news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Галимнәр: Альцгеймер авыруын булдырмый калырга мөмкин

news_top

Альцгеймер авыруын кисәтеп була, хәтта авыруны кире борырга да мөмкин, дип хәбәр итте АКШтагы шәхси тикшеренү университеты – Case Western Reserve University (CWRU) яңа фәнни тикшеренү нәтиҗәләре нигезендә. Бу турыда РИА Новости яза.

100 елдан артык вакыт дәвамында Альцгеймер авыруы дәвалап булмый торган чир дип саналган. Әмма галимнәр үткәргән яңа тикшеренүдә, авыру көчле дәрәҗәдә алга киткән очракта да, баш мие яңадан торгызыла аламы, дигән сорауга җавап эзләгәннәр. Тикшеренүләр кешеләрдә Альцгеймер авыруын китереп чыгара торган генетик мутацияләр керткән махсус үзгәртелгән тычканнарда үткәрелгән.

Тычканнарда төрле модельләрне кулланып, шулай ук Альцгеймер авыруы булган кешеләрнең баш мие үрнәкләрен анализлап, галимнәр шуны ачыклаган: баш миенең төп күзәнәк энергиясе молекуласы – NAD+ дәрәҗәсен саклый алмау Альцгеймер авыруының төп сәбәбе булып тора. Ә NAD+ молекуласының тиешле балансын саклау авыруны кисәтергә һәм хәтта кире борырга мөмкинлек бирә, диелә университет сайтындагы хәбәрдә.

Белгечләр ассызыклаганча, кеше олыгайган саен NAD+ дәрәҗәсе организмда табигый рәвештә кими, шул исәптән баш миендә дә. Тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, NAD+ балансын саклау тычканнарны авыру үсешеннән саклап кына калмаган, ә генетик мутацияләр аркасында барлыкка килгән төп патологик процессларны да төзәтергә ярдәм иткән. Нәтиҗәдә, тычканнарның когнитив функцияләре тулысынча торгызылган.

«Бу – дәвалауның яңа терапевтик юнәлеше. Әмма аны кешеләрдә куллану өчен клиник сынауларны бик җентекләп планлаштырырга кирәк. Хайваннарда күзәтелгән нәтиҗәләр пациентларда да расланырмы-юкмы – шуны ачыклау мөһим», – дип белдерде тикшеренү авторларының берсе Эндрю Пайпер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар