Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Галимнәр Казанда агулы үрмәкүчләр табылу турындагы хәбәргә аңлатма бирде

news_top_970_100

Казанда берьюлы ике «Черная вдова» агулы үрмәкүче табылу турында. Аның беренчесен Горки-Әмәт урманында, икенчесен Завойский урамындагы бер йорт ишегалдында күргәннәр. Әмма, белгечләр «болар – агулы үрмәкүч түгел, ә тышкы кыяфәтләре белән генә аларга охшаган башка төр үрмәкүч» дип әйтә. Бу хакта «Татар-информ» яза.

«Черная вдова» үрмәкүчләренең фотоларын миңа да җибәрделәр. Әмма болар агулы үрмәкүч түгелдер. Безнең республикада үрмәкүчләрнең охшаш төре бар, аларның тышкы кыяфәте нәкъ шундый дияргә була. Кыяфәтләренә генә карап аларны аеру шактый катлаулы», – дип сөйләде КФУ доценты, биология фәннәре кандидаты Николай Шулаев.

КФУның Эверсман исемендәге гербарий һәм зоология музееның умырткасызлар бүлеге мөдире, галим-археолог Андрей Беспятых шәһәр халкының «Черная вдова» үрмәкүченә тап булуын кире какты. Искәртеп үтик, Андрей Беспятых – үрмәкүчләр буенча белгеч, «Татарстан Республика үрмәкүчләре» сайты авторларының берсе.

Әмма берничә ел элек Казанда чынлап та агулы үрмәкүчләр табылган булган. Николай Шулаев аңлатканча, алар көньяктан кайтучы сәяхәтчеләргә «ияреп» кайткан булырга мөмкин. Бу үрмәкүчләрне абайламыйча калырга һәм йөк белән бергә алып кайтырга була.

Фото: © Социаль челтәрләр

«Тулаем алганда, Татарстан климаты Австралия климатына якынлашуына килгәндә исә, бу алай түгел, шуңа күрә тыныч булырга кирәк. Бездә суфи чикерткәләр (богомол) барлыкка килә башлады. Әмма бу да әле бернәрсә турында да әйтми. Язын шактый салкынча булды, июньдә дә күпмедер вакытка суытып алды. Шуңа күрә, климатның Австралиянекенә таба үзгәрүенә әле бик ерак», – дип аңлатты Николай Шулаев.

Алдарак метеорологлар Татарстанда климатның көньяк климатына охшый баруын әйткән иде. Куркыныч табигый күренешләре артуны, мәсәлән июль ахырында республикада булган давылны да шуңа бәйләп аңлаттылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100