Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында гамәлләр кабул булсын өчен үтәлергә тиешле 4 шарт турында яза.
Гамәлләр гыйлем белән үтәлергә тиеш. Гыйлемсез кылынган гамәлгә зыян килә.
Гамәлләр дөрес ният белән кылынырга тиеш. Без Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең: «Гамәлләр нияткә карап бәяләнә», – дигән сүзләрен беләбез. Намаз, ураза, хаҗ, түләнгән зәкятләр тиешле, дөрес нияттән башка кабул булмаячак.
Гамәлләр сабырлык белән башкарылырга тиеш.
Гамәлләр ихласлык белән эшләнергә тиеш. Монысы инде – иң мөһиме. Һәр эш-гамәлебезнең ихлас күңелдән, Аллаһ ризалыгы өчен дип кылынуы зарур.
Җомга мөбарәк булсын! Аллаһы Тәгалә гамәлләребезне алган гыйлемнәребез белән бергәлектә, ихлас күңел, изге ният белән, сабырлык аша кылуыбызны насыйп итсен, дип яза хәзрәт.