Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гамил Афзалның костюмын Актанышка алып кайтканнар: сул як кесәсеннән табылган нәрсә IXнчы төбәкара иҗат фестиваленә ис-акыл китәрлек күләмдә халык җыйды

Гамил Афзал костюмының сул як кесәсеннән табылган нәрсә Гамил Афзал исемендәге IXнчы төбәкара иҗат фестиваленә халыкны ис-акыл китәрлек күләмдә җыйды.

news_top_970_100
Гамил Афзалның костюмын Актанышка алып кайтканнар: сул як кесәсеннән табылган нәрсә IXнчы төбәкара иҗат фестиваленә ис-акыл китәрлек күләмдә халык җыйды
WhatsApp ка татар теле һәм әдәбияты укытучым Ленара Рафаил кызыннан хат килеп төште. Баксам, “Гамил Афзал исемендәге төбәкара иҗат фестивале тугызынчы мәртәбә яшь язучыларны Актанышка дәшә!” дигән башисемле документ салган, “Әбизәтелне катнашабыз!”, дип өстәп тә куйган. 

Былтыр иҗади эшләрне кабул итү тәмамланасы көнне, соңгы минутларның берсендә, кырык эшемне кырык якка ташлап шигырь язып бәйгегә юллаганымны; икенче турга узып, шигырем белән чыгыш ясаганда күпме тамашачының күз яшьләрен агызганымны; “Икенче Лилия Гыйбадуллина бит син, балам, олы бит синең киләчәгең”, дия-дия төп жюри әгъзасы Мөхәммәт Мирзаның кулымны кысканын; бәйгенең абсолют җиңүчесе, Гран-При иясе дип танылганымны күздә тотып, быел узачак фестивальнең нигезләмәсен җибәрүе инде.

Башка елларны яз исен сизү белән каләмгә ябыша торган булсам, быел бәйгедә катнашу исәбем дә юк иде үземнең. Нигә дигәндә, бу елгы язларның төсен дә күрмәдем, исен дә тоймадым мин. ЕГЭ дигән нәрсә булган җирдә шигърияткә ут белән юлласаң да урын таба алмыйсың икән ул. “Быел катнашып тормыйк инде”, дигән эчтәлекле җавап кына салдым да укытучыма, имтиханга әзерләнү өчен сатып алынган китапларым белән дуслашып каравымны дәвам иттем. Шулай итеп, Гамиле дә, Афзалы да онытылды кебек... 


Син барасыңмы? Мин барам! 

Фестивальнең 10 еллык тарихы бар. 2019нчы елның 23нче маенда күзәтелгән хәлнең ун ел дәверендә моңарчы булганы юк. Гамил Афзалның туган туфрагы – Актаныш районының Такталачык авылында ел саен уздырылучы иҗат фестивале быел да, гадәттәгечә, “аз да түгел, күп тә түгел”, дип бәяләрлек күләмдә җыярга тиеш иде халыкны. Тик фестиваль программасының беренче “тукталышы” – Такталачыкның төп гомуми белем бирү мәктәбенә халык су кебек акты. 

Сәбәбе нидә? Һәр почмакта сөйләделәр: имеш, Гамил Афзалның кәчтүмен туган нигезенә алып кайтачаклар. Шул кәчтүмнең сул кесәсе төбендә бер нәрсә тапканнар, дип сөйли башладылар. Иҗат фестивале Такталачык авылында урнашкан музейда ачып җибәреләчәк, нәкъ әнә шунда кәчтүм һәм кесәсендәге әйбер белән танышып булачак, икән.

Яше дә, карты да шул хакта сөйләде. “Син барасыңмы? Мин барам”, - диештеләр. Үзем дә, быел бармыйм, дигән җирдән җыенып чыгып киткәнемне сизми дә калдым. 

- Фестиваль шулай барлык яшь кешеләрен җәлеп итә, әйеме?, - дип кызыксындым  авылның бер урамын ике атлап узып кына элдерүче бер карттан. 

- Гамил Афзаловның кәчтүмен тикшерергә барам инде, бөтен кеше кебек”, - дип җавап кайтарды ул. 


