Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Галочка, Галя, Галина — Галимә Шугурова чит ил гимнасткасы белән исем бүлешкән

«Шугурова эрасы» дип йөртелгән 1970 нче елларда Испаниянең Мадрид шәһәрендә беренче тапкыр Европа чемпионаты уза. Шул елны нәфис гимнастика буенча беренче абсолют Европа чемпионы исеме татар кызы Галимә Шугуровага бирелә.

news_top_970_100
Галочка, Галя, Галина — Галимә Шугурова чит ил гимнасткасы белән исем бүлешкән
https://omskzdes.ru/

Галимә Әхмәтгәрәй кызы Шугурова - Советлар Союзы гимнасткасы, тугыз тапкыр дөнья чемпионы, нәфис гимнастика буенча СССРның атказанган спорт мастеры (1973 ел). Нәфис гимнастика буенча беренче абсолют Европа чемпионы. РСФСРның атказанган тренеры. Танылган гимнастканың тормыш иптәше — 1971 елда велоярыш буенча узган дөнья беренчелегенең көмеш призеры Ренат Шәрифуллин.

Галимә Шугурова 1953 елның 8 ноябрендә Омск шәһәрендә татар гаиләсендә туа. 9 яшендә нәфис гимнастика түгәрәгенә эләгә. 5 елдан соң ул беренче тапкыр РСФСР чемпионатында чыгыш ясый. 

«1967 елда узган Россия беренчелегендә җиңү яулаганчы без барыбыз да Галимәне Галочка, Галя, Галина дип йөрттек. Ул ярышта ул күп төрле көрәш буенча икенче, ике төрле ярышта беренче урынны алды. Шул вакытта корреспондентларга ул үзен Галимә дип әйткән. Беләсезме, аңа бу исем килеште. Мәгънәле, артистларча яңгырый. Шуннан Галимә Шугурова булып китте», — дип искә алган спортчының тренеры Галина Горенкова 1975 елда биргән бер интервьюсында.

Нәфис гимнастикада 1970 нче елларны «Шугурова эрасы» дип йөрткәннәр. Ун ел дәвамында Шугурова халыкара аренада, милли беренчелекләрдә дә, дөнья чемпионатларында да җиңү яулый.

1969 елда Галимә Шугурова дөньякүләм таныла: Болгариянең Варна шәһәрендә узган дөнья чемпионатында Советлар Союзы җыелма командасы составында чыгыш ясый. Анда Галимә Шугурова многоборье буенча Болгария гимнасткасы Мария Гиговадан соң икенче урынны ала. Скакалка һәм туп белән башкарыла торган күнегүләрдә алтын медальләр яулый.

1973 елда Голландиянең Роттердам шәһәрендә узган дөнья чемпионатында мактау пьедесталының югары баскычына беренче тапкыр ике абсолют дөнья чемпионы - россияле Галимә Шугурова һәм Болгария спортчысы Мария Гигова күтәрелә. Ул вакытта, Шугурова булава, лента һәм туп белән башкарыла торган күнегүләрдә алтын медальләр дә яулый.

1978 елда Испаниянең Мадрид шәһәрендә нәфис гимнастика тарихында беренче тапкыр Европа чемпионаты уза. Шул елны нәфис гимнастика төрендә беренче Европа абсолют чемпионы исеме татар кызы Галимә Шугуровага бирелә. Моннан тыш, ул тасма һәм скакалка белән күнегүләр буенча алтын медальләр яулый. Шул ук елны гимнастка спорттан китә, тренерлык эшенә керешә.

1992 елда Шугурова Россия Олимпия Комитеты вице-президенты итеп сайлана. Бөтенроссия нәфис гимнастика федерациясе вице-президенты вазыйфасында да хезмәт куя. Хәзерге вакытта Галимә Әхмәткәрәй кызы Мәскәүдә яши. Милләттәшебез спорттагы казанышлары өчен «Почет Билгесе» ордены иясе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100