Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гамил Әсхәдулладан Рәшит Шамкай истәлегенә мәзәк

news_top_970_100
Гамил Әсхәдулладан Рәшит Шамкай истәлегенә мәзәк
Салават Камалетдинов

«Мунча ташы» юмор театры җитәкчесе Гамил Әсхәдулладан Татарстанның халык артисты, атаклы юмор остасы  Рәшит Шамкай турында мәзәк.

«Комик жанрдагы иҗаты белән уникаль булып күңелләргә кереп калган Рәшит Шамкайның якты истәлегенә багышлана»,  – дип яза ул театрның социаль челтәрдәге сәхифәсендә. 

«Рәшит Шамкай Америкага барырга җыенган. Мәскәүнең Домодедово аэропортында йөри икән. Тегене беркем танымый. 

Рәшит абый аптыраган. Татарстанда эте дә, бете дә таный, ә монда беркем танымый. Караса, бер ишектән кешеләр көлә-көлә чыгалар, ди. Керсә, эчтә бер камера тора икән. Рәшит абый карагач, камера сөйли башлаган: «Сез – Рәшит Шамкай, Татарстаннан, 106 нчы рейс белән Вашингтонга очасыз», – ди икән. «Кара, менә бит таныдылар», – дип сөенеп чыккан инде Рәшит абый. Тагын бер тапкыр кергән бу. Камера моңа яңадан: «Сез – Рәшит Шамкай, Татарстаннан, 106 нчы рейс белән Вашингтонга очасыз», – дип кабатлаган.

«Карале ничек көйләгәннәр, тагын бер тыңлыйм әле», – дип, керсә, теге камера бу юлы: «Сез – Рәшит Шамкай, Татарстаннан. Болай маймылланып тормаган булсагыз, 106 нчы рейс белән Вашингтонга очкан булыр идегез. Әмма инде самолетыгыз тү-түүү», – дип әйткән ди. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100