Кесәсенә кереп тә китте...

Фестивальнең беренче “тукталышы” - Такталачык авылы мәктәбенең икенче катында урнашкан музей. Мөхтәр Мутин исемендәге әлеге музейга 1991нче елның 1нче сентябрендә нигез салына. Ул елдан ел баетылып килә. Бүген музей Такталачык авылы тарихы, авылның бөек уллары, трагик актер Мөхтәр Мутин һәм татар халык шагыйре Гамил Афзал турында сөйли. 

Мин баскычларны саный-саный менәм теге музейга, әлеге дә баягы бабаң ике генә сикерде – теге кәчтүмнең кесәсен тикшерергә кереп киткәндер. 

Музейның искиткеч бай икәнлеген күреп сөендем. Монда минем иң сөйгән исләремнең берсе – тарих исе килә. Ничек итеп барысын күреп бетерергә, кая карарга: күзләр йөгерешә. Ярый ла музейның җитәкчесе, югалып калуымны сизеп, янәшәмә килде. 

– Сез күреп, куркып калган нәрсәләр – музейның барлык экспонатларының яртысы да түгел. Экспонатларның 2/3 өлешен тәшкил иткән яшерен, серле әйберләргә бай безнең музей. Кәчтүм кесәсеннән табылган нәрсә әнә шундыйлардан, - дип сүзен башлады Алсу Газетдинова.  

– Гамил абый Афзаловка аерым бер почмак багышланган. Әлеге почмакта хәтта кеше күзе күрми торган уникаль экспонатлар урын алган – Гамил абый куллары язган язмаларга сеңгән исләр, аның итек табанына ябышкан җир кисәге дә бер төргәктә саклана, - дип тәмле итеп сөйләде музей җитәкчесе. 

...Ә кәчтүм кесәсенә кереп җитә алмадым бит әле, кесәләрне юри генә капшап тикшергәндә нәрсәгә тап булганнары һаман сер. 

 

Бөтенесе “аһ” итте

Киләсе тукталыш – Такталачыкның мәдәният йорты. Гамил Афзал исемендәге 9нчы төбәкара иҗат фестиваленең йомгаклау этабы. Ике этапта уза торган бәйге быел “Шигърият” номинациясендә иҗат ителгән эшләрне кабул итте. Беренче этапка барысы 130 эш кабул ителде, һәрберсе төп бәяләүче Ибраһимов Илфак Мөхәммәтмирза улы(Мөхәммәт Мирза) кулыннан узды. Уңышлы дип табылган иҗади эшләр икенче этапка чыкты. 

Йомгаклау этабына чыккан эшләрне авторлар үзләре сәхнәдән яңгыратырга тиеш. Илфак Ибраһимов әйтүенчә, нәкъ шушы мизгелдә, иҗатчының “киләчәклесе” күреп алына. 

– Укучының әсәрне укый башлавы була, мин барысын аңлап та алам. 130 эшнең берничәсе бик нык истә калды, шуларын мин сыйфатлы дип бәяләдем. Бүген бу бәяне кемдер аклады, кемдер аклый алмады... 

Өметле иҗатчылар аз түгел, берсен генә аерып алу авырга туры килде. Нәтиҗәдә, барлыгы җиде укучы җиңүче дип танылды, - диде жюри рәисе Илфак Ибраһимов. 

Яшь шагыйрьләрнең үз иҗатларын укыганын бөтенесе, һич арттырусыз, “аһ” итеп тыңлады. Сөенергә генә кала: халыкны бирегә кәчтүм кесәсе төбендәге бернәрсә алып килсә, кайтуын уңай эмоцияләр, көчле тәэсирләр алып кайтырлар.


"Бу көн истәлекле булырга тиеш"

- Гамил абый Афзаловка 89 яшь булыр иде бүген, без бу көнне истәлекле итәргә тиеш, - Актаныш башкарма комитетының социаль эшләр буенча урынбасары Нурлыева Ләйсән Фоат кызы.

- Фестивальнең максатлары да зурдан бит: балаларның, яшүсмерләрнең һәм яшьләрнең иҗади мөмкинлекләрен үстерү, журналистика, әдәбият, сәнгать, мәдәният өлкәләрендә интеллектуаль иҗат эшчәнлекләрен киңәйтү. Чара районыбыз башлыгы, балаларыбыз, район халкы, үзебезнең якташ шагыйрьләребез, язучыларыбыз Ленар Шәех, Лилия Гыйбадуллина, Данил Салихов катнашында башланып китте. Гамил Афзалның бюстына чәчәк салу оештырылды. Киләсе "тукталыш” – мәдәният паркы, биредә төрледән төрле эчтәлекле мәйданнарда күңел ачу планлаштырылган иде. 

Соңыннан барыбыз бергә шәхесебезнең туган нигезенә кайтып төштек, ул йөргән юлларны урадык. Хәзерге минутларда иң әһәмиятле, төп “тукталышта” без – яшь иҗатчыларның җиңүгә лаеклысын билгеләү тантанасында, - дип сөйләде ул.  

Ялгышлыктыр, дидем, ышанмадым...

- Минем иҗатыма канат куйган бәйге бу. Гамил ага Афзал исемендәге иҗат фестиваленең иң беренчеләренең берсендә мин тәүге шигырем белән чыгыш ясадым. Беркайчан онытасым юк минем ул көнне. Кечкенә идем, зур сәхнәгә чыгуым да беренче мәртәбә булгандыр әле. Томау төште бит шул чакны, каһәр суккыры, шигырьне укып кына бетереп булмый бит, җәфаландым, җәфаландым да, тәки “ерып” чыктым. Ул көнне әнә шул сәхнәдә басып торганда минем бөтен язмышым хәл ителгән дә куйган. Күреп алдылар мине. Шушы нәни кызда булачак шагыйрәне күрүчегә баш ияр идем мин. Гомумән,мин әлеге фестивальгә рәхмәтле, - дип истәлекләрен яңартты шагыйрә Лилия Гыйбадуллина.

- Гамил абый Афзалов кебек шәхес тәгәрәп үскән үләндә тәгәрәп үскәнебез, ул ат саклаган тугайларда ат саклаганыбыз белән, ул иелеп су эчкән чишмә суын эчеп үскәнебез белән горур без. Актанышның туфрагы гади түгелдер аның, шушы туфракта дөньяга килгән бала артык хисле, хыялый булмый кала алмый. Актаныш улы, кызы булу – үзенчәлек ул. Быелгы бәйгенең җиңүчеләренә без бик олы өметләр баглыйбыз. Без сезнең шигырьләрне киләчәкле дип таптык, сезгә киләчәкләрегезне шигырьле итәсе генә кала. Язучылыкны ташлый күрмәгез, диюем бу минем, -дип хәер-фатихасын җиткерде яшь иҗатчыларга шагыйрь Ленар Шәех.


Иҗатчыларның иң-иңнәрен сайлап алуда үз өлешләрен керткән Данил Салихов, Лилия Гыйбадуллина, Ленар Шәех кебек шәхесләр һәм төп бәяләүче шагыйрь Мөхәммәт Мирза быелгы бәйгедә катнашкан иҗади эшләрнең сыйфатына югары бәя бирде. Фестивальнең быелгы сезоны белән канәгатьлекләрен белдерделәр. 

Шулай итеп, җиңүчеләр билгеле. Ниһаять, бу мизгел якынлашты. Шундый көтеп алынган мизгел. Кемгәдер җиңелү ачысы, ә кемгәдер – балдан татлы җиңү алып киләчәк мизгел...

- Бик көчле укучыларым катнашты бүген бәйгедә. Инде барлык иҗади эшләр белән танышып, уңышлы дип тапканнарын бүгенге этапка уздырганнар иде, бу бәхетлеләр арасында без дә бар идек. Призлы урыннарга лаек дип танымадылар безне бүген. Җиңүгә соңгы баскыч калып килгәндә аска тәгәрәп төшү җиңел түгел, әйе, тик конкурентлык гаять көчле иде, сәләтле иҗатчылар күп бүген, - дип кичерешләре белән бүлеште Советлар Союзы герое Хәсән Заманов исемендәге Кадет интернат-мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйлә Гайсина.

