Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Галимҗан Баруди елы тәмамланып килә: галим турында 12 мөһим факт

Татарстан Диния Нәзарәте 2017 елны Галимҗан Баруди елы дип игълан иткән иде. Совет чорында онытылып торган мәгърифәтче, дин галиме, педагог, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Г.Барудины татар халкының беренче милли лидеры дип тә атаучылар бар. Революциядән соң да дин эшлеклесе булудан туктамаган Баруди ике тапкыр Россия мөфтие итеп сайлана. Мөселманнар арасында олы абруй казанган татар улына карата, еллар узгач та, ихтирам кимеми.

news_top_970_100
Галимҗан Баруди елы тәмамланып килә: галим турында 12 мөһим факт

Беренче дин сабакларын әнисе Фәхренисадан ала

Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Баруди 1857 нче елның 17 февралендә Казан өязенең (хәзерге Биектау районы) Кече Кавал авылында туган. 1860 елда, ягъни Галимҗанга 3 яшь чакта, гаилә башлыгы гаиләсен Казанның Дары бистәсенә алып килә. Беренче дин сабакларын Галимҗан әнисе Фәхренисадан алган. Ә 1862 елда Галимҗан Касыймия мәдрәсәсендә укый башлый. Төрек һәм гарәп телләрен үзләштерә.

Әтисе Мөхәммәтҗан – урта хәлле эшмәкәрдән бай сәүдәгәр-иганәче дәрәҗәсенә ирешкән кеше. Мәчет, мәдрәсәләр төзеткән, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан. Хезмәтләре өчен М.Галиев патша тарафыннан өч алтын, ике көмеш, бер бронза медаль белән бүләкләнгән.


Гыйлем эзләп Бохарага

1875 елда Галимҗан, әтисе киңәшен тотып, бертуганы Газизҗан белән Бохарага укырга китә. Бохара шәһәрен Баруди “гыйлем кайнап торган үзәк” дип искә ала. Вакытлар узгач ул: “Бохарада яшәгән 7 елым — гомеремнең иң бәхетле чоры. Әлеге шәһәр кешеләре бик тәрбияле, баймы ул яисә ярлымы - барысы да фән белән шөгыльләнгән кешегә хөрмәт белән карый. Мондый караш мине яңа белемнәр һәм мәгърифәт эзләүгә җанландырды,”- дип искә ала торган була. Зыялы якташыбыз “Мир-гарәб” мәдрәсәсенә килә. XVIII-XIX йөзнең барлык мәшһүр татар зыялылары Гәбденнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани, Гәбдерәхим Утыз-Имәни, Сәләхетдин хәзрәт һ.б. туган җирендә мәдрәсә тәмамлап, белемнәрен Бохара мәдрәсә-китапханәләрендә тирәнәйткәннәр.

Бохарадан 650 кг авырлыктагы китаплар алып кайткан

Галимҗан Баруди Бохарадан гыйлемне зиһенендә генә түгел, ә 600 килограмм авылыктагы китапларда да алып кайткан. 5-6 мең сумлык китап җыеп, Казан каласына кайтып төшә ул. Чагыштыру өчен: ХIX гасыр азагында, бер ат яки сыер 25 сум торган, тышлы тунның бәясе дә - 25 сум булган.

Галимҗан хәзрәт 40 елга якын педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнә, халкның белем һәм мәдәни дәрәҗәсен үстерү өстендә эшли. Ул вакытта илдә барган объектив вакыйгалар аркасында, аның эшчәнлеге Рәсәй сәясәте белән тыгыз бәйләнештә тора. Алай гына да түгел, педагог илнең җәмгыять һәм сәясәт тормышында актив катнаша.

Баруди - журналист

1906 нчы елның гыйнвар аенда Баруди журнал чыгартырга рөхсәт ала. Күп тә үтми, дини һәм педагогик яңалыкларны яктырткан “Дин вә әдәп” журналы чыга башлый. Үзенең әхлакый эчтәлеге нәтиҗәсендә, әлеге басмалар халык тарафыннан бик яхшы кабул ителә. Шул рәвешле, Г.Баруди имам-хатыйп һәм татар-мөселман мәгариф системасын үзгәртеп корган галим генә түгел, ә утыздан артык дәреслек авторы, “Дин вә әдәб” исемле әдәби-дини журнал чыгарган. . Галимҗан Баруди редакциясендә әлеге журнал 1906-1908, 1913-1917 елларда бастырыла. Барлыгы 129 сан дөнья күрә.


“Пороховой”дан Барудига

Галимҗан Барудиның берничә тәхәллүсе булган. Тулы исеме – Галимҗан бине Мөхәммәтҗан бине Бинәмин бине Гали бине Колмөхәммәт. Дарының гарәпчәсе – “баруд”, киләчәктә галим булып киткән Галимҗан “Баруди” дигән тәхәллүсне әнә шул сүздән ала. Шунысы мәгълүм: башлангыч чорларда Галимҗан язганнарын “Пороховой” дип имзалый торган була. Әмма ул вакытта Казанда “Пороховой Фатих” дигән җиңелчәрәк җыр һәм “Пороховой Фатыйма” кушаматлы борынгы һөнәр иясе – бер хатынның даны таралган була. Шуңа күрә, мәшһүр остаз үз тәхәллүсен гарәпчәләп “Баруди”га үзгәрткән.

“Мөхәммәдия” данлы уку йорты – Барудилар мирасы

1882 елда Галимҗанның әтисе киләчәктә “Мөхәммәдия” дип аталачак мәдрәсәне төзи. Әлеге уку йортын Галимҗан җитәкли. Заманча белем бирерлек мәдрәсә планын төзер алдыннан, ул Истанбул һәм Каһирәнең алдынгы белем йортларының укыту методикалары белән таныша. Яңа ысул белән укыту өчен дәреслекләр язу һәм бастыру җәдидчә белем бирә торган мәдрәсәләрне оештыручыларның җилкәсенә төшә. 1890 елдан башлап Галимҗан Баруди төрле фәннәр буенча 30дан артык дәреслек яза. Баруди һәм башка мөгаллимнәрнең тырышлыгы, иганәчеләрнең булышлыгы белән, берничә ел эчендә “Мөхәммәдия” илнең иң алдынгы мөселман мәгариф үзәгенә әверелә. Анда хәзерге Татарстан төбәкләреннән дә, әтрафтагы кала-салалардан да шәкертләр агыла.

Формаль яктан дини уку йорты саналган әлеге мәдрәсәдә арифметика, география, физика, ил тарихы, фән тарихы, мантыйк (логика), фәлсәфә, психология, татар, гарәп, рус һәм фарсы телләре укытыла. Мәдрәсәне тәмамлаучылар арасында ХХ йөз милли мәдәниятенең мәшһүр затлары байтак: сәясәтчеләр Хөсәен Ямашев, Камил Якуб, язучылардан - Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан, Мәҗит Гафури, Фәтхи Борнаш, Кәрим Тинчурин, Зариф Бәшири, галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре: Газиз Гобәйдуллин, Нәкый Исәнбәт, Гыйбад Ногайбәк, артистлар Зәйни Солтанов һәм Габдулла Камал, композиторлар Солтан Габәши, Салих Сәйдәшев, рәссам һәм сынчы Бакый Урманче һ б.


Баруди илдән сөрелә...

1908 елның март аенда Габдулла Апанаев, бертуган Салихҗан һәм Галимҗан Галиевләр, Габделхәмид Казаков гаиләләре белән бергә «сәяси яктан зарарлы эшчәнлекләре өчен» Вологда губернасына сөреләләр. Соңрак Россиянең эчке эшләр министры Себергә сөрүне чит илгә китү белән алыштыра. Шулай итеп, Галимҗан Баруди 1908 елның көзендә Россиядән чыгып китеп, Төркия шәһәрләре аша узып, хаҗ кыла, Сүриядә яши. 1910 елның 10 апрелендә Галимҗан, Казанга әйләнеп кайтып, яңадан “Дин вә әдәб” журналын чыгара башлый һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укытуын дәвам итә.

Казанда китапханә ачу рөхсәте алган

1912 елның 28 февралендә Галимҗан Баруди Казан губернаторына шәһәрдә бушлай хезмәт күрсәтә торган китапханә ачу турында рөхсәт сорап мөрәҗәгать итә. 1914 елның 11 гыйнварында аңа гарәп, фарсы, төрек, рус һәм татар телләрендә язылган китаплардан торган китапханә ачу рөхсәте бирелә. Җәмәгатьчелеккә бушлай хезмәт күрсәтүче беренче китапханәне ачкан шәхес буларак та тарих битләрендә теркәлгән.

Ике тапкыр Россия мөфтие итеп сайлана

Галимҗан Баруди 1917 елның Февраль инкыйлабын халыкларның тигез хокуклыгына һәм гаделлеккә корылган яңа дәүләт төзелүгә өметләр белән каршы ала. Бу вакыйгаларны галим Төркестанда каршылый. Биредә ул танышлары белән очраша, мәчетләрне зиярәт кыла, вәгазьләр укый. Май башында аңа көтелмәгән телеграмма килә. Әлеге телеграммада Галимҗан Барудиның Бөтенроссия мөселманнар съезды тарафыннан Диния нәзарәте мөфтие итеп сайлануы хәбәр ителә. Туганнары белән киңәшләшеп, якыннарының хәер-фатыйхасын алып, ул әлеге тәкъдимгә уңай җавап бирә һәм, сайланылган мөфти буларак, Уфага китә.

1917 елның 20 ноябрендә Уфа шәһәрендә Эчке Россия һәм Себер төрки-татар мөселманнарының Милләт мәҗлесе җыела. Мәҗлес Идел-Урал штаты төзелүе карарын кабул итә. Әлеге милли-мәдәни автономиянең башкарма оешмасы – Милли идарә төзелә. Галимҗан Баруди Милли идарәнең Диния нәзарәтен җитәкли. Ул мөселманнар исеменнән Мәскәүдә сөйләшүләрдә катнаша, соңрак кызыллар кулына күчкән Уфадан китәргә мәҗбүр була. Үзәкләштерелгән Диния нәзарәтенең Совет власте белән мөнәсәбәтләре бик авыр бара. Баруди яшь хөкүмәт һәм мөселманнар арасында барлыкка килгән авырлыкларны чишәргә дип башкалага килә. 4 ай дәвамында ул түбәндәге катлаулы сораулар буенча Совет хакимияте белән очрашулар һәм әңгәмәләр уздыра: дин тоту иреген саклау, мөселман уку йортларының эшләү шартлары, дини фәннәрне укытуны саклау һ.б. Сөйләшүләр уңышсыз тәмамлана. 1920 елның сентябрендә узган имамнар корылтае Галимҗан хәзрәтнең руханилар арасындагы абруен кабат раслый: күпчелек тавыш белән Барудины мөфти вазыйфасын үтәргә икенче кабат сайлыйлар.

1921 елгы ачлык вакытында ярдәм оештырып йөри

Мөфти Галимҗан Барудиның ачлык афәтенә каршы көрәше - Россия һәм татар милләте каршындагы зур хезмәте. Идел буе төбәгендә яшәүчеләргә булышу буенча иганә җыю эшен җәелдереп җибәреп, Галимҗан Баруди үзе 1921 елның 6 декабрендә вафат була.

Олуг галим, педагог, җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтче булган Галимҗан Баруди XIX-XX гасырлар чигендә татар милләтенең даһи бер узаманы-лидеры дип танылырга да хаклы.


Яшь Татарстанга байлыгын калдырган

1920 елны Баруди зур байлыгы булган китапларын Татарстанга бүләк итә. 4288 китаптан торган шәхси китапханәсе бүгенге көндә Н.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәдә саклана.

Совет чорында оннытылган дин лидеры кабаттан татар дөньясына кайта

Галимҗан хәзрәт ике тапкыр өйләнгән, ике никахтан да балалары юк. Алга таба хәзерге Биектау районының Кече Кавал авылында Галиҗан Барудига багышланган истәлекле урыннарны билгеләмәкчеләр. Казанның бер урамы Г.Баруди исемен йөртә.Заманында Йосыф Акчураның “Дамелла Галимҗан Баруди” дигән китаб та язып калдырган.

Татарстан Диния нәзарәте Барудиның 22 дәреслеген һәм аңа багышланган 2 китап нәшер итте. Галимнең дини эшчәнлеге һәм шәхесе турында 30 минутлык документаль фильм төшерде. Фильмның режиссеры һәм сценарий авторы Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам хатыйбы, таих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100