Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гамил Әсхәдулла, кабереңә чәчәк алып килмим дип янап, укытучы белән проблемасын хәл иткән

Гамил Әсхәдулла «Күңел» радиосының «Безнең яшьлек җырлары» концертында мәктәп еллары турында сөйләп, тамашачыны көлдерде. «Интертат» юмор остасының чыгышын тәкъдим итә.

news_top_970_100
Гамил Әсхәдулла, кабереңә чәчәк алып килмим дип янап, укытучы белән проблемасын хәл иткән

Яшь барган саен, мин үзем генә шулай микән, алга бик карыйсы килми башлады. Тегендә тарта – артка, шунда калганнар гына кызык сыман тоела. Алдагы бик күренми, дөресе: күзе дә бик күрми. Бигрәк тә мәктәп еллары искә төшә инде. Анда булган кызык хәлләр! Юморист буларак, сайлап утырдым әле, шулар турында сөйләп китмәкче булам.

Без бит инде күбебез 10 класс бетердек, шулай бит? Аллага шөкер, укытучылар да тырышты, без үзебез дә тырыштык. Әз белем түгел бит ул 10 класс. Ләкин менә шул 10 класс белем белән «Госуслуги» приложениесына кереп, берәр кәгазь тутырганыгыз бармы сезнең? Хе... Мин дә сезнең кебек. Юк кына әйбер шикелле, бер карасаң! ГАИга да шуннан керешле бит хәзер, чиратка язылып, блат бетте, Аллага шөкер! Ул яктан әйбәт! Штрафны да җайлы түләтәләр шуннан гына!

Керәм ГАИга язылырга. Фамилияне языгыз, дип чыга бит инде, үзе аска чыгара бара бөтенесен: «Әсхәдуллин Гамил Габдуллович», тегесе-монысы... «Нажмите» дигән төймәгә басасың – чыкмый! Тагын басасың – юк! Әллә ул компьютер безнең аңгыра икәнне таный микән соң – юк инде, чыкмый! «Кызым, – димен, – чык әле!» 15 яшьлек кызым чыга да бер китереп баса – чыга!

«Кызым» дигәнем – оныгым инде ул, алар киндер сюрприз ашап үскән балалар бит инде, шулай да, Аллага шөкер, башлары эшли. Аларны да шатлык кына көтеп тормый: ОГЭ, ЕГЭ, тагын әллә нинди имтиханнар бар. Алла ярдәм бирсен балаларга, үземнекеләр дә берсе ОГЭ, берсе ЕГЭ бирә быел. Безнең заманда ЕГЭ бирешле булса, безнең мәктәп оятыннан шартлар иде. Бу кадәр белем башта юк иде бит инде, дөресен әйтергә кирәк. Ләкин мин шуңа шатланам, безнең укытучылар бик яхшы иде. Авылда зур хөрмәт иде аларга. Укытучы күрсәк, кызара идек – хөрмәт зур иде.

Сания апа татар теле укыта иде. Җәмәгать, татар теленең грамматикасы бик авыр ул, миңа бик авыр бирелде ул. РОНОдан килгән комиссия каршында диктант язганда, безнең күрсәткечләр бик түбән булмасын дип, апа «подсказка» бирә. Комиссия карап утыра, апаның тегеләр сизми торган «подсказкасы» бар. Ну, без белә идек инде. Яза башлыйбыз, ике кулын артка куя да, «ммммм» дип, үзе бер көй көйли, рәт арасыннан бер якка бара: «кына-кенә-гына-генә кушылмыыыыыый!» Аңлаган кеше аңлый инде, шундук төзәтә идек. Икенче якка киткәндә тагын башлый: «дыррр-деррр-тыррр-террр кушылаааауу!» Кырыйдан үтеп бара: «Әсхәдуллииииин (мин анда «й» урынына «и» куйганмын), Әсхәдуллииииин, и өстенә чебен кунгааааан!» Чебенне эләктердем мин! «4» булса да эләгә, шулай тырыша торгач!

