news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Галимнәр Кояшта магнит давыллары турында кисәтә

news_top
Галимнәр Кояшта магнит давыллары турында кисәтә
Фото: © «Татар-информ»

Сишәмбе көнне, 11 ноябрьдә, Кояшта зәгыйфь һәм уртача магнит давыллары көтелә, ә чәршәмбегә алар көчәергә мөмкин. Бу хакта Россия Фәннәр академиясенең Космик тикшеренүләр институтының Кояш астрономиясе лабораториясендә хәбәр иттеләр, дип яза РИА Новости.

«2025 елның 11 ноябренә космик һава торышы. Бер тәүлеккә фараз: көн ахырына (Мәскәү вакыты буенча) G1-G2 дәрәҗәдәге магнит давыллары көтелә, иртәгә, 12 ноябрьдә, G3-G4 дәрәҗәсенә күтәрелергә мөмкин», – диелә лабораториянең телеграм-каналында.

Шулай ук Кояшта көчле кабынулар ихтималы да саклана, шул исәптән, югары Х баллы кабыну да булырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар