Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Галимнәр COVID-19 авыруының баш миенә йогынтысына шаккаткан

Тикшеренү вакытында кан тамырларының юкаруы һәм кан саркуы ачыкланган.

news_top_970_100
Галимнәр COVID-19 авыруының баш миенә йогынтысына шаккаткан
https://pixabay.com

Сәламәтлек саклау буенча милли институт галимнәре коронавирусның баш миенә йогынтысын өйрәнгәндә, кан тамырлары стеналарының юкаруын һәм кан саркуын ачыклаган. Ләкин баш миенә вирус турыдан-туры һөҗүм итүе ачыкланмаган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Галимнәр коронавирус йоктырган пациентларның баш миендә микро кан тамырлары зарарланырга мөмкин булуын күреп алган.

«Безнең тикшеренү нәтиҗәләре моның организмда вируска каршы ялкынсыну процессы булуга бәйле булырга мөмкин икәнен күрсәтә», — ди галимнәр.

Галимнәр коронавирус белән авырып үлгән 19 кешенең баш миен җентекләп тикшергән. Аларның күбесендә бер яки берничә куркыныч фактор була: диабет, симерү, йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм башкалар. Баш миен сканерлагач, шактый күп күләмдә ачык таплар булуы күренә. Бу исә ялкынсыну турында сөйли. Шулай ак кара таплар да була, алар кан сарку турында аңлата.

«Без гаҗәпкә калдык. Башта без кислород җитмәү билгеләрен күрербез дип уйлаган идек. Аның урынына без зарарланган мультифокаль өлкәләр күрдек. Бу, гадәттә, инсульт һәм нейроялкынсыну авырулары билгесе була», — ди галимнәр.

Шул ук вакытта баш мие тукымаларында инфекция билгеләре дә булмый. Тикшеренүче сүзләренчә, әлеге зарарланган урыннар турыдан-туры баш миенә йогынты ясый торган коронавирус нәтиҗәсе булмавы да ихтимал. Хәзер галимнәр коронавирусның баш мие кан тамырларына йогынтысын тирәнтен өйрәнергә җыена, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100