Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Галимҗан Ибраһимовның нәсел шәҗәрәсе Казан артына барып тоташамы?

Күренекле тарихчы Тәэминә ханым Биктимерова белән язучы Зиннур Хөснияр әңгәмәсе

news_top_970_100
Галимҗан Ибраһимовның нәсел шәҗәрәсе Казан артына барып тоташамы?

И Казан арты, яки Казан Истанбул арасы... Б.Апанаев, үзенең газиз оныкларын сатып алу өчен, шул 2 бала авырлыгындагы алтынны кемнәргә түләгән?

Ошбу кереш өлеш, ягъни сүз башы, әңгәмәдән соң өстәп язылды. Әүвәл без моны күренекле тарихчы белән язучының мәгълүм темага гади әңгәмәсе (сорау – җавап) булыр дип кенә планлаштырган идек. Казан артының үткәненә мөнәсәбәт булыр дип ниятләгән идек, чөнки бигүк ерак тарихка китмичә, әле «лапас артында» гына торган, ләкин инде шанлы тарихка әверелгән хатирәләрне барлау булыр, дип уйладык. Шул хакта бер әңгәмә генә булыр шикелле иде ул. Сөйләшә торгач, ул, сорау – җавап рәвеше калыбыннан чыгып, ностальгия катыш тулы бер әңгәмә корып утыруга кайтып калды. Безгә калса, бу форма шулай ук бик үтемле шикелле.

И Казан арты...

Казан арты – туган җир,

Синдә каным тамгандыр.

Синдә минем бер гөнаһсыз

Балачагым калгандыр.

Тәэминә ханым, мине ике төрле сәбәп, ике төрле китабыгыз Сезнең белән әңгәмә кору теләген тудырды: беренчесе, Казан арты тарихына багышланган «Шимберем – олы тарих эзләрендә» китабы, икенчесе, якташыбыз Садри Масуди (Шулай ук Казан арты тумасы һәм бөек хәйрияче якташыбыз Бәдретдин Апанаев эзләре буйлап та!) эзләре буенча Истанбулга сәяхәт турында Сезгә тәфсилләп сөйләрмен дигән идем, чөнки авылдашым Бәдретдин Апанаев язмышы хакындагы яңалыкларны безгә Сез ачтыгыз.

Әйе шул… Истанбулдан йөреп кайткач, күрешү теләге бар иде. Апанаевның кайда, ничек үлгәнлеге һаман билгесез бит әле. Әлеге фаҗига Истанбулда була бит.

Ул хакта да белдем! Олуг рәхмәтләрем Сезгә, Тәэминә ханым, әйткәнемчә, мин анда Садри Максудиның гына түгел, Бәдретдин Апанаевның (Биектау районының Бикнарат авылы буенда, Ашыт елгасының уң як ярында, инкыйлабка кадәр утарлары, ягъни йортлары – җир биләмәләре, умарта бакчалары булган, алар әле сугышка кадәр дә исән иде, дип сөйли авыл картлары.) Төркиядәге язмышы хакында белү өчен дә бардым. Әйткәнемчә, Бәдретдиннең язмыш фаҗигасен Сез сөйләдегез («Иңнәренә салып ил язмышын» китабы). Аны большевикларның ничек мыскыл итүләре хакында ул! Коточкыч фаҗига! Әйдәгез, алайса, рәте-чираты белән. Минем кулымда – искиткеч китап: «Шимберем – олы тарих эзләрендә...» дип атала. Ошбу китапның кереш өлешендә үк Сез турыдан бәреп, ягъни тарихчы буларак язасыз: «...Казан ханы Мөхәммәдин, ханлык чикләрен саклар өчен, Кубань якларыннан борынгы бабаларыбызны чакырып китергән». Кубань яклары булгач, минем күз алдына «атлы казаклар» килә? Безнең бабаларыбызның бер кавеме Дон казаклары булган, алайса?

Әйе, бу якларда берничә «Казаклар» исемле авыллар булуы да шул хакта сөйли. Алар биредә яшәгән халыклар белән, иңгә-иң куешып, дуслыкта вә татулыкта гомер кичергән. Шул вакыйгаларның шаһиты булып, бу якларның үзенчәлекле тарихында, ерак чорлардан бүгенгә кадәр, «бөек нугай эзе» дә саклана. Нугай эзен, Сөембикә ханбикәгә дә бәйләп, галиҗанәп тарих, бөек вакыт, чиксез галәм мәңгелеккә бергә бәйләгән.

«Кубань якларыннан килүләре» хакында кыскача аңлатып китсәгез иде?

Борынгы чорда алар – төрки каганатлардан һәм Идел-Урал буйларыннан шунда китеп гомер кичергән төрки-татарлар. Алар үзләренең иксез-чиксез җир биләмләре буйлап гел ары-бире йөреп торганнар. Бары шуларның оныклары кире әйләнеп кайта.

Китапта: «Авыл зиратыннан төньякка таба «базар юлы» башлана һәм, Җәнәкәй, Каратай басуларын үтеп, Югары Көек, арырак Күлле Киме авылларына барып җитә», дип язасыз. Тәэминә ханым, сезгә мәгълүм инде: безнең туган авыллар һәм Күлле Киме Казан губернасы чагында Чар өязе Сотнур олысына караган. Димәк, хәзергечә әйтсәк, алар бер «авыл сәвитендә» булган. Тел төбем шулдыр ки, ягъни «Дөбьяз», «Әтнә» дип, аларны бер-берсеннән аерып, хәзерге ясалма атамалар белән сөйләшсәк тә, борын-борыннан бу авыллар бер олуг төбәкне тәшкил иткән. Димәк, язмышлары гына түгел, килеп чыгышлары да бер үк төрле булган. Сезнең китапны «безнең туган яклар хакында» дип кабул иттек. Сөйләм телләре дә «Дөбьяз Әтнә диалекты» боларның. Мин бер сабакташым Күлле Киме кызына: «Сезнең авылда да Дөбьязча сөйләшәләрме?» дип сорагач, ул: «Юуук! Син нәрсә инде! Сезнеңчә сөйләшмибез без!» дигән булды. Быел, махсус барып, Күлле Киме агайларын сөйләштердем, нәкъ безнеңчә: «песән-посмак, каса-каса уйныйбыз» диләр. Кыскасы, очраттым мин андый «телле» кешеләрне. Аптырамадым инде, барысы да Ашыт буйлары авыллары бит. Урман буйлап турыдан барсаң, безнең Бикнарат авылы белән Күлле Киме арасы 8-9 чакрым гына икән! Сезнең Яңа Шимбер хәзер Биектау районына караган Өлә һәм Казаклар (Уразлы) авылына нибарысы 3 чакрым ераклыкта. Аннан ары Битаман Казаклары китә. Битаман исә минем туган авыл Бикнараттан бары чакрым ярым ераклыкта урнашкан күрше авыл. Берсе Ашытның уң ягында, икенчесе сул ягында. Бикнарат Ашытның Илләткә кушылган урынында. Хәер, нигә сүзне озынга сузып сөйләп торырга, ди, инде, Тукай аны бер җөмлә белән әйткән: «И Казан арты»! Бу төбәк нәкъ менә «Тукайның Казан арты».

Апанаевлар килеп урнашкан җирләрдә – туган авылым Бикнаратта инкыйлабка кадәр кыргый умартачылык бик көчле булган, шулай ук бик мул балык урыннары бар. Анда хәзер дә балык шәп эләгә, монысын үзем дә беләм, безнең малайчак шунда узды бит. Аннан соң нәкъ шул турыларда Апанаевларның утары булган, дидек, байлар үзләре дә умарта тотканнар. Монысы да тәгаен, чөнки аларда минем ике бабай да умартачы булып эшләгән. Мин малайчакта авыл картлары сөйли торган иде, шунда барып, рәхәтләнеп бал белән сыйлана идек, дип. Утар булган урыннарда әле дә идән асты, баз чокырлары бар, бүген авыл телендә «Алпавыт Апанаев утары» буларак сакланып калган. Авыл андагы Бәдретдин Апанаевны «хәтерли», чөнки ул әлеге утарда соңгы хуҗа булган. Минем авылдашлар Бәдретдинне бик хөрмәт иткәннәр, авыл кешеләре арасында андый исемдәге кешеләрнең күп булуы шул хакта сөйли. Садри Максудиның икенче абыйсы Сәләхетдин аның хөрмәтенә үз улына «Бәдретдин» куша. Минем әтинең бертуган абыйсы да Бәдретдин иде. Тагын берничә Бәдретдин бар иде безнең кечкенә генә авылда. Октябрьдан соң барысын да большевиклар тартып ала; Сез язганча, Бәдретдин Апанаев үзе 1923 елда Төркиягә чыгып китә ала. Әмма 2 баласы Казанда кала. Улы Әхмәтне дә, кызы Разыяны да большевиклар өтермәнгә ябалар. Разиянең 2 баласы караучысыз кала. Бәдретдин менә шул оныклары өчен үзәге өзелеп яши. Әйткәнемчә, бүген авылдашлар әйткән «Алпавыт Апанаев» шул Бәдертдин була. Миңа бу хакта Мөхәммәт ага Мәһдиев тә сөйләгән иде, бу турыда ул 80нче елларда «Казан утлары»нда язып та чыкты.

Авыл аралары бик якын бу якларда. Без өйрәнгән асфальт юллардан урап йөреп, алай шактый ерак кебек тоела.

– Дөрестән дә, «Бронза гасыры» азагында, ягъни безнең эрага кадәр II меңьеллыкның икенче чирегендә һәм икенче яртысында, Казан артына «Казан яны» культурасына караган, башкалардан югары үсеш дәрәҗәсе белән аерылып торган кабиләләр килеп урнаша. Алар игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә, бронзадан ясалган хезмәт коралларын актив кулланалар. Аерым алганда, «Казан яны» культурасы эзләре синең туган авыл Бикнарат янында табылган.

Тәэминә ханым, алайса, Казан җирләрендә, безнең Казан артында кешеләр бик борыннан ук яшәгән, кайбер тарихчылар язганча, без, татарлар да, «пришлый» халык түгел Идел буйларында? Сез әйткән сүзләр шул хакыйкатьне раслый түгелме соң? Кайбер акыллыбаш тарихчылар, монда бары фин-угор кабиләләре генә булган, ди?

Биредә яшәгән кешеләрнең кайсы этник караулары турында сөйләгәндә, аларны борынгы фин кабиләләре белән генә бәйләп, әлеге фикерне катгый рәвештә раслау дөрес булмастыр.Танылган археолог А.Халиков, һун кабиләләренең күчеп йөрүләре һәм, Көнбатыш Төрки каганат барлыкка килү нәтиҗәсендә, безнең эраның 3-6 нчы гасырларында ук Идел буе һәм һәм Урал алдын төркиләштерү башланган, дип саный. Ул шулкадәр киң колач ала ки, төрки халыкларның күпләп күчүенә бәйле рәвештә, төбәктә, болгарларга кадәрге чорда ук, Идел буе татарларының төрки нигезе формалаша. Бу вакытта төркиләр шул җирләрдә яшәгән борынгы фин кабиләләре, бигрәк тә Азелино археологик культурасына караганнары белән актив аралаша башлый. А.Халиков әлеге уңайдан болай дип яза: «Бу элемтәләр нәтиҗәсендә Азелино археологик культурасы мохитенә икътисадның сабан белән җир эшкәртү, атчылык кебек яңа төрләре килеп керә. Идеолгиядә ат культы киң таралыш ала. Бизәнү әйберләрендә ат сурәте, кайбер каберлекләрдә ат тиресе, атның баш һәм очлык сөякләре табылу шул хакта сөйли. Коралларның аерым төрләре, бизәнү әйберләре һәм аеруча игътибарга лаек булганы – хатын-кыз киемнең кайбер этнографик детальләре – сәйлән һәм мәрҗән белән чигелгән, бакыр йөгертеп каймалган такыя тибындагы ярымшар формасындагы баш киемнәре, түшлекләр, киң билбаулар үзләтерелә».

Тәэминә ханым, авыл тарихы ул – бар халык, кабилә-дәүләт тарихының асабасында ятуы хакында сөйли, дип язасыз. Сез, тарихи дәлилләр китереп, исбатлыйсыз да моны. Авыл тарихы, шәҗәрә, дип кенә карыйбыз да! Баксаң, тулы бер тарих катламы икән безнең асабада?

Әйе, шундый ук процесслар Казан артының төньягында да барган. Анда болгарларга кадәрге чорда борынгы төркиләр һәм фин телле кабиләләрнең кайбер вәкилләре үзара дус-тату гомер кичергән. Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты тарафыннан республикабызның Әтнә районында (Казан артында) уздырылган тарихи-генетик тикшеренүләр вакытында алынган мәгълүматларга караганда, монда болгарларга кадәрге төрки компонент өстенлек иткән, һәм ул (30%) һәм ул фин-угор халыкларына хас генетик билгеләрдән якынча 2 тапкыр артык (12%). Генофондның 40%ка якыны Идел буе Болгар дәүләте чорында формалашкан. Калган линияләр Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорында барлыкка килгән. Татарларның әлеге территориядә күпгасырлык тарихы булуын исбатлаучы ачык дәлил – танылган археологик һәйкәле – Әйшияз шәһәрлеге. Археологлар фикеренчә, ул болгарларга кадәрге чорда, 1 меңьеллык уртасында ук барлыкка килгән.

Тәэминә ханым, моны нигезләүче ныклы дәлилләр тагын бардыр бит?

1848 елда «Казан губернасы» хәбәрләре» газетасы авторы Эраст Фадеев әлеге уңайдан болай дип яза: «Чар өязе (Царевококшайск) Олы Күәм һәм Әйшияз авыллары арасында, Казан өязенең Верски (Бәрәскә) авылыннан 5 чакрым ераклыкта, Чар һәм Казан өязләре арасында чик хезмәтен үтәүче Ашыт елгасы янындагы калкулыкта, 30 сажин озынлыкта үр бар, ул ярның текә урынын эчке яктан чолгап алган һәм очлары белән текә ярга барып тоташкан; озынлыгы 300 сажин. Аның тышкы ягы буйлап 3 аршын озынлыктагы тирән чокыр сузыла. Үр, күренгәнчә, балчыктан һәм вакытлар узу белән юкка чыгып баручы кирпечләрдән тора, шуңа күрә үрдә стена булган, дип уйларга мөмкин. Төньяк һәм көньяк яктан киңлеге 4 аршынга тигез керү урыны бар. Күрше авылларда яшәүче татарларның сүзләренә караганда, бу урында татар шәһәре булган, биредә аларның кенәзе яки ханы яшәгән; шәһәр атамасы кебек үк, аның исеме дә билгеле түгел. Шәһәр Казанга нигез салынганчы ук барлыкка килгән, дип саныйлар. Куе булып чикләвек куаклары үскән бу җирдән бик матур күренеш ачыла; еракта 25 чакырымга кадәр сузылган авыллар күренә, алар артында томан эчендә урман карала, ә монда текә яр астында, тигез болын буйлап, еракларга таба Ашыт елгасы боргаланып ага». Шәһәрлек турында шуңа охшашлы мәгълүматны танылган галим С.М. Шпилевский да китерә.

Тәэминә ханым, кем әйтмешли, әлеге дә баягы, «килә дә ява, килә дә ява, ияләнде бер болыт» дигәндәй, минем башта һаман бер фикер кайный: димәк, бу яклар тарихы – зур бер төбәкнең уртак тарихы. Әйшияздан Дөбьязга 10 чакрымнар ара булыр, Әтнәгә – 8ләп, Уразлы-Казакларга – 8, аннан Битаманга тагын шул тирә. Бая әйткән фикерне раслаучы янә бер тарихи дәлил: Дөбьяз – Әтнә төбәгендә яшәүче халыкның менталитет бер, диалект уртак һәм тарихи язмышлар да бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән.

Тәэминә ханым, форсаттан файдаланып сезгә янә бер сорау: риваятьләр буенча, 1887 елларда безнең авылга Мәрҗани дәваланырга килгән булган. Ашказаны чиреннән интеккән хәзрәтне кияве Габдулла Апанаев (Бәдретдин Апанаевның бертуган абыйсы!) үзләренең Ашыт буендагы утарына кунакка чакыра. Ташкичүгә кайткан булган ул, гомер сәгатьләренең «сугасын» сизгән Мәрҗани, туган авылы Ябынчыда нигезгә дога кылган һәм аннан туп-туры Алатка юл тоткан. Алатта атларын алыштыра. Мәрҗани киләсен ишетеп (кесә телефоннары булмаса да, бөек Мәрҗани хакындагы хәбәр «чыбыксыз телефон» аша тиз йөргән!), аны каршы алырга Алатка күршедәге Кече Солабашта имам булган Хәсәнгата Габәши (Солтан Габәшинең атасы), Ташсудан Әхмәтһади Максудилар чыгып чаба. Туган якларына хәзрәт үзе килә бит! Әле, өстәвенә, Һади Максуди Габделкәрим Апанаев атларында килә. Апанай байның шулай ук Бикнарттагы утарына кайтышы була, юл уңаенннан якын танышы Низаметдинга туктала (Садри Максудиның әтисе Низаметдин ярминкә вакытларында Акчурин һәм Апанаевларда хисапчы булып эшләп ала: үзе хисапчы, өстәвенә, үзе урысчаны да сукалый! Габделкәрим белән Шиһаб хәзрәт кодалар, әйткәнемчә, кызы Бибиһаваны нәкъ шул вакытта Габулла имамга никахлаган була. Габделкәрим Апанаев Алатка кодасына ат алыштыру өчен Һадины җибәрә. 9 яшьлек Садретдин да абыйсына утырып бара (Киләчәктә атаклы Садри Максуди булачак малайга ул вакытта 9 яшьләр тирәсе, көз көне ул Казанга Апанаевлар мәдрәсенә укырга китә). Мин күпме генә өстәмә тарихи мәгълүматлар эзләп карасам да, һаман очына чыга алмыйм. Андый мәгълүмат татар тарихында сакланмагандыр инде ул? Күптән түгел Истанбулга баргач, Садри Максудиның оныгы, Төркиянең атаклы галимәсе Гөнул ханым Пултардан да сораштырдым, кулында аны раслаучы төгәл документ булмаса да, бик мөмкин, чөнки Максудиның Мәрҗанигә мөнәсәбәте искиткеч яхшы булган, абыйсы Һади Максуди белән бергә аны үзләренең остазлары дип санаганнар, дип җавап кылды. Шуннан соң мин Әхмәтһади Максудиның Мәрҗани хакындагы язмасына юлыктым. Садриның шәхес буларак формалашуында абыйсы Һадиның тәэсире зур булган. Бабабыз Садри хакында язганда, әлеге фикер кызыл җеп булып барса, дөрес булыр, диде миңа Гөнул ханым Пултар. Менә Һади Максудидан бер өзек китерәм: «Никадәр фикердәшләреннән булсам да, хәзрәткә (Мәрҗанигә) якынаю ул заманда мөмкин түгел иде, бер мәдрәсә шәкертенең икенче мәдрәсә мөдәррисе белән мөнәсәбәттә булуы ул вакытларда катгый тыелган иде. Шулай булса да, берничә мәртәбә беренче мәчеткә җомга намазына барып, хәзрәтнең, әсәрләнеп, үз гыйбарәсе белән укыган гарәпчә хөтбәләрен тыңладым, фәкать бер мәртәбә дәресенә барып, дәрес биргәнен ишеттем. Хөтбәләре бик гүзәл телле вә тәэсирле була иде, дәрестәге доклады да ачык вә олы иде». Аннан соң Һади, тора-бара, Мәрҗанигә кода ук була: Мәрҗани хәзрәтнең кызы Бибиһава Габдулла Габделкәрим улы Апанаевка кияүгә чыкса, Максуди шул ук Апанаевлар нәселендәге Зәйнәп атлы кызга өйләнә.

Ул чакларда безнең бабалар шактый һушлы булган: зыялы хәерчегә өйләнмәгән һәм, киресенчә, бай юксыл һәм томанага кызын бирмәгән.

Садри Максудиның оныгы, язучы һәм профессор Гөнул Пултар белән. Истанбул

Фото: © Зиннур Хөснияр

Боларны нәрсәгә дип сөйлим: әгәр тарихи темага багышланган әдәби әсәр языла икән, минем фикеремчә, андагы һәрнәрсә чынбарлыктан алынырга, һәм ул хакыйкатькә туры килергә тиеш. Тарихи әкиятләр белән болай да халык башын күп бутадык инде. Укучы һич надан түгел, кайбер тарихи темага язган каләм ияләреннән: «И, аның бармактан суырган романнары!» – дип көлә. Өстәвенә, Сезгә тарихчы буларак яхшы мәгълүм, татарның тарихы чиркәүләрдә шәм яктысында «язылган» («бозылган» дип укыгыз –З.Х.) Шуңа күрә мин Садри Максуди, Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Хәсәнгата Габәшилар хакында язарга күптән хыяллансам да, әүвәл бик озак материаллар тупладым, Төркиягә кадәр барып җиттем. Безнең үзебезнең архивларда да материаллар чиксез икән. Мәсәлән, 1905 елда төзелгән «Иттифак әл-мөслимин» фиркасен оештыручылар арасында шул ук шәхесләр торган. Һади Атласи кебек олуг тарихчыларыбыз да аның үзәгендә кайнаган.

Минем өчен әһәмиятле булган тагын бер сәбәп: ул да булса, болар барысы да – Мәрҗани укучылары. Турыдан-туры аның дәресләрендә утырмасалар да, шул чор вазгыятенә Мәрҗани рухы сеңгән булган бит. Шуңа күрә ул да «каләм игътибарында» торырга тиештер. Тарихчы буларак, Сезнең фикерне дә ишетәсе иде?

Әйе, Мәрҗани үзе – иң якты йолдыз инде ул! Аның рухы бөтен татар дөньясы буйлап тарала. Хәтта ерак Төркиядә дә Мәрҗанины яхшы белгәннәр. Мәрҗани үзе бер «йолдызлык» дисәң дә була. Әлеге «йолдызлык»та кемнәр барын саный китсәң, исең-акылың китә. Алдарак бу хакта да тагын да тәгаенләп әйтермен, күпләр белмәгән бер хакыйкать бар. Ул Галимҗан Ибраһимовка кагыла.

Бик күп, дим, әлеге сүзләрегезгә каршы, Галимҗан Ибраһимов һәм Казан арты, дигән фикер бигүк аңлашылмаса да. Без татар әдәбияты классигын Башкортстан ягыннан дип белә идек. Авыргазы районы Солтанморат авылыннан лабаса ул?! Хәер, бу хакта алдарак әйтәм, дип вәгъдә бирәсез.

– Татарның мәгарифәте һәм мәдәнияте өчен олуг шәхесебез Мәрҗани мирасының әһәмиятен бәһаләп бетерү мөмкин түгел, чөнки аның әсәрләре, иҗади эшчәнлеге татар халкына ихластан хезмәт итүе турында сөйлиләр. Ул татарны заман казанышлары һәм үткән гасырлар мәдәниятләре, бигрәк тә Көнбатыш Ауропа, Шәрык һәм рус мәдәниятләре белән таныштыра, шул яссылыкта карый.Үзеннән соң Мәрҗани бай мирас кына түгел, ә бәлки, үз эшен дәвам итәрлек шәкертләр һәм фикер ияләре дә калдыра. Петербург университеты укытучысы Х.Фәезханов – шуларның берсе. Гарәп, мөселман тарихы фәлсәфәсе тарихы, ислам дине проблемаларын өйрәнү буенча бөек галимнең традицияләрен күренекле галимнәрбез М.Бигиев, Г.Баруди, Р.Фәхретдин, К.Тәрҗемани һәм аларның укучылары дәвам иткән.

Мәрҗани туган яклары тарихын да яхшы белгән, дип язасыз. Моны ачыкларга Сезнең китап ярдәм итә: «...Әйшияз һәм Күәм авыллары янында Әҗем авылы зиратында матур язулы, оста итеп сайланган Коръән аятьләреннән һәм хәдисләрдән торган кабер ташлары бар», – дип яза Мәрҗани, дисез китабыгызда. Хуш. Алга таба китттек. Сез әлеге китабыгызда төрле тарихи версияләрне бик ышанычлы итеп дәлиллисез. Мәсәлән, Әтнә белән Дөбьяз арасында Алат каласы булган. Сезнең бу хакта язган сүзләрегез – чын тарих.

Чынлап та шулай ул. 1552 елда, Казанны алган вакытта, Алат морзалары төбәкнең эченә таба хәрәкәт итүче Явыз Иван гаскәрләренә кискен каршылык күрсәтә. Биредә сугыш шактый озакка сузыла, һәм алар Алат шәһәрен тулысынча юк иткәннән соң гына тәмамлана. Күрәсең, Кала ныгытмасы да шундый ук язмышка дучар булгандыр.1558 елда яңа хакимият тарафыннан Алат янәдән торгызыла, әмма, тынычсыз вазгыять аркасында, биредә махсус гарнизон тотарга мәҗбүр булалар.

Аяусыз сугышлардан соң исән калган алатлылар Олы Бәрәзә, Күәм, Әйшияз, Түбән һәм Югары Көек һәм башка авылларда яшеренеп төпләнәләр. Г.Заһидулинның (1874-1947) М.Әхмәтҗанов тарафыннан табылган кулъязмасында автор бу авылларда яшәүчеләр үзләрен Алат авылыннан күчеп килгән нугайлар нәселеннән дип танулары хакында хәбәр итә.

Аннан соңгы елларда, эзәрлекләүләр һәм мәҗбүри чукындыру аркасында, күп кенә элеккеге морзалар гаиләләре белән чагыштырмача куркынычсыз районнарга, еш кына караңгы, үтеп булмаслык урманнарда посып калган мари авылларына күченәләр. Синең Бикнарат авылы да шундыйлардан дип уйлыйм. Ләкин ул мари авылы белән кушылмаган, биек наратларны кисеп, шунда татар авылына нигезен салган.

Тәэминә ханым, аяусыз сугышлардан соң исән калган алатлылар Олы Бәрәзә, Күәм, Әйшияз, Түбән һәм Югары Көек һәм башка авылларда яшеренеп төпләнәләр, дисез. Нәкъ шул хәл: әлеге халыкның (кыпчак белән нугайның) икенче өлеше көнбатышка таба юл ала, урманнарны төпли-төпли, бүген яшәгән җирләренә кадәр барып җитә. Битаманнар һәм аның тирәсендәге авыллар язмышы ич инде бу! Димәк, чукындыру елларында гына түгел, Явыз Иван заманында да халык шул тирәдә төпләнә башлаган.

Һәм аңа кадәр дә!

Сүз уңаеннан әйтим, элек «Битаманнар» бишәү булган, ягъни атамасына шул исем кергән каръялар. 1721 елгы ревизиядә 4 Битаман бер эш кәгазендә язылган: беренчесе, Битаман авылы (бүген – Олы Битаман), аңа Ашыт буенда Битаман Пошалым кушылган булган. Сул тарафта тагын бер Битаман, анысы «Юван су буендагы Битаман», ягъни бүгенге Ювас була инде. Әсән авылы нигезендә дә Битаман булган, Әсән елга-ерганагы янында, диелә тарихи документларда. Ә бишенче авыл – «Битаман Казаклары». Менә сез язган «Казаклар» тагын кайда калкып чыга! Сезнең күрше авыл булган Уразлының да халык телендәге исеме «Казаклар» бит. Алайса, сез әйткәнчә, бездә кыпчак һәм нугай бабаларымның каны ага? Дон казаклары каны кушылган анда? Һәм шул рәвешле Дөбьяз – Әтнә төбәге барлыкка килгән, үзенә хас аерым, үзенчәлекле сөйләм теленә ия булган искиткеч батыр, эшчән һәм талантлы халык. Шиһабетдин Мәрҗани, Таҗетдин Ялчыгол, Садри Максуди, Галимҗан Баруди, Рәшит Рәхмәти Арат, Шәфи Алмас, Хәсәнгата Габәши, Солтан Габәши, Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин, Сибгат Хәким, Әнвәр Бакиров, Габдулла Шәрәфи, Хәй Вахит, Хәбибулла Әхмәдуллин һәм башка бик күп атаклы шәхесләрнең кендек каны тамган яклар лабаса бу! Тәэминә ханым, чынлыкта алар байтак. Мин Истанбулга сәяхәтем вакытында Иске Мәңгәр тумасы булган Әхмәтвәли Миңгәрле хакында да күп нәрсәләр ишетеп кайттым. Садри Максуди оныклары сөйләде. Бүгенге көндә Әхмәтвәли Миңгәрле гаиләсе – Төркиянең иң атаклы һәм хәлле кешеләре, алар – бик көчле эшмәкәрләр. Садри Максуди белән Әхмәтвәли Миңгәрле, ике якташ, бик дус булганнар. Әлеге дуслык Максуди вафатыннан соң да дәвам итә. Аның кызы, Төркиянең беренче хатын-кыз дипломаты Гадилә Айда Максуди-Арсал гаиләсе белән бик нык аралаша, дус булалар.

Казан – Истанбул арасы...

...барасы да барасы.

Ике җирдә берүк кавем –

Бер кан булган бабасы...

Уртак булгач анасы,

Уртак булгач атасы...

Рухияте сараен да

Бергә корсын баласы.

– Безнең якташ Максудиларны хәтерлиме Төркия?

Ничек кенә хәтерли әле, Тәэминә ханым! Өстәвенә, балалары да Төркиядә атаклы кешеләр булган. Хәзер – оныклары! Мин Садри Максудиның 3 оныгы белән күрештем. Ни дисәң дә, бабаларының якташы бит. Ә алар Максуди бабаларын барысы да яхшы белә, әйбәт хәтерлиләр, ул чакта иң кечесе Али Турханга 7 яшь булган. Али бәй татарча да сукалый. Алар аның бар тормыш тарихын беләләр. Гомуми рәвештә генә түгел, җентекләп өйрәнгәннәр.

Садри Максудиның оныгы, профессор Али Турхан белән. Истанбул, октябрь

Фото: © Зиннур Хөснияр

– Димәк, бөек милләттәшебезнең дәвамчылары, оныклары Төркиядә дә югалып калмаганнар? 90нчы елларда, Казанга килгәч, мин аларның кайберләре белән күрештем дә. Әйдәгез, безнең укучыларга да алар хакында мәгълүмат бирик.

Бик рәхәтләнеп, Тәэминә ханым. Садри Максудиның олы кызы Гадилә исемле була. Икенче кызы Наилә атлы. Әтиләре чит илгә качып киткәч, алар Рәсәйдә яшәп кала. Һәм 1922 елда Максуди дуслары ярдәме белән, шул ук большевиклардан качып, Финляндия чиген үтүгә ирешләр. Әтиләре янына Берлинга китәләр. Форсаттан файдаланып әйтик, Садри Максудиның хатыны Камилә ханым «алтын базлар-приискалар» хужалары Рәмиевләр кызы. Закир Рәмиевнең бертуган абыйсы Шакир имам була аның әтисе. Димәк, Камилә ханым атаклы Дәрдемәнднең сеңлесе. Ул Садридан 15 яшькә яшьрәк була, беренче күрүдә үк аны бик ошата, алар бик матур гомер кичерәләр.

Берлиннан соң Франциягә күчәләр, һәм Максудины Сорбонна университетына профессор итеп эшкә алалар. Кызлар француз мәктәбендә укый. 1925 елда Төркия президенты Ататөрек чакыруы буенча, ул гаиләсе белән Әнкарага күченеп китә, кызларны андагы француз пансионатына бирәләр. Татар, урыс, француз, немец, төрек телләрен яхшы белгән Гадилә 1929-1932 елларда Әнкара университетын тәмамлый һәм Тышкы эшләр министрлыгында эшли башлый. Төркиянең беренче хатын-кыз дипломаты була!

Ул 1958 елда Гадилә Берләшкән милләтләр ассамблеясында вәкил. Шул ук вакытта Бөтендөнья хатын-кызлар Лигасының Төркия бүлеген оештыра һәм аның Президенты була. 1961 елдан Төркиянең Югославиядәге илчелегендә киңәшче, аннан соң үзе илче вазыйфасында.

Гадилә ханымның ире Рәшит Айда. Ул 1900 елда туган, Галата Сарай шәһәреннән Америкага китеп, Чикагода инженерлык институтын тәмамлый. Истанбулда һәм Әнкарада университетларда укыта.

Аларның 1943 елгы Гөнул һәм 1945 елда туган Гөлнур исемле кызлары бар, дидек.

Гөнул ханым урта белемне Истанбулда ала. Шул шәһәрнең Босфор университетында аспирантура бетереп, доцент һәм профессор була, шул университетта 8 ел укыта. Ул язучы да. Аның төрек телендә 2 романы дөнья күрә.

Гөнулның ире – Мостафа Пултар. Әтисе Польша татары, әнисе Кырымнан. Белегечлеге буенча архитектор. Балкент университетында профессор. 3 балалары бар: Гәрәй, Өрән һәм Сәлҗүк. Гәрәй – 1972 елда туган, Америкада университетта укый. Өрән атлы кызлары 1975 елда туган. Ул да Америкада югары уку йорты тәмамлый. Сәлҗүк 1976 елгы. Шулай ук югары уку йортын тәмамлый. Гадилә ханымның икенче кызы – Гөлнур Учок, 1945 елда Истанбулда туган. Истабул университетының икътисад факультетын тәмамлаган. Гөлнур ханымның ире Тәвгиз шулай ук күренекле профессор, ул 1942 елда туган.

Садри Максудиның оныгы, профессор Гөлнур Очкук белән. Истанбул, октябрь

Фото: © Зиннур Хөснияр

Аларның ике кызлары бар: Минә 1972 елгы, Дәниз 1976 елда туган.

Садри Максудиның икенче кызы Наилә Турхал 1914 елда Казанда туа. 1939 елда Вахит Турхалга кияүгә чыга. Икесе дә дәрәҗәле галимнәр.

Наилә белән Вахитның ике уллары туа. Олысы Төргул атлы, икенчесе Али. Төргул шулай ук югары белем алган, ул инде вафат икән. Али, Истанбулда мәктәп тәмамлаганнан соң, Франциягә барып укый. Иҗтимагый һәм сәясәт фәннәре докторы. Али бәй татарча да аңлашылырлык итеп сөйләшә. Мин аның белән тәрҗемәче ярдәменнән башка сөйләштем. Бабасы Садри Максуди кебек олпат гәүдәле, гел елмаеп кына торучы бик мөлаем бу кеше белән шактый якынлаштык.

– Оныкларның да бабалары кебек укымышлы кешеләр булуы аңлашыла.

Садри Максуди хакында гына түгел, бертуган абыйсы Һади Максуди турында да күп нәрсәләр белеп кайттым. Тарихта ул шулай ук Тукай яшәгән Болгар номерларына акча түләп торган игелекле шәхес буларак та билгеле. Әхмәтһади – әле бүген дә Урта Азия илләрендә иң популяр татарларның берсе, аның гарәп теленә өйрәтү дәреслеге дистәләрчә тапкыр басылган! Аның хакында күп нәрсә моңарчы язылмаган. Тәэминә ханым, мин бит Истанбул сәяхәтенә тиктомалдан чыгып китмәдем. Сез дә сәбәпче аңа дигән идем. Тагын да төгәлрәге, Бәдретдин Апанаев турында Сезнең саллы язмаларны укыгач, «тарихи эзләренә» төшү хыялы туган иде. Садри Максуди белән Бәдретдин Апанаев бер-берсен яшьтән белгән, аралашкан. Күрше авылларда яшәгәннәр, дисәк тә була. Максудиның авылыннан Казанга таба 3 чакрым ераклыкта Галимҗан Баруди туган авыл Кече Кавал, шул ук арада уң якта Хәсәнгата Габәши авылы, Ашыт буйлап Илләт ягына китсәң, тагын шул аралыкта Бәдретдин Апанаевның утары булган Бикнарат авылы. Монысы минем туган авыл була, дидек. Болар бергә «Иттифак әл-мөслимин» фиркасын төзеп йөргән милләтпәрвәрләр! Патшага каршы эшчәнлекләре өчен Дөбьяз тумасы Габдрахман Галиуллинның (Шәфи Алмас) бабасы Габделхәмит Казаков, Һади Максуди, Салихҗан Галиев һәм Галимҗан Баруди Вологда өлкәсенә сөргәнгә сөрелгәннәр. Һәммәсе дә олуг шәхесләр икәнлеге Сезгә яхшы мәгълүм. Өстәвенә, якташлар, дидек. Өтермәндә бергә утырган болар, корылтайлар оештырып, бергәләшеп, төрле милли оешмалар төзегәннәр. 1917 елда Бөтенроссия мөселман корылтаенда беренче мөфтигә кандидат итеп 3 якташ тәкъдим ителә: Г.Баруди, С.Максуди һәм Х.Габәши! Әйткәнемчә, якташ, күрше авыллар болар! Садри Максуди белән Галимҗан Баруди авыллары арасында нибары 3 чакрым! Дөбьязның Әтнә ягында Хәсәнгата авылы. Мин, шул якныкы буларак, яхшы беләм: монда Ышна бәйрәмнәре, бүгенгечә әйтсәк, Сабантуйларына кадәр күрше авыллар бергә җыелып уздыру гадәте бар. Максудиның Ташсу авылы белән безнең авыллар бер авыл сәвитенә карый иде. Хәзер исә иген басулары уртак. Ышна ул урман эчендә чәчүлек өчен төпләнгән, әрчелгән җир, дигән сүз. Боларның ата-бабалары урманны бергә арчыган! Туганнар ук булмаса да, бер-берсенә бик якыннар болар!

Баруди сайлана, инкыйлабтан соң беренче мөфти буларак тарихта да калган. Күренекле тарихчыбыз, тарих фәннәре докторы Радик Салихов язганча, Галимҗан Баруди булмаса, татар Рәсәйдә беренчеләр рәтенә менә алмас иде! Бу зыялыларның иганәче-хәйриячеләре, әлбәттә, Казан губернасының иң бай сәүдәгәре Бәдретдин Апанаев булган. Аларның Казанда гына да 14 зур йортлары исәпләнә. Искиткеч милләтпәрвәр һәм көчле шәхес бу! Рәхмәт Сезгә, Радик Салиховка һәм Лилия Габдерафыйкова кебек тарихчыларыбызга! Мин ул чорны белү өчен Я.Абдуллин, Ф.Хуҗин, Ф.Гаффарова, И.Заһидуллин, М.Гайнанова, А.Хәбетдинов һәм башка бик күп мөхтәрәм тарихчыларыбызның хезмәтләре белән таныштым. Юнысовлар, Апанаевлар тарихы да шактый җентекле язылган. Ләкин соңгысының ахыргы язмышы билгесез. Сез әйткәнчә, ул Төркиягә китә. 1923 ел була бу. Аның Казанда Әхмәт һәм Разыя исемле 2 баласы кала, дип язасыз. Икесен дә сөргенгә сөрәләр. Разыяның 2 баласы ятим кала. Менә шул оныклары өчен кара кан йотып яши Бәдретдин һәм 1937 елда, большевиклар белән озак сөйләшүләрдән соң, 2 бала авырлыгындагы алтын барәбәренә, аларны Истанбулга җибәрергә ризалаша тегеләре, дип язасыз.

Б.Апанаев оныкларын каршы алырга килгән портта. Истанбул

Фото: © Зиннур Хөснияр

– Әйе, улы Әхмәтне атып үтерә большевиклар. Ә менә Бәдретдиннең Истанбулдагы язмышлары ничек булган икәнлеге ачыклап булмадымы? Чөнки Бәдретдин Апанаев оныкларын каршы алырга диңгез портына үзе килә. Һәм, оныкларын күргәч, шул портта йөрәге ярылып үлә дәү әти, дигән идек!

Әйе, алда ук белдем, дигән идем. Ул вакытта Одессадан Истанбулга сәүдә һәм пассажир пароходлары йөргән. Балаларны да Истанбулга шул юл белән алып киләләр. Мине бик тә пароходның кайсы портка килгәнлеге кызыксындыра иде. Профессорлар Әхмәт Канлыдәрә һәм Ильяс Кәмалоглу, ул пароход Истанбулның борынгы Эминеню пристанендә булган, дигән фикердә.Үземчә мин аны «Әмин» порты дип атадым. Төрекчә «гадел хөкем каршында» дигәнне аңлата икән. «Эмин» – «хаклык» каршында, дигән мәгънәдә. Нәкъ безнең иске татарча инде. Гомумән, Госманлы дәүләте вакытында тамгачы «әмин» дип аталган. Шуннан ерак түгел генә алгы якта Басфор аша Галат күпере, артта Солтанәхмәт мәчете күренеп тора. Мин, портта булганнан соң, Солтанәхмәт мәчетенә барып, Максуди, Акчура, Исхакый, Апанаевлар рухына дога кылуларын сорадым. Төркия мәчетләрендә сәдакә бирү юк икән, дип ишеткән бар иде, ләкин мәчет каршында таптым андый урынны – бар икән. Бик күңелем булды инде шуннан соң. Гаяз Исхакый, Фуат Туктаров, Әхмәтвәли Миңгәрле, Нургали Хәсәнов, Габдулла Баттал кебекләр дә бар бит әле алар янында. Тагын күпләр. Рухлары якты булсын, ярабби. Быел тагын бер шундый гамәл кылынды: үзебезнең Бикнарат зиратында Апанаевларның җирдә аунап яткан кабер ташларына юлыкканнан соң, ниһаять, аларга чардуган куярга ирешкән идек. Рәхмәт Биектау муниципаль районы хакимияте башлыгына, шул хакта авыз ачуга, сүзсез аңлады. Равил Хисаметдинов – шундый шәп күңелле егет инде ул безнең. Шулай ук рәхмәтләремне аның урынбасарларына, Битаман җитәкчесе Шәүкәт Вахитовка җиткерәм. Шәүкәт – атаклы драматург Хәй Вахитның энесе дә бит әле. Әле аның белән күптән түгел тагын бер тарихи хәлгә юлыктык: Шәүкәтнең бабасы Вахит ага Апанаевлар белән бер төркемдә булган, ягъни ул да сәүдәгәрлек иткән. Алар Кяхтага чаклы барып, бу якларга чәй алып кайтканнар. Вахит бай (бездәге агро-фирма директоры Шәүкәт Вахитовның бабасы!) Мәмдәл һәм тирә-як халкын ашаткан-эчерткән, киендергән һәм ярдәменнән ташламаган! Чыннан да, ул Юнысовлар, Казаковлар, Апанаевлар, Рәмиевләр, Акчуриннар, Яушевлар, Хөсәеновлар һәм башка бик күпләр, милләт дип, җанатып яшәгән, байлыгын кызганмаган; ә бүгенге көндә үзләренең кабер ташлары кадерсез килеш аунап ята! Авыр булды зиратта шуларны күргәч!.. Бик йөрәгем авыртты инде! Бүген дөнья биштәре болай да гаделсезлек белән шыплап тулган! Инде әрвахларыбызның рухларына да төкереп карамыйк, дидем.

Тәэминә ханым, быел менә шундый матур гамәлләр кылынды инде, бүгенгә чаклы шуңа сөенеп йөрү. Ходай барысын да күреп тора. Аллага шөкер! Сез дә бу зыялы шәхесләр турында да, мәрхәмәтле байлар хакында күп яздыгыз.

Алар күп, барысы хакында да мин үзем генә язып бетерә алмам. Мин үз-үземә яшь чактан: «Нигә нәкъ менә Казан артында олуг талантлар учлап сипкән кебек икән?» – дип сорау бирә идем. Әлбәттә, һәр районда бар атаклы шәхесләр. Буа ягында да күп алар, Чистай якларында да. Ә Казан артында аларны учлап сипкәннәр диярсең! Биш, бәлки, әле тагын да күбрәктер, композитор гына чыга бу яктан. Фикерне дәлилләү өчен саныйм: «Аккош маршы» авторы Хәбибулла Әхмәдуллин (Синең туган авыл Бикнараттан), Рөстәм Яхинның нәселе Олы Битаман белән бәйләнгән, Сәйдәш, Солтан Габәши, Әнвәр Бакировлар, тагын бар әле...

Ярый, хуш. Без якын тарихтан атаклы Иҗ-Бубины беләбез. Ә бит андагы мәдрәсәгә нигезне безнең як кешесе – Бәрәскәви Нигъмәтулла Монасыйп улы (1790-1845) дигән язучы-мөгаллим салган! Шулай ук бу яктан атаклы астроном да чыккан, ул – Бәрәзәдән: Бәрәзәви Хәмзә Мөхәммәт улы (18нче гасырның икенче яртысы).

Тукайның атасы атаклы Кышкар мәдрәсендә укыган. Шунда ук Габделҗаббар Кандалый, Фуад Халитов, Рәшит Ибраһимов, Камил Мотыйгый кебек атаклы кешеләр укыган. Гомумән, Кышкар мәдрәсәсе заманының иң атаклы мәдрәсә булган. Ул 1770 елларда ук ачыла. Шулай ук анда Казан губернасыннан гына түгел, Оренбург, Пенза, Рязаньнан да килеп укучылар күп була.

Максудилар хакында әйттек, әле Барудилар да бар бит! Максудиларның күрше авылында туган Галимҗан хәзрәт һәм инкыйлабтан соң беренче мөфти, дидек.

Болгар ханлыгы, аннан соң Казан ханлыгы вакытында иң сәләтле, булган кешеләр килгән бу якларга. Казанның арты гына бит. Бик якын. Урман-сулы шәп җирләр. Болар – шуларның оныклары, нәкъ менә бу якларга учлап сипкән кебек алар. Әгәр иртәгә бик атаклы берәү калкып чыгып, аны «Казан артыннан» дисәләр, мин тамчы да гаҗәпләнмәс идем. Һаман да шул кан, кан… Кан кайчан да булса барыбер бер бәреп чыга ул…

Солтанәхмәт мәчете. Истанбул

Фото: © Зиннур Хөснияр

Тәэминә ханым, инде алда вәгъдә иткәнчә, Галимҗан Ибраһимов нәселенең бу яклардан икәнлеген дә әйтеп, серне ачыйк.

Галимҗан Ибраһимовның бабасы Ибраһим мулла – Күлле Киме кешесе! Арысланнар нәселеннән була алар. Р.Фәхретдиннең «Асар»ында бар алар турында. Әтнә, Бәрәскә белән бәйләнгән шәхесләр. Галимҗан Ибраһимов бу якларга, асабасы булган җирләргә, үзе дә кайтып йөри. Бабасына хөрмәт йөзеннән фамилиясен дә аның исеме белән ала.

