Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гамил Нур: «Бәйрәм үткәрүнең ирекле, гади, чыгымсыз форматы кире әйләнеп кайта»

Алып баручы элекке форматның якын арада бик модалы булачагы турында язган.

news_top_970_100
Гамил Нур: «Бәйрәм үткәрүнең ирекле, гади, чыгымсыз форматы кире әйләнеп кайта»
https://www.instagram.com/gamilnur/

Алып баручы Гамил Нур көнкүрешебезгә бәйрәмнәр үткәрүнең элекке форматы әйләнеп кайтуын хәбәр иткән. Ул бу хакта үзенең инстаграм сәхифәсендә язган. «Чын шатлыклар. Бу — заманча хипстерлар заманы. Тамада халкы маскалар, күзлекләр кидертүне бер ун ел элек ташлаган иде. Кабат шул мода кайта», — ди алып баручы.

Гамил Нур моны беркатлы халыкның шоу-группалар чакырырга акчасы булмау белән бәйли. «Акыллысына алар кирәкми дә. Кунаклар үз күңелен үзе күрә башлый. Бу формат ирекле, гади, чыгымсыз булганы өчен кабат бик модалы булачак. Кеше башы ындыр табагы кебек җиләс, артык ачык, олы заллардан туйды. Кеше чакырылган артистлардан, чит клоуннардан арды инде. Халык үзе генә рәхәтләнеп ял итәрга тели. Комачауламагыз кунакларга, аларны ялган затлылык, кысыр шатлыклар белән газапламагыз. Чын хисләр, табигый атмосфера заманы кире кайта», — дигән ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100