
«Мунча ташы» театрының сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Гамил Әсхәдулла «ТНВ» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунак булды. Ул алып баручы Лилия Кадыйрованың гаилә, балалар, ир белән хатын мөнәсәбәтләре турындагы сорауларына җавап бирде.
– Иҗатта шактый актив эшләп торсагыз да, сез бит 4 бала әтисе. Бездә кайвакыт бер гаиләдә үскән балалар арасында да аңлашылмаучылыклар булып тора. Сезнең ике никахтан туган балаларыгыз аралашалар, дип беләм мин.
– Аралашалар, бу – шулай булырга тиеш тә. Ир белән хатын арасында төрле хәлләр булырга мөмкин. Баланың анда гаебе юк. Балаларыма һәрвакыт укырга керергә, туйларын үткәрергә булыштым. Кечкенәләре – Айтуган 2 курста КАИда, Айзилә 11 сыйныфта, укырга керергә җыена. Дуслык булырга тиеш, алар – кан туганнар, ул проблема бездә юк. Яшибез, бәйрәмнәрдә җыелабыз. Ул яктан үземне бәхетле әти, дәү әти дип саныйм.
– Икенче тормыш иптәшегез белән яшь аермасы шактый зур. Менә шул гашыйк булу этабын сорыйсы килә, нинди сыйфатлары җәлеп итте икән?
– Мин, беренче гаиләдән киткәч, 2 ел авылда үзем генә яшәдем. Бер энә дә алмадым, чыгып киттем. Шул 2 елда төзи башлаган йортны салып бетердем. Минем хатыным булачак Алсу бездән берничә йорт аша яши иде. Мин аны кечкенә кыз вакытыннан белә идем. Ул музыкант, ул институтка керергә җыенгач, әти-әнисе ярдәм итәргә сорагач, мин аны дус кызы белән алып барып, юлларын күрсәттем. Ул вакытта булачак әби нык чирли иде, аларга булышырга тырыштым, без шулай дуслашып киттек.
Ул вакытта мин карт та түгел идем әле – 42 яшь. Аңа 27 яшь, безнең яшь аермасы 14 ел. Мин бәхетле, ул да бәхетле дип уйлыйм, безнең 2 балабыз бар. Авылда яшибез. Тормыш иптәшем бик тырыш. Ашарга пешергәнем бик сирәк. Кызым белән икесе ашарга әзерлиләр.
– Гашыйк булуыгызны ничек аңладыгыз? Яшь аермасы куркытмадымы сезне?
– Куркытмады. Ул бергә яшәү – күренмәгән килешү кебек. Минем хатын да – авылга гашыйк кеше. Әби мәрхүм булды, әтисе авылда калды. Ул бит, кыз бала буларак, атасын да карарга тиеш. Ул вакытта минемдә әни исән иде, китәр урыным юк, шунда береккән. Өй салынган, шуңа күрә без туган авылда калдык. Мин гаилә корырга тәкъдим иттем, ул ризалашты. Аллаһы Тәгалә тарафыннан туасы балалар булдымы икән, ул каршы килмәде. Бабай янына куркып барган идем, ул да дөрес аңлады. Мин бабайга: «Мин исән вакытта Алсу бәхетле булачак», – дидем.
– Ә менә яшь аермасы шактый булу сораулар тудырмыймы, көнчелек хисе бармы?
– Анысы кешедән торадыр. Ул – музыкант кеше, артистның халыкныкы булуын аңлый. Ул миңа ярдәм итә, җырлар тыңлаганда, грамоталы музыкант буларак, фикерен әйтә.
Балалар да мине берләштерә. Беренче никахтан Ирек һәм Рамил исемле улларым бар. Алар белән бик дуслар без. Икенче малаем диндә, шуңа ияреп, Айтуган улым да диндә, кызым да, тормыш иптәшем дә намаз укый. Бергәләп ураза тоттык. Кәгазьгә язмаган килешү менә шул инде ул – аңлашып яшәү. Безнең яшь аермасы күп тә түгел, аз да түгел. Бүгенгә кадәр бер сорау буенча да проблема булганы юк.
– Шундый тенденция яши. Имештер, ир-атлар көчле хатын-кыздан курка. Ир-ат буларак ничек карыйсыз?
– Тормышта күп андыйлар. Хатыны күп акча эшләсә – «пиши пропало». Чынлап әйтәм, шулай килеп чыга да. Әгәр ир-ат моны кабул итә икән, алайса ярар. Ир кеше үзен ир итеп тота икән, аңа авыр булачак.