Галим Фәйзелхак Ислаев: «Тарихны җиңүчеләр яза»
"Яңа Гасыр" каналындагы «Ком сәгате» тапшыруында тарих фәннәре кандидаты Фәйзелхак Ислаев тарихка, телгә кагылышлы фикерләре белән уртаклашты.
1. «Совет заманында милли телләр яхшы укытыла иде»
Совет заманының мәгариф системасын мактыйсым килә. Күп очракларда бу чорга тәнкыйди карасак та, милли телләрне укыту яхшы итеп оештырылган иде. Безнең якта да — Пермьдә мин ана телендә белем алдым, шулай булса да мин көндәшлеккә сәләтле шәхес.
Кызганыч, бүгенге буынга ана телендә укырга бернинди мөмкинлек юк. Хәзер Пермьдә бөтен мәктәпләрдә дә уку рус телендә алып барыла. Татар теле һәм әдәбияты өченче дәрәҗә фән буларак кына керә. Бу бик начар. Ана телендә уку булмагач, әкренләп руслашу процессы да көчәя, дип уйлыйм.
Әлбәттә, тел безнең якта татар авылларындагы гаиләләрдә саклана. Шулай да уку-укыту ана телендә булырга тиеш, дип саныйм.
2. «Пермь якларында борынгыдан ук татарлар яшәгән»
1990 елларда барлык төбәкләрдә яшәүче татарларның тарихын өйрәнү башланган иде. Көнүзәк мәсьәләгә әйләнде бу сорау.
1993 елда Бардада конференциядә катнаштым. Шунда аптырадым. Уфа галимнәре безне башкорт, диләр. Казанныкылар барысы да безне татар, ди. Икесе ике якка тарта. Уртак фикер тумады бу конференциядә. Шул чакта мин уйлана, бу сорауны өйрәнә башладым.
Иң беренче безнең тамырларыбыз төрки. Пермь төбәгендәге галимнәр, безнең тамырларыбыз угро-финнарга барып тоташа, ди. Ягъни алар татарлашкан. Чит халык татарлашсын өчен монда бит татар яшәргә тиеш. Минем фикерем шундый — башта монда татар, төрки бабаларыбыз яшәгән.
Аларның эзләрен күрергә мөмкин. Аны таба һәм дөрес итеп аңлата белергә генә кирәк. Мисал өчен, безнең яктагы елгалар исемнәрендә борынгы төрки бабаларыбызның этник атамалары сакланган. Этник атамалардан кала башка мәгълүматлар юк, шулай булуга карамастан, чамалап әйтергә мөмкин. Урал уртасы аерым гына булып кала алмый. Ул төрки бабаларыбызның җире булган дип уйлыйм инде мин.
Безнең як белән Болгар дәүләт яхшы мөнәсәбәттә булган. Хәзерге Кудымкар шәһәре янында Рождественское дигән шәһәрчек булган. Шунда археологлар мәчет калдыклары тапкан, бу X гасырга карый.
Димәк, татар халкы үзенең тамырын биредә җәйгән, ислам динен тараткан.
3. «Татарларны чукындыру - ябык тема»
Татар мөселманнарын христианлаштыру күп еллар ябык тема булып килде. 90нчы елларда бәйсезлек игълан иткәч, бераз мөмкинлек ачылды. Бу тема буенча фундаменталь хезмәтләр юк. 1999 елда чыккан «Православные миссионеры в Поволжье» дигән китабым татар халкын чукындыру еллары турында. Татарстанда бу мәсьәлә шактый әйбәт яктыртылган, дип әйтә алам.
Татарларны чукындыру берничә дулкын булып барган. Беренчесе - 1552 елдан соң, икенчесе — XVII гасыр урталарында. Иң көчлесе 1740-1760 еллар аралыгында дәүләт үзенең бөтен потенциалын шул мәсьәләне чишүгә юнәлткән. Тулы бер система эшләнгән бу сорауга нокта куяр өчен.
Тик безнең бабаларыбыз диндә нык торган. XIX гасырда мөмкинлек чыгу белән керәшеннәр кире кайта башлаганнар. 1802 елда Нижгар мишәрләре беренче булып юл күрсәткән. Ул вакытта ишек бер генә якка ачылган — православ динен кабул итәргә мөмкин, ә кире, читкә китәргә рөхсәт булмаган, канун буенча. Шулай итеп бабаларыбызның бер өлеше христиан динен кабул итәргә тиеш булган.
4. «Керәшен татарларының барлыкка килүе чукындыру сәясәте нәтиҗәсеме?»
Мин бу фикер белән килешәм. Тик моның белән керәшеннәр килешми. Монда ике төрле караш. Бу мәсьәләдә керәшеннәр дөрес әйтмиләр димәс идем. Чөнки бу шактый зур халыкны кимсетү була.
Һәр халык үз тарихы белән кызыксына, керәшеннәр дә шулай ук. Шуңа күрә аларның бу мәсьәләгә бәйле үз фикере бар.
Бүгенге көндә аларда керәшен милләте дигән үзаң формалашкан. Формалашуның ахыры, минемчә, совет заманында булган. Әз генә мөмкинлек ачылгач, керәшеннәр үзләренең кем икәнен рәхәтләнеп, кычкырып әйтә алганнар. Бер яктан караганда, бу бик әйбәт күренеш түгел сыман. Икенче яктан, керәшеннәр күзлегеннән караганда, алар икенче төрле итеп әйтә дә алмый һәм тиеш тә түгел.
5. «Татар тамгалары әле өйрәнелмәгән»
Тамгалар татар тарихчылары өчен вак мәсьәлә, кызганыч. Мәгънәсе искитмәле зур. Бу юнәлешне өйрәнү буенча безнең галимнәребез юк дәрәҗәсендә. Башка халыкларның тамгалары өйрәнелгән. Ә татарныкы читтә калган, чөнки үзләре игътибар итмәгәннәр.
Ислам дине буенча моңа мәҗүсилек, дип караганнар, ахрысы. Шуңа гарәпчә язмыйча тамга салган кешене кимсеткәннәр дә.
Моңа күптән игътибар итә башладым. Шактый гына зур коллекция — ун меңгә якын тамга тупладым. Документлардан күренгәнчә, XVIII гасырның ахырына кадәр тамга салынган. Бу инде нәсел билгесе — имза урынына куелган. Ярым айга, боҗрага охшаган тамгалар бар. 2000 елларда хезмәт тә яза башладым, шактый гына мәкаләләр яздым. Тамгалар белән бергә аларның атамаларын да җыйдым. Яңадан әйләнеп кайтып, бу хезмәтне бастырып чыгарып булмас микән, дигән өметем бар.
6. «Нәсел шәҗәрәсе - күркәм традицияләребезнең берсе»
Безнең татар халкының иң зур, күркәм традицияләренең берсе — нәсел шәҗәрәсен эшләп гаиләдә саклау. Буын саен аны тулыландырып бару. Шәҗәрә бит ул кеше исемнәре генә түгел. Ул безнең гаилә тарихы, аның белән илебез, халкыбыз тарихы. Онытылып бара торган традиция, аны торгызырга кирәк.
Заманында шәҗәрә буенча дәреслек эшләгән идек. Кызганыч, рус телендә генә чыкты. Аның буенча мәктәпләребездә укытучылар яхшы гына эшләде.
Шәҗәрәне төзү өчен эшне кәгазьдән башларга кирәк. Үз исемеңне, әти-әниеңнең исемен, әби-бабаң һәм башкаларны язып, бер җиргә дә бармыйча биш буынны җиңел генә эшләп була. Чөнки иң карт — өченче буын алдагы икесен белә. Аннан соң инде архивлар.
7. «Тарих — объектив әйбер түгел»
Тарихчылар арасында шундый гыйбарә бар: тарихны җиңүчеләр яза. Җиңелгән халык тарихны дөрес итеп яза алмый. Тарихны 100 процент объектив, дип әйтеп булмый. Чөнки тарих идеологиянең үзәге ул. Шуңа моннан читкә китеп булмый.
Китап язганда да, билгеләнгән концепциягә туры килмәсә, сине туктаталар. Чын галимнең кеше салган сукмактан йөрисе килми бит. Конституция ирек бирә, тик өстән карап торучылар да бар.
Курыкмаган, хәленнән килгән кеше тарихны ничек бар, шулай итеп яза. Тик ул җиңел әйбер түгел.
Фәйзелхак Ислаев - тарих фәннәре докторы, профессор. Укытучылар белемен күтәрү институтында кафедра мөдире булган. Бик күп тарихи мәкаләләр һәм китаплар авторы.