Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Чык әйдә, Галиябану, Хәлилең кайтты» – Рамил Шәрәпов халыкны елаткан

news_top_970_100
«Чык әйдә, Галиябану, Хәлилең кайтты» – Рамил Шәрәпов халыкны елаткан
"Татар-информ" архивы

Юмор остасы, «Шәрәпҗан»га җан өрүче Рамил Шәрәпов күңелнең нечкә кылларын тибрәтә торган видео куйган.

Видеода күренгәнчә, ул яңгырлы кичтә, әнисенә әйтмичә, авылга кайткан. Артистның әнисе капканы бикләп куйган, әмма тәрәзәсе ачык.

«Әни янына кайтып җиттем әле. Әни мин кайтканны белми. Әни үзе генә өйдә. Әни ишекне бикләгән. Хәзер тәрәзәдән генә дәшәм, курыкмаса. Әни!

Чык әйдә, Галиябану, Хәлилең кайтты», – дип шаярта Рамил Шәрәпов.

– Ах, хулиган…

– Хулиган, ди, хулиган, ди…

Ана белән ул рәхәтләнеп кочаклаша. Артист бу видео белән халыкны елаткан.

«Нинди бәхет әниең булу. Йомшартың борынны, Шәрәпҗан», «Елаттың инде», «Шатлыклы мизгелләр», – дип язган видеоны караучылар.

«Шундый рәхәт булды бу ролигыңны карау, җанга ниндидер әйтеп бетергесез тынычлык кереп урнашты», – дип комментарий калдырган Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100