Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Галина Волчек вафат

Ул берничә көн элек комага китте һәм туган көненнән соң бер атнадан үлде.

news_top_970_100
Галина Волчек вафат
Kremlin.ru

Мәскәүдә танылган режиссер Галина Волчек вафат. Бу хакта РБК сайты «Современник» театрының матбугат хезмәтенә сылтама белән сылтама белән хәбәр итте.

«Әйе, мин бу хәбәрне раслыйм», — дигән театрның әдәби бүлек җитәкчесе Евгения Кузнецова.

Мәрхүмә белән 29 декабрьдә «Современник» театрында хушлашалар.

23 декабрьдә кичке якта 86 яшьлек Галина Волчек күкрәк читлеге авыртуга зарланган булган. Аны хастаханәгә салганнар. Волчекның комага китүе турында 24 декабрьдә РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

«Ул авырый. Калганын аннары сөйләрләр. Мин башка берни белмим», — дигән режиссерның Розанна исемле ярдәмчесе.

Галина Волчек 1933 елда туган. Ул Россиядә танылган режиссерларның берсе, актриса, укытучы. СССРның халык артисты. 1972 елдан башлап «Современник» театрының баш режиссеры, 1989 елдан бирле сәнгать җитәкчесе.

«Вишневый сад», «Обыкновенная история», «Три товарища», «Дон Кихот», «Берегись автомобиля», «Король Лир», «Уникум» һәм башка әсәрләре белән халыкка таныш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100