Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гамил Әсхәдулланың әнисе вафат

news_top_970_100
Гамил Әсхәдулланың әнисе вафат

Татарстанның халык артисты, «Мунча ташы» театры җитәкчесе Гамил Әсхәдулланың әнисе вафат булган. Авыр хәбәр турында театрның социаль челтәрдәге сәхифәсендә язалар.

«9 май көнне җитәкчебез Гамил Әсхәдулланың әнисе Маһирә апа китеп барды.

Маһирә апа 1931 елда туган. Балачагы сугыш елларында эш белән үткән, яшьлеге сугыштан соңгы күтәрелеш еллары, колхоздагы авыр хезмәт белән үрелгән. Тормышка чыгып, 5 ул табып, ире Габдулла белән аларны үстереп, аякка бастырып, уллары янәшәсендә бәхетле ана булып озын гомер кичергән, тыл ветераны Маһирә апаны изге җомга көннәрендә соңгы юлга озаттылар.

Урыны оҗмахның түрендә, мәңгелек йокысы тыныч булсын. Гамил Габдулловичның, Рамил Әсхәдуллинның (Гамил Әсхәдулланың улы) һәм барлык туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз», – диелә хәбәрдә.

Фото: © социаль челтәрләр

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100