Укытучыларыбыз молодцы, тырышалар иде! Рус теле укытучысы Кәшифә апа йодрыгын йомарлап, менә болай итеп башка кундыра иде. «Кундыра» дигән сүз артык була, сугуын сукмый инде ул, йодрыгын болгый-болгый өстәл читен төя: «Әсхәдуллин, ник бүген укып килмәдең?!» Укымый идек инде, җәмәгать... Начаррак укый идек... Шулай да, апа әйтә иде (яхшы укытучы иде ул): «Рус телен белгән бала СССРда югалмый!» – ди торган иде. Ул вакыта ил зур бит. Әйтә иде: «Рус теленең нигезе – ул тәрҗемә һәм сөйләшә белү». Шуңа күрә күп дәресләрдә әйтә иде: «Балалар, әйдәгез, тәрҗемә белән шөгыльләнәбез!» Берсе бик истә калган – нишләп шул җөмләне биргән ул?! «Әйдә, балалар, алдыгыздагы кәгазьләргә языгыз! Мин татарча әйтәм, сез аны русчага әйләндерегез! «Мин ипи белән май ашыйм», – диде бу. Тәрҗемә иттек, илтеп бирдек. Бөтен класс язган: «Я кушал хлеп смаслым», – дигән. Карап чыкты да, ачуы килептер инде, чыгып китте. Икенче көнне дәрескә ап-ак ипи кисәге өстенә сап-сары май ягып, һәр балага җитәрлек итеп, ипи белән май алып килде апа. «Тәк, балалар, әйдәгез, разберите, алыгыз, ал!» – дигәч, алдык инде. «Менә балалар, тотыгыз ипиләрне кулларыгызга, исегездә калдырыгыз, шуның өчен дип алып килдем, онытмагыз! Русча «ипи белән май ашыйм» болай була: «Я ем хлеб с маслоооом!» Аңладыгызмы?» – «Аңладык, апа!» Аңламыйча инде, ипинең яртысын ашап бетергән идек... Кәгазьләр буялып бетте... Язып бирдек апага... Укыганда апа елмаеп алды, күрәсең, әйбәт язганнардыр, класс тулысынча диярлек язган: «Я ем хлеб с маслом!» Тәмле итеп ашагач! Ләкин персидәтел кызы дөрес язмаган. Арттырып язган. «Я ем хлеб с маслом, со сгущенкой», – дип өстәгән. Персидәтел кызында, бәлки, булгандыр инде ул сгущенка, без белмәдек. Ә менә Сибгатуллин дигән классташ малай элеккечә язган: «Я кушал хлеб с маслом, наверное, вкусно было», – дигән. Кәшифә апа әйтә: «Син нәрсә, Сибгатуллин, башкалар кебек яза алмадыңмыни, балакаем, болай да ашадың бит инде!» Сибгатуллин еламый гына: «Миңа эләкмәде бит ул!» – ди. «Ничек эләкмәде, барыгызга да җитәрлек итеп алып килдем, балалар!» Арттан Фәния исемле кыз кычкыра: «Апа, миңа икәү эләккән, ябышкан булганнар, ашап бетердем инде! Ике «бишле» куярсыз миңа!»

Сибгатуллин үзе дә гаепле инде, 1нче класстан ук шундый кызыграк малай иде. Берсендә, комиссия килгәч, үзеннән: «Сибгатуллин, әйдә, әйт әле, Бөек Ватан сугышы кайчан башланган?» – дип сорадылар. «Бөек Ватан сугышы таң тишегеннән башланган!» – дип, җавабында әзрәк чамасына китерде тагын үзе.

Кеше сөйләп торган булам, дуслар, үзем дә әллә ни оста укучы түгел идем инде, «өчле»дән «дүртле»гә менеп баручы уртача укучы идем. Чирек ахырында минем «өчле»ләр алдан алган «дүртле»ләрне өстерәп төшерәләр иде. Минем инде артистлык чаткылары булгандыр, рус әдәбияты, тарих, географиядән бик матур итеп сөйли торган идем. Укытучылар авызларын ачып тыңлап утыралар иде, чөнки дәрестә мин укытучыны тыңлап утырам да, дәрескә килгәч, аның сүзләренә үзем дә уйлап чыгарганны өстәп сөйлим. 1812 елгы сугышны болайрак сурәтли идем: «Сафка тезелеп баскан француз солдатлары матур мылтыкларының штыкларын ялтыратып, кремланган күн итекләрдән, тигез атлап, шап-шоп итеп, безнекеләргә каршы килгәннәр. Безнең тау башында басып торган Кутузов дигән бик яхшы полководецыбыз («татар булган» дип тә өсти идем әле) французларны һәрвакыт торбадан карап торган. Торбадан караганда бер күзен әбәзәтелни йомарга кирәк булган, шуңа күрә, велосипед камерасын кисеп, уң күзенә ябыштырып куйган»... Тагын нәрсәләр алдаганмындыр, аларын инде хәтерләмим... Шул урында укытучы туктата иде: «Ярар, Әсхәдуллин, ярар, аңладык, сөйләвең өчен «5», кайтып китап алып укымаганың өчен – «2», – дип, 7ле куеп кайтара иде.

