news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Галимнәр шикәр диабетыннан саклануның иң гади ысулын атады

Галимнәр шикәр диабетыннан саклануның иң гади ысулын атады

news_top
Галимнәр шикәр диабетыннан саклануның иң гади ысулын атады

Бик кыска, әмма интенсив тренировкалар икенче типтагы шикәр авыруы куркынычын киметә.

Әлеге күнегүләрне атнага нибары ике минут кына эшләү дә җитә. Шотландиянең Абердин университеты галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән дип яза “Российская газета”.

Галимнәр фикеренчә, һәрберсе берәр минутлык интенсив тренировкаларны атнага ике тапкыр эшләү икенче типтагы шикәр авыруы куркынычын киметә. Галимнәр әлеге кыска, әмма киеренке тренировкаларның нәтиҗәсен, көндәлек 30 минутлык уртача физик активлык белән чагыштыра.

Тикшерү барышында диабет куркынычы янаган, артык авырлыгы булган кешеләрнең мәгълүматлары анализланган. Алар сигез атна дәвамында велотренажерда күнекмәләр эшләгән. Катнашучылар алты секундлык ун интенсив тренировка ясаган. Йөрәк-кан тамыры системасын һәм организмның кандагы шикәрне чистарту сәләтен яхшырту өчен бу җитәрлек булган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар