында тыйнак булырга тырыштым. Бу – яман күзләрдән саклады. Җурналист булганда да кырыкмаса-кырык псевдоним алып эшләдем. Мине хуҗалар, редакторлар, коллегалар гына белә иде. Тик тамада булып эшләгәндә, рекламасыз да ярамады. Чөнки мин «чирәм җир»гә кердем: кешегә кирәксез булган аракысыз бәйрәмнәрне башлап җибәрдем, бертуктаусыз шул турыда «барабан кактым». Моның хәере булды. Россия шәһәрләре буйлап йөрдем, башлаган формат нормага әйләнде. Берочтан, тамадаларны да өйрәттем.
– «Шәрык» клубында көчле энергияле, бөтен дөньяны тотып тора торган кеше идегез.
– Мин үзем аны торгызмадым. «Шәрык» клубы 90нчы елларның романтик ялкынында «Болгар» кунакханәсендә узган бер утырышта җәмәгатьчелек карары буларак кабаттан пәйда булган. Бик акрынлап тернәкләнеп китте.
90нчы еллар ахырында – бер төркем яшьләр. Ул вакытта элита – халык милкен приватизацияләү, ә халык исән калу белән мәшгуль иде. «Шәрык»ның биналарына кызыгучы материалистлар бар иде, тик идеясен торгызучы күренмәде. Патша заманындагы клубның күп биналарда эзе калган бит. Моннан 30-20 ел элек, уңган кешеләр тарихи, иске биналарны, төрле оешмалар оештырып, үзенә алып калды.
Кайберсе, аларны төзәтеп, оныкларына калдырды: банкларга, офисларга арендага бирәләр. Кайберсе иренде, бинасын җимертеп, алабута үстереп ятты да, аннары җирен сатып, Майамиларда вилла алды. Без исә, мөлкәт мошенникларын артык нык котыртмас өчен, биналар кирәкми, дип эшләдек. Биналарына кызыгып, бервакытны дүрт «Шәрык» оешты. Безнеке исән калды, калганнары берничә елда эреп юкка чыкты.
Без исә «гел пыскып торсын» дигән максат белән эшләдек. Көн саен очрашулар үткәрә идек. Керү ирекле, ишек ачык булгач, бөтен кеше килде. Ошатканы – калды, ошатмаганы борылып чыгып китте. Яратканы – ихласлар, талантлылар, белемлеләр дип калды. Кайберләре шунда дуслашты, өйләнешеп тә бетте.
– Бүген бу эшне торгызып булыр идеме?
– Ул яши бит. Хәзер аның бер бинасын Камал театры куллана, һәм ул шартлы рәвештә «Шәрык клубы» дип атала да. Бу – матур эшнең дәвамы. Дәүләт «Шәрык клубы» идеясенә дә, бинасына да гарант булып тора. Башка идеяләрне дәвам итүчеләр дә шактый. Ифтарлар да йөзләгән ноктада дәвам итә. Көн саен мәдәни ифтарлар үткәрү «Шәрык клубы»ның башлангычы иде бит.
Бүгенге көндә «Шәрык клубы»на йөрүчеләрнең чаты бар, алар үзара аралашып тора.
– Әти-әниегез кемнәр? Исән-саулармы?
– Әтием хөрмәтле кеше, авылда бригадир иде. Бик яшьли вафат булды.
Әнием «таркау склероз» дигән диагноз белән озак еллар авырып, өлкән абыем гаиләсе тәрбиясендә яшәде. 92 яшендә үлде. 5 бертуган без.
– Аралашып торасызмы?
– Әйе, туганнарым – бик яхшы кешеләр.
– Мәктәптә яхшы укучы идегезме?
– Әйе.
– Бүген көнегез ничек үтә?
– Эш булса – эшлим. Эш булмаса йоклыйм, укыйм, телефон казыйм. Артыгына битараф.