news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

"Галя түти, тешеңне салып тор әле!" Сабан туенда тезләнеп катыктан акча эзләгән хатын видеосы ватсапта тарала

"Галя түти, тешеңне салып тор әле!" Сабан туенда тезләнеп катыктан акча эзләгән хатын видеосы ватсапта тарала

news_top
"Галя түти, тешеңне салып тор әле!"  Сабан туенда тезләнеп катыктан акча эзләгән хатын видеосы ватсапта тарала
Татарстанда узган сабан туйларның берсендә Галя түти катыктан озаклап акча эзләгән. Алып баручы, көлә-көлә аның акча эзләгәненен шәрехли. 

"Син инде аны моңарчы эчеп бетерә идең", "Киләсе елга мин сиңа төшми торган тырма теше куям", - дип котырта алып баручы җирдә мүкәләп акча эзләгән хатынны. 

"Дуңгыз баласы кирәк", - ди Галя түти. "Дуңгыз баласы кирәк булса, табам мин, авылда дуңгыз фермасы бар бит", ди алып баручы.

"Галя түти, тешеңне салып тор әле!" - дип киңәш бирә ул аңа. Галя түти протез тешен салып куйгач, ул "ник салдың, хәзер тота алмыйсың бит" дип кире кидерә. Ахыр чиктә Галя түти акчаны таба.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар