Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Галим Шайтанов фаразы: Татарстанны кабат корылык көтә!

Галим Олег Шайтанов фаразлары буенча, эссе һәм коры җәй көтелә. Апрельдән алып сентябрьгә кадәр шыгырдаган эсселек булачак, диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.

news_top_970_100
Галим Шайтанов фаразы: Татарстанны кабат корылык көтә!

Узган елгы яңгырлы һәм хәвефле җәйне онытырга иртәрәк. Табигать шаярып күрсәтте дә соң! Май аенда - буран, июньдә - давыл, июльдә яшенле гарасатлары белән үк шаккатырды. Дөрес, яңгырлы җәй мул уңыш та китерде. Әмма халык кояшлы, эссе, чын җәйләргә сусавын яшерми. Көннәр язга якынайган саен җәй һава торышына бәйле сынамышлар да актуальләшә.

“Татар-информ” исә нигезле фаразларга ышанырга булды. Шуңа күрә без Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галиме Олег Шайтановка мөрәҗәгать иттек. Аның фаразлары менә инде дистә еллар буена туры килеп бара. Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов һава шартлары буенча аның белән шәхсән киңәшләшә икән.

Олег Шайтанов – Татарстан фәнни-тикшеренү институтының фәнни хезмәткәре. Күпьеллык үләннәр буенча фәнни консультант. Шул ук вакытта ул Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының метеостанция җитәкчесе дә. Лаеш районы Олы Кабан авылында урнашкан бу үзәк заманча җайланмалар белән җиһазландырылган. Ул 2004 елдан бирле эшли. Институт галимнәре үзләренең күзәтүләренә генә түгел, Россия һәм Татарстанның башка синоптиклары фаразларына да колак сала. Һава торышының теләсә нинди тайпылышлары шундук игътибарга алына.


– Олег Львович, озын кыштан соң түземсезлек белән җәйне көтә халык. Быелгы җәй безне сөендерәчәкме? Җәйгә фаразларыгыз нинди?
    – Кемне сөендерер, кемнедер көендерер бу фараз. Татарстанда 2018 елның җәе кабат коры һәм эссе булачак. Дөрес, 2010 елгы кадәр ук булмас. Анысы бигрәк тә аномаль эсселек булды бит. Табигатьнең тагын шундый зур сынауга энергиясе җитмәс. Быелгы җәй 2010 елгыдан суыграк, 2016 ел җәеннән эссерәк булачак.

    – Көндәлек 30 градуслы кызуларга әзер булырга, димәк?

    – 2016 ел кызу һәм коры дип уйласак та, анда һава температурасы 31-32 градустан артмады әле. Ә 2010 елда 40 градуска җитте. Быел җәен максималь һава температурасы 34-35 градуска җитәр дип фаразлана.

    – Кызулар кайчан башланачак?

    – Апрельдә башланган кызу май, июнь, июль айларында да дәвам итәчәк. Җәй буе дәвамлы эсселек күзәтелә. Ә кызулыкның иң югары ноктасы - август-сентябрь айларына туры килә.



    – Узган елгы яңгырлы җәйнең үчен алабыз, димәк?

    - Күпләр 2017 елда коры җәйләр бетте дип уйлады. Әмма бу алай түгел. Дәвамлы коры җәйләр әле булачак. 2009 елда тарихка иң кызу җәй буларак кереп калган 2010 ел җәенең коры һәм бик кызу булачагын алдан әйттек. Хәтта аның бер генә ел түгел, берничә ел шулай булачагын да белдек. Дөрес, ул ничә елга сузылачак – менә монысын әйтә алмыйбыз. Быел бетәрме ул, киләсе елгамы?

    – Узган ел норманы арттырып үтәде, ә быел яңгырлар ничек явачак?
      – Яңгырлар булмас диярлек. Апрель белән калган ике ай арасында бәйләнеш нык көчле. Әгәр апрельдә яңгыр яумый икән, май һәм июнь айлары да шундый киләчәк.

      Татарстан халкын узган елгы кебек давыл, гарасат, яшеннәр тагын куркытмасмы?

      – Табигать закончалыкларына бәйле рәвештә, аномаль кызу җәйдә давылы да, бозы да, көчле яшене дә була. Бу ел да искәрмә түгел. Экстремаль температура югарырак булган саен, башка аномаль күренешләре дә көчлерәк булачак.



      – Күпләр быел яз соңга калды, ди. Чыннан да, былтыр бу вакытта гөрләвекләр ага иде инде.
        – Еллык уртача күзәтүләрне без норма дип саныйбыз. Норма буенча, безнең республикада уртача тәүлеклек температура 6 апрельдә 0 градустан күтәрелә башлый. Әгәр һава температурасы бер атнадан 0 градус чиген атлый икән, димәк, яз үз вакытында килә дигән сүз.