- Җиңүче икәнемне тулаем аңлар өчен вакыт кирәк булыр әле миңа. Мин бит бөтенләй дә җиңүгә өметләнмәдем. Бүген яшьләр шундый сәләтле, Актанышыбызда бик көчле иҗатчы укучылар бар. Җиңүчеләрне игълан иткәндә үземнең исемемне ишеткәч, башта ышанмадым, ялгышлыктыр, дидем. Хәзер менә кулларымда җиңүче дипломын тотып торам, ә башта һаман бер сорау: мин чынлап та җиңүче исемен үземнеке итә алдыммыни? Шушындый җиңү рәхәтен һәркемгә татырга язсын, -дип шатлыгы белән бүлеште Гамил Афзал исемендәге 9нчы төбәкара иҗат фестивале җиңүчесе - Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының 11нче сыйныфы укучысы Алинә Хәбибуллина. 

 

Кесә төбендә...

Халык таралыша башлагач та, теге кәчтүм эленеп торган бүлмәгә сыздым. Бәй, анда нәрсә икәнен белми кайтып китсәм, йокы күрәсе юк бит миңа бүген. Кул кәчтүмнең сул кесәсенә шуды, сулында икәнен беләм бит теге нәрсәнең. Бармакларым кесә төбендә бер әйләнде, бер тулганды, тик... Юк! Берни юк, җәмәгать. 

Ярар, минәйтәм, тыныч йоклармын ичмаса. Кайтып киттем. Әй, иптәшләр, менә сыздырып таңнар аттырдым инде, йоклап кына булмады. Йокы бер күзгә кунса, икенчесенә куна алмый азапланды. Шул кесә төбе белән саташып чыктым төне буе, йокы рәхәте тәтемәде бүген, кыскасы. Әллә нинди уйлар газаплады үземне: әллә, минәйтәм, сулы буш булгач, уң кесәсенә тыгып карыйсы иде микән соң кулны?

Әй, шәп нәрсә инде, ни дисәң дә, Инстаграмм. Яңа көн туып өлгермәде, шәхси битләренә фотолар элә дә башладылар фестивальдә булганнар. Кәчтүмне дә элделәр, сул кесә төбендәге нәрсәне дә төшереп элделәр, нәрсә кирәк - бар да бар. Менә мин “авыз ачып” йөреп, кесә төбендәге нәрсәне күрми калган идем, Инстаграмга кердем, күрдем, җаным тыныч хәзер. Фестивальне гомумән килеп күрә алмаганнар да бар бит, Инстаграмга керегез, күрегез. Ә кесә төбендә, дуслар, шигырь табылган. Менә шулай, туган якка кайтырга тиешле шигырь булган, күрәсең, кечкенә генә кәгазь кисәгенә язып кесә төбенә салып куйгандыр да, оныткандыр шагыйрь. Ә шигыре, сул як кесә төбенә посып, Гамил абый Афзаловтан сәлам булып туган ягына кайтып төште.

Кесәдәге хат


Ниһаять, сул кесәдәге кадерле хатка чират җитте

"Хөрмәтле укытучы иптәшләр! 

Хатыгызны тапшырдылар. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Миңа 60 яшь тулган көннәрдә минем иҗатыма багышланган әдәби кичәләр (мәктәп һәм авыл клубында) оештырсагыз бик әйбәт булыр иде. Әлмәттә андый кичәне 25 майда уздырмакчы идек.

Мин икенче группалы инвалид, бик авыру кеше. Озын сәфәрләргә чыгарга куркам. Врачлар кушуы буенча гына җәй башында санаториягә барырга тиешмен. Чаллы янындагы Тарловский санаториенә 2 айга. Бу җәйдә Такталачыкка кайтып булмас. Исән булсак, киләчәген күз күрер.

Сезгә уңышлар һәм сәламәтлек теләп, Гамил Афзал."

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100