news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Галимнәр Истанбулда якын арада җир тетрәргә мөмкин икәнен әйткән

news_top
Галимнәр Истанбулда якын арада җир тетрәргә мөмкин икәнен әйткән
"Татар-информ" архивы

Төркиядә 6 февральдә булган җир тетрәү корбаннары саны 40 меңгә якынлашты. Бу турыда җирле хакимият хәбәр итә. Коткаручылар зыян килгән районнарда эшли. Сирәк очракларда исән кешеләрне, исән хайваннарны табалар, алар хәрабәләр арасында 10 көннән артык ятып исән калган.

Көчле җир тетрәүдән соң 84 меңнән артык бина җимерелгән. Бу турыда «Россия 24» каналы хәбәр итә.

Ләкин сейсмологлар сүзләренчә – иң куркынычы алдарак көтелә. Якын арада Төркиядә тагын бер җир тетрәү булырга мөмкин. Аның үзәге Истанбул шәһәренә туры киләчәк, дип фаразлана. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итә.

Белгечләр әйткәнчә, бу җир тетрәү корбаннары хәзерге вакыттагы корбаннар саныннан кимендә 10 тапкыр артык булачак, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар