Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Галимнәр коронавирустан дару табулары хакында белдерде

Рибавирин вирусның күзәнәкләрдә үрчүен акрынайта.

news_top_970_100
Галимнәр коронавирустан дару табулары хакында белдерде
pixabay.com

РИА Новости язуынча, галимнәр коронавирустан дару тапкан. Гете Университеты һәм Франкфурт университеты хастаханәсе гепатит һәм башка инфекцияләрне дәвалауда кулланылган рибавирин препараты коронавирустан дәва була ала дип яза. Бу хакта Nature журналы язган.

COVID-19 кешенең күзәнәкләрен үзгәртә икән. Күп кенә вируслар аксымнар бүлеп чыгаруны киметә, ә коронавирус аксымның бүленеп чыгуына түгел, үзгәрүенә тәэсир итә.

Рибавиринның күзәнәкләрдәге вирусның үрчүен акрынайтуы ачыкланган.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, коронавирус белән дөньяда 4 миллионнан артык кеше авырган, 287 мең кеше һәлак булган. Россиядә вирусны йоктыручылар 252 меңнән артык, 53 меңе савыккан, 2300дән артык кеше үлгән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100