news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Галимнәр деменциягә китерә торган популяр ризыкларны атады

news_top

Швеция галимнәре 15 ел дәвам иткән масштаблы тикшеренү уздырган. Алар баш мие эшенә тискәре йогынты ясый ала торган продуктларны ачыклаган. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, күпләр яратып ашый торган ризыкларның кайберләре бу органның халәтенә начар тәэсир итә һәм деменция яки башка хроник авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Бу хакта «Аргументы и факты» яза.

Тикшеренүдә өлкән яшьтәге 2,5 меңнән артык кеше катнашкан. Сәламәт булмаган яшәү рәвеше белән яшәгән, кызыл һәм эшкәртелгән ит кебек продуктларны (мәсәлән, бекон, бургерлар өчен котлетлар) күп ашаган, баллы газлы эчемлекләр яраткан кешеләрдә баш мие һәм йөрәк авырулары тизрәк үсүе ачыкланган.

Шул ук вакытта җиләк-җимешләргә, яшелчәләргә, бөтен бөртекләрдән пешерелгән продуктларга, чикләвекләргә, борчак һәм файдалы майларга бай диета сайлаган кешеләр хроник авырулардан азрак интегә.

Тикшеренү башланган вакытта катнашучыларның уртача яше 71 яшь булган. Аларның яртысыннан артыгы – хатын-кызлар. Галимнәр аларны 15 ел дәвамында күзәткән. Тикшеренүдә катнашучыларның рационының сыйфатын анкета-сораштырулар нигезендә бәяләгәннәр.

Галимнәр ачыклаганча, диета йөрәк-кан тамырлары һәм нейропсихик авырулар, шул исәптән деменция, Паркинсон авыруы һәм депрессия барлыкка килү белән тыгыз бәйле, әмма терәк-хәрәкәт аппараты авырулары үсешенә тәэсир итми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар