Галимнәр: дөньяда балалар туу кимү смартфоннар һәм мобиль элемтә таралу белән бәйле
Дөньяда балалар туу күрсәткеченең кимүе смартфоннар һәм югары тизлекле мобиль элемтә таралу белән бәйле булырга мөмкин. Бу хакта Financial Times басмасына сылтама белән «РИА Новости» яза.
Халык саны статистикасыннан алып билгеле эзләү системасына бирелгән сорауларга кадәр мәгълүматларны анализлау күрсәткәнчә, бала туу кимүенә күп факторлар тәэсир итсә дә, соңгы кискен төшү технологияләр куллану белән бәйле булырга мөмкин. Бала туу дәрәҗәсе иң беренче югары тизлекле мобиль элемтә пәйда булган төбәкләрдә тизрәк кимегән.
Газета билгеләп үткәнчә, күп кенә илләрдә бала туу күрсәткеченең төшүендәге борылыш чорлары смартфоннарның киң тарала башлавы белән туры килгән.
Хәбәрдә әйтелгәнчә, Мелисса Керни фикеренчә, хәзерге цифрлы медиамохит җәмгыятькә тирән йогынты ясаган булырга мөмкин. Бу, үз чиратында, романтик мөнәсәбәтләр саны кимүгә дә китергән.
Шулай ук басма элек үткәрелгән социологик тикшеренүләр нәтиҗәләрен дә китерә. Аларга караганда, социаль челтәрләрдә күп вакыт үткәргән парларда җенси функция бозылу очраклары ешрак күзәтелә.