Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гамил Әсхәдулла теплица эченә ләүкә куйган – «Мунча ташы» җитәкчесе хуҗалыгын күрсәтте

news_top_970_100
Гамил Әсхәдулла теплица эченә ләүкә куйган – «Мунча ташы» җитәкчесе хуҗалыгын күрсәтте
Рөстәм Хәсәнов видеосыннан скриншот

«Мунча ташы»ның элеккеге артисты Рөстәм Хәсәнов театр җитәкчесе Гамил Әсхәдуллинның хәлен белешеп кайткан. Искәртеп үтик, юмор остасы Гамил Әсхәдулла Түбән Кама районының Шәңгәлче авылында яши.

Рөстәм Хәсәнов элеккеге җитәкчесенең хуҗалыгында төшергән видеодан күренгәнчә, Гамил Әсхәдулла мәһабәт кенә ике катлы йортта яши. Бизәкләп ясалган капкадан ук шушы йортта Гамил Асхадуллин яшәве күренә: капкага тимердән «ГА» дип язып куелган.

Артистлар Гамил Әхсәдулла теплицасында бер «лайфхак» – үзләренчә әйтәсәк, «хак сүз» дә күрсәтте. Гамил әфәнденең мич ягып җылытыла торган теплицасында түшәмгә беркетелгән такта асылынып тора. Рөстәм Хәсәнов аны «ләүкә» дип атый һәм ни өчен аның шунда асылынып торуы белән кызыксына.

«Менә монда ящиклар куясың, мәсәлән рассада. Кирәк булса, тарттырып та куярга була», – дип аңлатты бу тактаның файдасын бакчачы Әсхәдуллин.

Видеода Гамил Әсхәдулланың уңган бакчачы булуы күренә: аның кыярлары инде май аенда ук җитешкән. Тик бакчачы, урысчалатып, яңгыр яумаганга зарлана. «Техника күп, уңыш юк», – дип, бу көннәрдә бәрәңгесенә су сиптереп ята «Мунча ташы» театры җитәкчесе Гамил Әсхәдулла.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100