        Димәк, бер атнадан яз хакимлек итәчәк?
          – Интернеттан якынча фаразларны үзем дә карадым. Анда да 6 апрельдән соң һава торышы әкренләп күтәрелә башлый. Әгәр шулай икән, март салкын килсә дә, яз соңга кала дип әйтә алмыйбыз. Бу – республика өчен уңай, үз вакытында килә торган яз.

          – Кар да тиз эреп бетәчәкме?

          – Күпьеллык күзәтүләремнән чыгып шуны әйтә алам, республика территориясендә басуда кардан арчылган урыннар 10-11 апрельдә күренә башлый. Кырларда барлык кар 17-19 апрель ахырында эри. 3 майда исә туфрактагы туң тулысынча бетә.

          – Мартның салкын килүенә бәйле рәвештә, кайбер галимнәр “салкын еллар дулкыны” килеп җитте дип фаразлый.

          – Чыннан да, “салкын еллар дулкыны”ннан куркулар булды. Әмма, безнең фаразлар буенча, бу Татарстанга хас түгел. Үзегез дә сизәсездер, җылыну процессы тирәнгәрәк үтә бара. Һәр ел саен кыш башында Мәскәүнең гидрометеоүзәге салкын кыш белән куркыта безне. Ә юк, кышлар җылы килә. Менә быел да ноябрь дә, декабрь дә, гыйнвар да җылы килде. Февраль ахырында азрак суытты. Март ае –монысы аномаль очрак. Кыш буена иң суык ай – март булып чыкты.

          – Соңгы елларда ничектер айлар, фасыллар, күчеп, урыннарын алыша бара кебек...

          – Юк, бу субъектив караш. Статистикага карап, объектив бәялисең икән, барысы да нормага сыешып бара. 12-16 елга бер мәртәбә март салкын килә. Моны һәр буын күрмәскә дә мөмкин.

          – Объектив яктан фикер йөртсәк, быел кыш карлы булдымы соң?
            – Кар Казан тирәсендә һәм республиканың төньяк-көнбатыш районнарында күп. Болар: Лаеш, Балык Бистәсе, Питрәч, Әтнә, Биектау, Арча, Кукмара, Балтач, Яшел Үзән районнары. Калган районнарда кар нормада. Шулай ук Тәтеш, Нурлат, Аксубай районнарында 55-72 см калынлыгында кар яткан. Чистай, Буа, Чүпрәледә, киресенчә, кар катламы, нормадан түбәнрәк. Монда кар 30 см калынлыгында.

            – Димәк, Чистай, Буа, Чүпрәле аграрийлары, кыр эшләренә дә иртәрәк төшәчәк? Сезнең фаразлар буенча, язгы чәчүгә кайчан старт биреләчәк?

              – Дөрес, Буа, Чүпрәле, Чистай районнары язгы кыр эшләренә 20-23 апрельдә чыга ала. Калган районнар исә кыр эшләренә 27-28 апрельдән дә калмыйча керешәчәк. Минем уйлавымча, 1 майда республиканың һәр районында язгы сабан гөрләр.

              – Җәйнең эссе киләчәген күздә тотып, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре беренче чиратта нәрсәгә игътибар бирергә тиеш?

              – Эссе һәм коры җәй килүен белә торып, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдындагы төп бурыч – туфракта булган дымны саклап калу. Бар тырышлык дымны экономияләүгә юнәлтелергә тиеш. Кар тота белмибез хәзер. Кышын басуларга кар тоткарлау өчен җайланмалар куелмый. Шулай да булган кар суы тиз акмасын, җиргә сеңсен өчен туфрактагы дымның кадерен белергә кирәк.

              – Моның өчен нишләргә?
                – Әгәр яз коры һәм кызу киләчәк икән, димәк, туфрак өлгерү белән ул кояшта кыза башлый. Дым тиз арада парга әйләнә. Беренче чиратта, туфракны тырмаларга кирәк. Уҗымнарны да, язгы сабан культураларын да, сөрүлек җирләрне дә. Тырмалау – туфракның өске катламы көпшәк булсын, туфрак кибеп китмәсен өчен кирәк. Җирнең өске катламын “агрономик юрган” дип атыйбыз. Туфракны 3 см тирәнлектә көпшәк итсәң, ул юрган кебек, дымны парга әйләндерүдән саклый. Басу-кырларны яз башында ук тырмалау – дымның якынча 8-10 тапкырга парга әйләнүен киметә.

                – Олег Львович, сез фәнни-тикшеренү институты галиме буларак, ел әйләнәсе тикшеренүләр алып барасыз. Көзге уҗым кышны ничек чыккан быел, сынаулар уздырдыгызмы?

                  – Быелгы кыш уҗым культуралары өчен иң уңышлысы булды. Соңгы 10 ел эчендә көзге культуралар өчен мондый елның күзәтелгәне булмады.