Әлбәттә, бу – минем өчен дә зур яңалык! Әле тагын Тукай сагынып язган «Казан арты» хакында да бер ныклап уйланасы бар. Дөбьяз – Әтнә төбәген генә үз эченә алмыймы икән Тукайның Казан арты?.. Әлбәттә, Наласа, Сикертән, Сеҗе, Гөберчәкләрне дә кертеп. Арырак китсәң, анда «арлар ватаны» башлана бит инде?.. Анда «мари-арларның Казан арты»… Әлбәттә, бәхәсле мәсъәлә. Әмма хакыйкать бары бәхәстә генә туа ала. Мәсәлән, мин үзем бар дөнья татарын Тукайның «Казан арты»на кертер идем: «Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул», – дип яза шагыйребез милләтәшләре турында.

Тукай – Мәрҗани йолдызлыгында йолдызлар бихисап. Аларның яктысы бар күкне яктырткан, дигән фикер җитеп торыр әлегә.

Тәэминә ханым, бик матур әңгәмә өчен рәхмәт Сезгә! Өстәп шуны да әйтәсе килә: күптән түгел Казан артыннан тагын бер куанычлы хәбәр килде – Биектауда Максудилар музее оештырылачак! Әлбәттә, бу хакта мәгълүмат күптән бар иде. Хәзер менә җиң сызганып эшкә керешелде. Мәктәп музее була ул. Бу изге нияткә район хакимияте башлыгы Равил Фәрит улы Хисаметдинов алынган, һәм ул – аның һәм якташларының инициативасы.

Йомгак урынына

Без тарихта шәхесләрнең роле хакында күп сөйләштек. Форсаттан файдаланып, минем бу хакта ике сүз әйтәсе килә: электәге кебек, милли вазгыятьне бүген дә шәхесләр билгели. Мин моны 19нчы гасыр ахыры – 20нче гасыр башы тарихын өйрәнүче галимнәр белән очрашканда да тоям (милләтпәрвәр искиткеч шәхесләр!), җитәкчеләребез белән ошбу темага сөйләшкәндә аеруча сизелә ул. Сүз Республикабызның төрле өлкәләрендә җитәкче булган шәхесләр хакында. Татарның үткәндәге бөек шәхесләрен өйрәнгәндә шул ук татарның бүгенге күренекле шәхесләре ярдәменә таяну бик куанычлы, әлбәттә. Хакимият башлыгы Равил Хисаметдиновның башлангычлары хакында мин гел искә алып торам. Аннан соң, әлеге тема белән язучы буларак күптән кызыксынам, һәм һәрдаим Мәдәният министрлыгының да, Ирада ханым Әюпованың да ярдәмен тоеп торабыз. Бүген Рәсәй, Ауропадан ваз кичеп, Көнчыгышка таба борылганда, министр дәрәҗәсендәге җитәкчеләребезнең темага теләктәш булуы сокландыра! Гомумән, Ирада Хафизьяновна – мәдәнияткә кагылган һәр өлкәдә үзе әйбәт белгеч, белә генә түгел, бәя дә бирә ала. Министр ул ярдәм итү белән бергә рухландырырга да тиеш. Үзе янмаса, башкаларны ничек яндыра алсын ул?!

Тарих белән Айрат Сибагатуллин министр вакытта аеруча кызыксына башлаган идем. Болгар ханлыгы чорын ачты ул миңа. Ул үзе дә тарихчы бит, өстәвенә, филолог та. Гомумән, Айрат Миңнемулловичка аз сөйләшеп, күп эшләү дигән холык үзенчәлеге хас. Ул министр чакта республкада мәдәният өлкәсендә бихисап матур эшләр башкарылды. Шуңа күрә, мин тегене кырдым, мин моны майтардым, дигәннәргә мин бераз шикләнеп карыйм, чөнки барлык юнәлешләрдә дә Республиканың «командасы» эшли, кем әйтмешли, без шул «күлдәге бер тамчы гына». Әлбәттә, монысы да зыянга түгел бит инде, чөнки тамчы тамып ташны тишә, шул урында гөлләр үсә!..

Рәисебез ярдәмчесе Газинур Тәлгать улы да шулай ук киңәшләре белән әйтеп бетергесез ярдәмнәр күрсәтте. Ул Төркияне генә түгел, гомумән, чит илләрне яхшы белә икән, бик сокландым мин аның белеменә һәм мәгълүматлы булуына; үзенең киңәшләре белән теләп уртаклаша. Минем язылачак әсәрдә, гомумән, бер Төркиядәге вакыйгалар гына түгел, Мисыр, Иран кебек мөселман илләре хакында да сүз барыр дип уйлыйм, чөнки тема гаять киң. Әлбәттә, бу мәсьәләдә Газинур Бакиров шәп киңәшче инде.

Истанбулда чакта, әгәр Татарстанның андагы консулы Айрат Гатауллин булмаса, нияткә ирешү бик кыен булыр иде. Рәхмәт аңа һәм аның командасындагы егетләргә, 1 атна эчендә Максудилар хакында шактый материал туплый алдык. Сүз төбем шул: Рәсәй Көнчыгыш илләренә таба борылган бүгенге кызыклы чорда, без алда атаган игелекле эшләргә, иң күркәм мәгънәсендә әйткәндә, хөкүмәт «машинасы» алынмаса, аерым кеше генә әллә ни майтара алмый. Газинур Тәлгатович Көнчыгыш илләрен аеруча яхшы белә, башта мин аннан алдым консультацияне. Борынгысын гына түгел, бүгенге вазгыять хакында да җентекләп сөйләде ул. Ә Төркияне миңа консулыбыз Айрат Гатауллин «аңлатты», әйткәнемчә, бу өлкәдә максатка ирешү өчен айлар-еллар кирәк булган булыр иде. Гомумән, Республика Рәисенең шәп командасы – кайда да шәп икән инде ул! Мин үзем моны «Татмедиа»да эшләгән мөхәррир буларак һәрдаим тоеп яшим.

Боларны бер дә юкка гына сөйләмибез. Күпмедер вакыт узар, безнең балалар, оныклар алар хакында да матур итеп искә алып язарлар, Алла боерса. Тарих тәгәрмәче гел әйләнеп тора, дисез бит.

Без бүген Казан арты тарихы һәм аннан чыккан шәхесләр турында күп сөйләштек. Бу олы тарихны балаларга, гомумән, халыкка аңлату максаты белән, Сезнең Әйшиязда Кала тауга багышланган истәлекләр дә куелды. Бик хуп, татар үз тарихын онытырга тиеш түгел. Һәм атаклы шәхесләрен!..

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 17 декабрь 2024
    Исемсез
    Тарихыбызны барлап,безгэ-халыкка житкеркэнен очен рэхмэт.Татар миллэте-боек ул,бай ул дигэне тагын бер кат исбатланды.Зиннур ,рэхмэт сина,илхам чыганагын саекмасын.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100