Галимнәр динозаврларның ни сәбәпле зур булуларын ачыклаган
Җир шарындагы беренче динозаврлар 243-233 миллион ел элек барлыкка килә.
Галимнәр динозаврларның зур булып үсү сәбәбен әйткән. Алар әйбәт ашаганга түгел, ә күп итеп кислород сулаганга бик зур булып үскән икән. Америка профессоры Морган Шаллер шундый гаҗәеп ачыш ясаган. Бу турыда "Российская газета" хәбәр итте.
"Без Колорадо платосы һәм Ньюарка бассейнындагы, алардан 1000 км ераклыкта урнашкан Пангея суперконтиненты җирләрендәге җир токымнарын өйрәндек. 215 миллион ел элек өч миллион ел эчендә атмосферадагы кислород күләме 15 проценттан 19 процентка кадәр арткан. Бу ни сәбәпле булганы билгесез. Ләкин динозаврларның нәкъ шул чорда бик зур булып үсеп киткәне билгеле. Башта барлыкка килгән динозаврлар озын булмаган. Ә кислород күләме арткач, алар бик зур булып үсеп киткән", - дип сөйләгән галимнәр.
Планетада беренче динозаврлар 243-233 миллион ел элек барлыкка килә. Алар 3-4 метр озынлыкта була. Кайсыберләре 50 см озынлыкта һәм 2 килограмм авырлыкта гына була. Ике аякка басып йөри торган хайваннар 13-14 метрга кадәр үсә, ә дүрт аякта йөри торганнары 25-35 метрга кадәр җитә. Мондый үсеш нәкъ менә кислород күләме арткач була. Бу турыда Бристоль университеты галиме Майк Бентон әйтә.