                  – Моңа карның вакытында явуы сәбәпчеме?

                  – Әйе. Әгәр кар төшкәнче көннәр кинәт суытып җибәрә икән, бу уҗымнар өчен куркыныч. Әмма узган көздә көннәр акрынлап суытты, җир 10-15 см лап туңа башлады һәм республиканың барлык территориясендә берьюлы диярлек кар яуды. Туфрак туңу һәм кар төшү бер вакытка туры килде. Кар 10-20 см тирәсе яуды. Мондый катлам зәмһәрир гыйнвар суыкларына да чыдам. Бу шартларда уҗымнарга куркыныч юк. Әйткәнемчә, быелгы кыш көзге культуралар өчен аеруча да уңышлы килде.

                  – Сез моны үсемлекләрнең торышына карап әйтәсезме?

                  – Уҗымның тармаклану үзәге бар. Без температураны шул үзәктән чыгып ачыклыйбыз. Шул үзәкнең өске ягына яфраклар, аска тамырлар китә. Ул 3-4 см тирәнлектә. Без шул тирәнлеккә термометр төшереп карыйбыз. Әгәр көзге бодай уҗымының температурасы - 18, арышныкы 21-22 градуска кадәр төшә икән, культуралар зыян күрә дигән сүз. Температура озаграк сакланган саен тагын да куркынычрак. Быел Татарстан буенча иң түбән температура Мөслим районында күзәтелде. Уҗым үзәгендә температура минус тамгасы белән 7 градуска кадәр төште.

                  – Олег Львович, узган ел республика рекордлы уңыш җыеп алды. Эссе җәйдә быел андый зур уңышлар турында уйларга да юк, димәк?

                  – Мондый рекордлы күрсәткечләрне көтмибез инде.

                  – Ә шулай да күпме уңыш җыелачак?

                  – Монысын әйтә алмыйм. Аның кадәр уңыш кирәкми дә. Мул уңыш авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен файдага түгел. Бу ел шуны күрсәтте. Аграрийлар мул уңышны уңайлы һава торышы, яңгырлар аркасында алды. Әмма куелган хезмәт шул ук бит. Ашламалар да, ягулык-майлау материаллары да алынды. Яңгырлы ел булгач, көч тә күбрәк сарыф ителде, чыгымнар да күбрәк булды әле. Нәтиҗәдә, уңыш күп – куяр урын юк. Бәяләр кинәт төште. Шундый уңышлы елда авыл хезмәтчәннәренә хезмәт хакы да түләп булмый. Еларга гына кала. Безнең институтта да фәнни хезмәткәрләр тарафыннан эшләнгән элиталы орлыклар сатылмый калды. Хуҗалыклар үз товарларын урнаштыра алмагач, аларда элиталы сорт кайгысы түгел, акча юк.

                  – Олег Львович, бакчачыларга нинди киңәшләр бирер идегез? Бакча эшләренә кайчан чыгарга?

                    – Яшелчә, җиләк-җимеш культуралары уңышы язның ничек килүенә бәйле. Әгәр кыраулар соңга кала икән, алмагач, чия, кара карлыган куагы, бакча җиләге зыян күрергә мөмкин. Кырау алса, уңыш, билгеле, аз була. Иртә чыгарылган рассада да зыян күрергә мөмкин.


                    – Бакчачы Фарсель Зыятдинов “Татарстанда кыраулар 9 июньнән соң гына чигенә” ди. Сез бу фикер белән килешәсезме?

                    – Күзәтүләремә бәйле рәвештә, соңгы дистә ел эчендә кыраулар 10-20 май аралыгында төште. Язын соңгы кырау 2005 елда – 28 апрельдә, 2006 елда – 4 майда, 2007дә - 4 июньдә, 2008 елда- 5 майда, 2009да - 3 майда, 2010 елда - 27 апрельдә, 2011 елда - 15 майда, 2012дә - 5 майда, 2013тә – 30 апрельдә, 2014 елда - 8 майда, 2015тә - 26 апрельдә, 2016 елда - 19 апрельдә, 2017 елда 15 майда төшкән.

                    – Димәк, май бәйрәмнәрендә бакча эшләре дип чапмасак та була?

                    – Соңгы кыраулар июньнең беренче декадасына да калырга мөмкин. Мөслим, Минзәлә, Азнакай, Балтач, Кукмара районнарында башка районнарга карганда кыраулар көчлерәк була. Шулай да яз кинәт килеп, көннәр тиз арада кыздыра башласа да, бакча эшләренә 25 майдан да иртәрәк чыгарга кирәкми. 1 май бәйрәмнәрендә бакча эшләре дип чапмаска, вакытны ашыктырмаска киңәш итәм.

                      Комментарийлар (0)
                      Калган символлар:
                      news_right_column_1_240_400
                      news_right_column_2_240_400
                      news_right_column_3_240_400
                      news_bot_970_100