Галим Җәмил Зәйнуллин турында: «Аның урыны, һичшиксез, оҗмахта булыр»
Бүген КФУның Көнчыгышны өйрәнү институтының беренче директоры, күренекле тюрколог Җәмил Зәйнуллин озакка сузылган каты авырудан соң вафат булды. Дуслары һәм хезмәттәшләре, якыннары һәм шәкертләре күңелендә ул таләпчән, зирәк галим булып истә калачак.
- Габделҗәмил (Җәмил) Габделхак улы Зәйнуллин — филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. Татар телендәге дини хезмәтләрне өйрәнгән белгеч, гарәп һәм фарсы телләрен өйрәнү буенча методик кулланмалар авторы.
- 1946 елда Чирмешән районы Иске Кади авылында туган. Ташкент дәүләт университетының Көнчыгыш факультетын тәмамлаган.
- 1994 елдан Казан дәүләт университетының татар теле һәм тарихы факультетының көнчыгыш телләр факультеты мөдире.
- 2000-2001 елларда Казан (Идел буе) федераль университетының Көнчыгышны өйрәнү институтының беренче директоры.
«Мәһабәт гәүдәле, һәрвакыт дипломатларча киенгән булыр иде»
Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Җәмил Зәйнуллинны ир-ат буларак та, мөгаллим буларак та үрнәк иде диде:
Татар теле һәм әдәбияты факультетының беренче курсына укырга кергәндә Җәмил абыйны төркемебезгә куратор итеп билгеләделәр. Ул безгә укытучы буларак үрнәк булды. Без, клеш чалбарлар кигән, дипломатиянең «д» хәрефен дә белми торган авыл балалары, аңа сокланып карадык. Җәмил абый мәһабәт гәүдәле, һәрвакыт дипломатларча киенгән булыр иде. Хәзер миңа бик күп илчеләр белән аралашырга туры килә, иң беренче булып күз алдыма Җәмил абый килеп баса. Аңа карап, кеше белән ничек сөйләшергә, җавап бирергә, ничек үз-үзеңне тотарга кирәклегенә төшендек.
Аның дәресен калдыру безнең өчен оят иде. Күрше районнан якташым булса да, бернинди ташламалар да ясамады. Җәмил абый ярдәме белән Ташкентка бару бәхетенә ирештем. Өйләренә барганым да булды, Җәмил абыйның хатыны пешергән иң тәмле пәрәмәчләр, кияү пилмәннәренең тәме әле дә истә.
Олы малае — Данияр, кызы Айсылу. Студент вакыттан ук үз-үземә: өйләнгәч, кызым туса, аңа Айсылу исемен бирәм, дип сүз бирдем. Чыннан да, кызым тугач, Айсылу дип исем куштырдык. Җәмил абыйның балаларга мөнәсәбәте искитмәле булды. Шуңа да ул безгә гаилә кору буенча да үрнәк иде.
Университетны тәмамлаганнан соң, Җәмил абый белән һәрдаим элемтәдә тордым, кайткан саен күрешә идек. Аннан төпле киңәшләр алдым. Март башында янында булдым, бик матур итеп Коръән укыды. Узган атнада гына телефоннан сөйләшеп алдык. Нык көчле кеше ул! Авыруын белә торып та, үзен жәлләтмәде, соңгы минутларында да үзен чын ир-атлар кебек тотты.
Аның авызыннан бер генә дә начар сүз чыкмады. Җәмил абый иң якын кешеләрнең берсе булып хәтердә калачак. Татарстанда ул иң беренчеләрдән булып квартет белән бәет-мөнәҗәтләр башкарды, матур концертлар оештырды. Мин аны бәет жанрын Татарстанга керткән кешеләрнең берсе буларак беләм.
«Бәлки, без аның кадерен дә белеп бетермәгәнбездер…»
КФУ профессоры, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов Җәмил Зәйнуллинның үлемен фәнебез, мәдәниятебез һәм мәгърифәтебез өчен зур югалту дип кабул итүен әйтте:
Бу хәбәр башыма суккан кебек булды, бик авыр кабул иттем. Ул миннән бераз яшьрәк булса да, без — чордашлар. Җәмил минем студентым да иде. Читтән торып бер ел укыды. Аннан соң Ташкентка китте. Анда шәрык факультетын тәмамлап, чит илләрдә тәрҗемәче булып эшләде. Соңыннан кире Татарстанга кайтты.
Җәмил хәзерлекле кеше иде. Гарәп теле, әдәбияты, тарихын комплекслы өйрәнде. Татар теле һәм әдәбиятына тугры иде, бик камил белде. Укыткан вакытта да, татар күзлегеннән карап, гарәп, фарсы һәм төрки дөньялар белән үзара бәйләнешләрне аңлата иде. Гарәп теленнән тыш, фарсы телен дә әйбәт белә иде. Шуларны өйрәтү өчен методик әсбаплар чыгарды. Бездә, гадәттә, рус теле аркылы өйрәтелә бит. Ә Җәмил гарәп, фарсы телләрен татар теле аркылы өйрәтте. Чыганакларны әйбәт белде.
Татар теле кафедрасында гарәп теле укытучысы, гарәп теле һәм шәрык кафедрасы мөдире булды, аннан соң шәрык институты оештырды. Татар филологиясе, тарихы һәм шәрык телләре бер факультетта булган вакытта татар дөньясы файдасына күбрәк эшли иде. Шәрык институты аерылып чыккач, татар филологиясе читтәрәк калды. Мөгаен, моны җитәкчелек таләп иткәндер. Моңа карата без тәнкыйть белдергән идек.
Җәмил Зәйнуллин бик матур җырчы да иде бит! Үзгәртеп кору вакытларында мөнәҗәтләрне, бәетләрне матур итеп көйләп, консерваториядә, радио-телевидениедә чыгыш ясый иде. Ул чын мәкам белән җырлады.
Зур фигура иде. Бәлки, без аның кадерен дә белеп бетермәгәнбездер. Бу — татар дөньясы өчен зур югалту! Аның урыны, һичшиксез, оҗмахта булыр дип уйлыйм.
«Аның „Әлифба“сыннан гарәпчә укырга-язарга өйрәндем»
Татарстанның беренче мөфтие Габдулла хәзрәт Галиуллин Җәмил Зәйнуллинны татар халкын гарәп графикасы белән таныштырган кеше дип атады:
Беренче гарәп «Әлифба»сы Җәмил Зәйнуллинныкы. Аңа кадәр бер җирдә дә рәсми рәвештә мондый китаплар чыкмаган иде. Күпчелек кеше гарәп Әлифбасы белән танышуын шушы әсбаптан башлады. Шәхсән мин дә шуннан гарәпчә укырга, язарга өйрәндем.
«Үзгәртеп кору елларында халыкны дин юлына кайтаруда кыйммәтле эш эшләде»
Җәмил Зәйнуллин халыкны гарәп графикасы белән таныштыру максатыннан телевидениедә дәресләр алып барган кеше. 90 елларда бик күп кешеләр шушы тапшыру аша гарәп графикасына өйрәнде.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Индус Сирматов аның тапшыруларын югары бәяли:
Язмалар хәзерге көндә телевидение фондында саклана. Халык авыз иҗаты, мөнәҗәтләр белән бәйле материаллар сөйләде. Үзе сөйли, үзе шуны көйләп, җырлап, дәлилләп тә күрсәтә иде.
Шушы тапшыруларның кыйммәте нәрсәдә, дип сорасаң, алар яшьләр өчен иде. Яшь буын мөнәҗәтләрне белми, ә ул гасырдан-гасырга килгән мирасны җиткерә белде. Үзгәртеп кору елларында халыкны дин юлына кайтаруда кыйммәтле эш эшләде.
«Үсендереп, яшәргә көч биреп җибәрә иде»
Филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Раушания Нурмөхәммәтова (Мөбарәкшина) Җәмил Зәйнуллинның шәкертләренә балалары кебек караганын искә алды:
Җәмил абый 1-4 курсларда гарәп телен, иске татар язуы фәнен укытты. Бик таләпчән укытучы иде. Анда укыган кешеләр гарәп телен чыннан торып өйрәнеп чыкты. Моннан тыш, ул курс эшләре һәм диплом эшемнең җитәкчесе дә булды. «Татар мәдрәсәләре өчен язылган гарәп теле дәреслекләре» дигән тема тәкъдим итте. Эзләнә торгач, Һади Максуди дәреслекләренә тап булдым. Шушы эшебез дә, нигездә, Максудиның эшчәнлегенә багышланды.
Бик хөрмәт иттем үзен, белемле, кешелекле иде. Эшкә дә, телгә дә өйрәтте. Мөгаллим буларак яраттым, бүген дә күземә яшьләр килде, елап алдым… Ул безне балалары кебек күрә иде, бөркет шикелле саклый иде. Дәрес кенә укытмады, рухи яктан тәрбияләде дә. Безне әхлаклы, саф татар кызлары итеп күрәсе килгәндер.
Гомере буе матур кеше булды. Гарәп теле дәресләренә матурлыгына сокланып килеп кергәнбездер. Без, кызлар, гарәп теленә гашыйк булдык. Искиткеч матур җырлый бит ул! Дәрестә үзбәк җырларын җырлап җибәрә торган иде.
Укып бетергәннән соң да юлларыбыз кисеште. Кулларны салындырып, нәрсә эшләргә белми торган чакта киңәшләрен биреп, үсендереп, яшәргә көч биреп җибәрә иде.
«Белемен студентларга үтемле итеп бирде»
КФУ профессоры, татар теле белеме кафедрасы мөдире Гөлшат Галиуллина Җәмил Зәйнуллинның алтын буын татар галимнәре сафыннан булуын әйтте:
Җәмил абый безнең күңелдә таләпчән, ныклы белем бирә торган мөгаллим булып хәтердә калды. Белемен студентларга гаҗәп дәрәҗәдә үтемле итеп бирде. Аның укучылары тормышларын фән белән бәйләде. Ул — алтын буын татар галимнәре сафындагы күренекле галим. Җәмил абый — алтын багана. Алынмалар сүзлеге, гарәп теле дәреслеге һ.б. хезмәтләре белән танылды. Фәнгә көнчыгыш телләренең тәэсирен җентекләп өйрәнде.
Өлкән хезмәттәш буларак, ул яшьләргә җылы сүзләрен дә әйтергә тырыша иде. Үзенең фикерен әйтә һәм кирәкле юнәлешне күрсәтә белде. Урыны оҗмахта булсын!
«Җәмил Зәйнуллинның васыяте буенча, рәсми хушлашу мәрасиме үткәрелмәячәк», — дип белдерде КФУның матбугат хезмәте.