Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Организмда кайсы витамин җитмәгәндә коронавирус кешеләр өчен куркыныч тудыра?

D витамины җитмәгән очракларда, үлүчеләр саны күбрәк булуы ачыкланган.

news_top_970_100
Организмда кайсы витамин җитмәгәндә коронавирус кешеләр өчен куркыныч тудыра?
pixabay.com

Коронавирус организм D витаминына кытлык кичергән очракта үлемгә ешрак сәбәпче була. Көнчыгыш Англия Университеты һәм королева Елизавета Фонды галимнәре шундый фикергә килгән дип яза РИА Новости, Research Square журналына сылтама белән.

Белгечләр 20 илдә коронавирустан үлгән кешеләргә анализ ясаган. D витамины җитмәгән очракларда, үлүчеләр саны күбрәк булуы ачыкланган.

"Витамин бигрәк тә Испаниядә, Италиядә, Швейцариядә яшәүчеләрнең организмында дефицит булган", - диелә тикшерүдә.

D витамины өлкән кешеләрдә аз була. Шул сәбәпле дә, алар ныграк авырмый һәм үлә дип фаразлаган галимнәр. Хәзерге вакытта алар витаминнар тәкъдим итү юнәлешендә эшли.

Д витамины түбәндәге ризыкларда бар:

Майлы балык;

Сөт һәм сөт ризыклары;

Бавыр;

Табигатьтә үскән гөмбәләр;

Йомырка;

Май.

Кеше Д витаминын башлыча кояштан, саф һавада йөреп ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100