Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Галимнәр дөньяның ни сәбәпле бетәчәген әйтте

Галимнәр фикеренчә, төрле лабораторияләрдә чыгарылган вируслар кешелекне юк итәргә сәләтле.

news_top_970_100
Галимнәр дөньяның ни сәбәпле бетәчәген әйтте
https://pixabay.com

Кешелек дөньясы үз гамәлләре аркасында юкка чыгачак. Великобританиянең Кембридж университеты галимнәре шундый фикергә килгән. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Табигать катаклизмнары һәм антропоген сәбәпләр дә Җирдәге апокалипсиска китерергә мөмкин. Өлешчә, кешелек дөньясы Җиргә титаник астероид төшү яки вулкан ату сәбәпле юкка чыгачак дип хәбәр иткән “ФАН”. 

Галимнәр тереклек дөньясының атом-төш сугышы аркасында үлеп бетү ихтималы да зур дип саный. Моннан тыш, дөнья лабораторияләрендә чыгарылган вируслар да кешелекнең юкка чыгуына китерә ала. Мәсәлән, кечкенә генә бер хата үлем куркынычына ия авырулар чыганагы булган вируслар һәм бактерияләрнең киң масштабларда таралуына сәбәпче булырга мөмкин.

Элегрәк соңгы 50 елда ике миллионнан артык кешенең куркыныч климат күренешләре аркасында һәлак булуы турында сөйләгәннәр иде. Бу хакта Бөтендөнья метеорология оешмасының махсус докладында хәбәр ителә.

Белгечләр бәяләвенчә, бәла-казалардан килгән матди зыян 3,64 триллион доллар тәшкил иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100