news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Галош киеп, себерке бәйләп утырган Ришат Төхвәтуллинны миннекне себеркедән аермый дип тәнкыйтьлиләр

Каен агачы ботакларыннан мунчада чабыныр өчен ясалган бәйләмне "яфрак так", "миллек" дип әйтәләр икән.

news_top
Галош киеп, себерке бәйләп утырган Ришат Төхвәтуллинны миннекне себеркедән аермый дип тәнкыйтьлиләр
Җырчы Ришат Төхвәтуллин авылда мунча себеркесе бәйләп килгән. Шул хакта ул үзе инстаграмга язып, фото куйды.

"Авылда әти-әни белән себерке бәйләдек", - дигән Ришат.

Тик инстачылар төрттермичә калмаган. "Бездә себерке белен йорт себерәләр, миннек белән чабыналар", - дип комментарий язганнар.

Фото астындагы комментарийлардан мунча себеркесенең тагын берничә исеме булуы килеп чыга. "Яфрак так", "миллек" дип кулланалар. Сезнең якларда бу җайланманың нинди атамалары бар - язып калдырыгыз әле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар