Татарстанның атказанган җырчысы Сәйдә Мөхәммәтҗанова белән видеоблогер, җырчы Илнар Шәрәфетдинов «Галия белән Заһир дуэты»н яздырган.
Җыр «Галия» спектакленнән, авторлары – Рим Хәсәнов һәм Әнгәм Атнабаев.
«Ә мәхәббәт гомерләрдән озын,
Мәңге яна, мәңге җырлана.
Заһир, Галия бергә:
Син кайда – мин шунда, Галиям, Заһирым,
Шатланам, елыймын һәм көләм.
Мәхәббәт алдында баш иям,
Син кайда, мин шунда, Галиям, Заһирым...»