news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Галим Мәскәү, Түбән Новгородтагы көчле яңгырларның безгә нигә килмәвен аңлатты

news_top
Галим Мәскәү, Түбән Новгородтагы көчле яңгырларның безгә нигә килмәвен аңлатты
Фото: © «Татар-информ» архивыннан

Мәскәү, Түбән Новгород районнарында яңгырлар ява, әмма алар безгә килеп җитми, антициклон аркасында үтеп керә алмыйлар. Татарстанда алдагы атна да эссе булыр, дип фаразлана. Бу хакта «Челнинские известия»гә Казан Федераль университеты галиме Юрий Переведенцев хәбәр иткән.

Синоптик фаразына караганда, безнең якларга Азия антициклоны килеп җитәчәк, һәм киләсе атнада һава температурасы климат нормасыннан югарырак булып, +30 градуска кадәр күтәреләчәк.

Ләкин бу ялларда температура бераз төшә. Бүген, якшәмбе, эсселек +25 градуска кадәр булыр көтелә. Аз гына явым-төшем дә булырга мөмкин.

«Мәскәү, Түбән Новгород районнарында көчле яңгырлар ява, әмма алар безгә килеп җитми, антициклон аркасында үтеп керә алмыйлар. Ләкин ял көннәрендә бераз яңгыр яварга мөмкин», – ди Юрий Переведенцев.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар