«Гамәлдәге графика ярдәмендә орфографияне үзгәртергә була»
Дизайнер Илдар Әюпов орфографиягә үзгәрешләр тәкъдим итә.
Шундук әйтәм, монда латин яки гарәп графикасына күчү турында сүз бармый. Бары тик гамәлдәге графика кысаларында гына.
**Ғ ғ, Қ қ хәрефләрен өстәргә**
сугыш → суғыш
калын → қалын
**Ее, Юю, Яя хәрефләрен йе, йо, йу, йү, йа, йә белән алмаштырырга**
елга → йылга
юка → йука
юри → йүри
яңа → йаңа
ярдәм → йәрдәм
**Ь, Ъ бетерергә**
Алынма сүзләрдә:
сәгать → сәғәт
шигырь → шиғер
Аерганда:
дөнья → дөнйа
ашъяулык → ашйаулык
**Һһ → Хх**
һәрчак → хәрчак
һәм → хәм
шәһәр → шәхәр
**Ч → Щ**
чират → щират
учак → ущақ
**Э → Е**
элек → елек
эре → ере
**Проблемалар**
1) Рус теленнән алынган сүзләр
2) В → У
**Басым һәрвакытта да соңгы иҗеккә төшә**