
Кояшта яңа кабынулар (вспышка) булырга, һәм шуның аркасында Җирдә геомагнит вазгыять начарланырга мөмкин. Бу хакта Россия Фәннәр академиясе Космик тикшеренүләр институтының Кояш астрономиясе лабораториясе кисәтә, дип яза РИА Новости.
«2025 елның 26 августына космик һава торышы. Бер тәүлеккә фаразлар: геомагнит вазгыять – тыныч, бераз гына көйсезлекләр булырга мөмкин; кабынулар активлыгы – югары, алга таба арту тенденциясе күзәтелә, һәм Җир өчен куркынычлар арта», – диелгән лабораториянең Телеграм-каналында.
Узган тәүлектә геомагнит вазгыять тыныч булган, әмма Кояшның кабыну активлыгы югары булган, дигән галимнәр.
Яңа көчле кабынуны алар Мәскәү вакыты буенча 8:25 сәгатьтә теркәгән – аңа М4.52 баллы бирелгән. Бер көн элек Кояшта М4.56 баллы кабыну булган, ул – 20 июньнән бирле иң зур кабыну.
Шулай итеп, Кояш кабынуларының 2 айлык рекордын кабатлаган, диделәр лабораториядә. Төн дәвамында Кояшның активлыгы тагын да арткан, һәм ул тәүлек дәвамында иң югары Х дәрәҗәсе рекордын куярга тиеш, дип саный белгечләр.
Кояштагы кабынулар Җирдә магнит давыллары китереп чыгара, алар энергосистемалар эшен боза һәм кошлар-хайваннарның миграция юлларына тәэсир итә. Көчле давыллар кыска дулкынлы элемтә һәм навигация системалары эшенә дә йогынты ясый, сәнәгать челтәрләрендә көчәнеш өзеклеген дә китереп чыгара ала. Моннан тыш, кояшның югары активлыгы төньяк балкышын күзәтү географиясен дә киңәйтергә мөмкин. Магнит давылларының кеше сәламәтлегенә йогынты ясавы турында төгәл генә җавап әлегә юк.