Тарих укытучысы белән булган хәлләр әле моның белән генә бетми. Без укыганда, малайларның чәчен маңгайдан «кәҗә» дип йөртелә торган челка ясап кистерү бар иде. Ул – үзенчә бер прогресс, элек бит гел пеләш йөрдек. Шулай бервакыт тарих дәресендә борылган идем, артта утыручы малай шул чәчне тартты каты гына. Мин берне кундырдым тегеңә! Абый күреп алды. Үзе бик тыныч кеше иде, монда кәефе юк чак булгандыр инде, ыжгырып килеп якадан эләктерде дә: «Ах, минем дәресне бозып утырасыңмы, әйдә әле, Әсхәдуллин, директорга алып керәм!» – дип алып китте. Чыктык, тоткан инде бу якадан, барабыз. Идән катлы-катлы буядан ялтырап тора. Тыелып карыйм атлаудан – кемнең инде директорга керәсе килсен! – туктап булмый, абыйдан калган иске түфли, табанында бер сыры да калмаган, тимераяк сымак шуып бара. Әле укытучы абый да тыныч кына алып керсә ярар иде, ул, беләсезме, нәрсә ди: «Менә мин сиңа, Әсхәдуллин, шундый характеристика бирдерәм укып бетергәч, армиягә алмаслык итәм мин сине!» – ди. Ә без ул вакытта куркабыз – яшь булсак та, ишетелә бит инде колакка– армиягә бармаган егетләргә кызлар карамый икән, ди. Хатын чыкмас, дип, тагын да куркып калдым мин. Армиясе әле – чурт с ним! Авыл җирендә «Фәләннең баласын директорга алып кергәннәр», дисәләр, әти белән әни ишетсәләр, әти мине... бәреп үтерә! Әнкәй булыша...

Минем керәсе килми. Шуып барам, директор бүлмәсе якынайганнан-якыная... Артистлык галәмәтедер инде, башка бер уй килде. Елый-елый болай дидем: «Абый, әгәр дә мине директорга алып керсәгез, сез үлгәч, мин каберегезгә чәчәк тә алып килмим!». Абый шып булды. Башта аңлап-чамалап бетермәде, шулай да, на всякий случай, директор бүлмәсеннән ераккарак киттек. Аннан җиңел сулап куйды, кулын җилкәгә салды да: «Эх, Әсхәдуллин! Миңа синең чәчәкләреңнең кирәге дә булмас. Но, үлә-нитә калсам, бер кабер казучы бар икән», – дип, кире класска алып кереп китте.

Безнең буын чырыш иде. Без сугышлы уйный идек, офицерлар була идек. Мин үзем Маресьев була идем, кемдер – Александр Матросов... Үзебез үк агроном, әнкәйләргә булышканда чөгендер ничек утыртыла, бәрәңге ничек – беләбез. Үзебез үк зоотехник. Күрше Илсур белән бер бик кызык хәл булды. Авылда бервакыт куян асрау модага керде. Аның бер куяны бар, миңа да бер куян сатып алдылар. Кыйбат бит әле ул, болай гына алып булмый. Балалатырга уйладык. Ул куянын миңа алып керде, икесен бер читлеккә яптык. Хыялланабыз инде: ничәү булыр икән, кайсыбызныкына охшар икән, ниндирәк булыр икән... Икенче көнне чыксак, куяннар канга баткан! Фыр-фыр итеп утыралар... Илсур миннән бер яшькә зуррак, ныграк аңлагандыр инде: «Әәәй, Гамил, монда что-то не то. Безнең әти белән әнинең беркайчан сугышканнары юк, зато өйдә 6 бала», – диде. Соңыннан гына белдек, икесе дә ата куян булганнар икән!.. Ләкин без аларны балалаттык! Әни куян кирәген аңладык, ана куян таптык, балалаттык, үстердек! Менә шундый иде ул безнең буын!

Мин хәзер кайчакта уйлап куям: хәзерге буын арасыннан, киләчәктә берәрсе артист булып чыккач, сезнең кебек тамашачы алдында үзләренең буыны, үзләренең чоры турында нәрсә сөйләр икән?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100