Галиәсгар Камалның 145 еллыгы утырышында: «Камал театры вәкилләре дә катнашырга тиеш иде»
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты драматург, журналист, татар театрын оештыручыларның берсе Галиәсгар Камалның 145 еллыгына багышланган «ХХ йөз башы татар яңарышы һәм Галиәсгар Камал» дигән түгәрәк өстәл оештырды. «Интертат» утырышта яңгыраган фикер-теләкләрне тәкъдим итә.
«Галиәсгар Камалны күп кеше драматург буларак кына белә...»
– Түгәрәк өстәлдә алга таба күтәреләчәк мәсьәләләр турында сөйләшергә җыелдык. Барыбызга да якын булган, татар халкының тормышында ХХ йөз башы мәдәниятебездә гаять зур урын алып тора. Шәхесләребез аны үстерүдә, баетуда бик күп юнәлештә эшләгән. Галиәсгар Камал – татар дөньясында театр белән бәйле күпкырлы шәхес. Аны әдип буларак өйрәнү һ.б. мәсьәләләрне сөйләшүләр аша яңа караш булдырырга, тирәнрәк, киңрәк итеп якын килергә телибез. Татар дөньясы тарихында бик күп юнәлешләрдә тирән эз калдыруы турында яңадан сөйләшергә кирәк, – дип сүзе башлап җибәрде институтның директоры Ким Миңнуллин.
Түгәрәк өстәл ачылышында Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре, галимнәре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова фикеренчә, Галиәсгар Камал – татар укучылары, язучылары арасында иң билгеле шәхесләрнең берсе:
– Моңа аның драматург булуы зур йогынты ясаган. Татарстанда Галиәсгар Камалның «Беренче театр» спектакле куелмаган татар сәхнәсе юктыр. «Беренче театр», чынлап та, драматургиянең бер җәүһәре. «Банкрот», «Безнең шәһәрнең серләре» кебек әсәрләре театрның нигезен тәшкил итә, алар бүгенге көнгәчә сәхнәдә уйнала, бүген дә актуаль. Галиәсгар Камалны күп кеше драматург буларак кына белә. Ул – татар журналистикасына да зур өлеш керткән, аны үстергән шәхес. Аның журналист буларак эшчәнлеге, шулай ук, бик кызыклы һәм өйрәнүгә лаек, җәмәгатьчелеккә җиткерелергә тиеш. Моннан тыш, Галиәсгар Камал рәссам, иллюстратор да булган. Газета-журналларга каллиграф буларак та үз өлешен керткән.
Татар дәүләт академия театрына Галиәсгар Камал исеме бирелүе – драматургка бирелгән зур бәя нәтиҗәсе. Заманында мин Татарстан китап нәшриятында Рәис Даутов белән бергә эшләдем. Ул – Галиәсгар Камалның кияве. Рәис Даутов белемле, тирән фикерле мөхәррир иде. Аның хатыны Диләрә апа Галиәсгар Камалның оныгы була, – диде Илсөяр Иксанова һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың сәламен җиткерде.
Галиәсгар Камалның туганы: «Билгеле булмаган фотосы килеп чыкты»
Түгәрәк өстәлгә Галиәсгар Камалның бертуган энесе Габдрахман Камалның улы Искәндәр Камалов та чакырылган иде. Дөресрәге, ул – әлеге сөйләшүнең иң кадерле кунагы иде, дисәм дә, артык булмас. Ул абыйсының биографиясендәге өйрәнелмәгән мәсьәләләр турында сөйләде.
– Галиәсгар Камал вафат булгач, бик күп фотолар төшергәннәре билгеле. Фотографияләр калган микән, пленкалары музей фондларында сакланмый микән, фотоларны кем төшергән? Шушы сорауларга җавап кызыксындыра мине. Актриса Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская Галиәсгар Камалга портсигар бүләк иткән булган. Мин аны югалгандыр дип уйлыйм. Галиәсгар ага үзе түгел, бәлки, улы Әнәс абый Камал куллангандыр. Әнәс абыйның улы Рәис абыйның архивы зур иде, Әнәс абыйның архивын белмим. Бер фотоальбомнан башка әйберләрен күргән булмады.
Галиәсгар Камал Гаяз Исхакый белән аралашкан. Галиәсгар абый Төркиягә 2 тапкыр барып кайткан, шул вакытта ул Исхакый белән очрашкан булырга тиеш. Галиәсгар Камал үзенең истәлекләрендә бу турыда язмый, чөнки ул истәлекләр Совет дәверендә чыга. Ләкин бу мәсьәләгә әле нокта куелмаган, бу сорау өйрәнелмәгән, чит илдә документлар килеп чыгарга мөмкин. Киләчәктә бу мәсьәләне ачыклый алсалар, яхшы булыр иде.
5 ел элек бер туганыбыз вафат булгач, Галиәсгар Камалның оныклары туганыбызның фатирын тәртипкә китерде. Әйберләрне җыештырган вакытта Галиәсгар Камалның әлегә кадәр билгеле булмаган фотосы килеп чыкты. Фотога ул Габдулла Кариев белән төшкән булган. «Банкрот» спектаклен куйгач, Габдулла Кариев белән очрашып, шул фотога төшкәннәрдер, дип уйлыйм.
Алты баласын ачлыктан коткару өчен...
Драматург, журналист, татар театрын оештыручыларның берсе Галиәсгар Камалның бертуган энесе Габдрахман Камалның улы Искәндәр Камалов абыйсы турындагы истәлекләре белән уртаклашты.
Искәндәр Камалов архивтан Казан шәһәре думасының 1962 елгы карары документын тапкан.
– Яңа барлыкка килгән скверга Галиәсгар Камал исеме бирелергә тиеш булган. Кәрим Тинчурин скверыннан юл аша урнашкан сквер турында сүз бара, чөнки беренчерәк шул скверны ачкан иделәр. Ачлык елларында Галиәсгар Камал, 6 баласын ачтан үтермәс өчен, шул скверга чыгып, гөмбә җыеп йөргән. Бу турыда истәлекләреннән укыдым, – диде түгәрәк өстәлдә Галиәсгар Камалның туганы Искәндәр ага.
«Пенсия акчама Галиәсгар Камал һәм туганнарыбыз турында китап чыгардым»
Искәндәр Камалов, пенсия акчасына, абыйсы һәм туганнары турында китап чыгаруы турында сөйләде. Галим Фоат Галимуллин Искәндәр абыйның бу гамәлен «чын батырлык» дип бәяләде.
– Галиәсгар Камалның тормышы, туганнары турында бераз гына булса да истәлек калсын дип, пенсия акчасына китап чыгардым. Китап бары тик 50 данә белән генә чыкты. Китапларны китапханә, музейларга бүләк итеп чыктым. Китапның текстын әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов язарга ярдәм итте.
Мавыгып китеп, әтием Габдрахманның Галиәсгар Камал турында чыгарган альбомын 2008 елда янәдән үз акчасына чыгарттырдым. Әтием Габдрахман – 1896 елда, сеңлесе Зәйнәп апа 1899 елда туган. Галиәсгар абый, Габдулла абый, әтием бик иртә – 53-54 яшьләрендә үлгәннәр.
Мин 1938 елда туганмын. Шушы яшәү чорында Галиәсгар абый Камалның улы Әнәс абый Камал белән тыгыз элемтәдә булдык, өйләренә барып йөрдем. 30 еллап полиция хезмәткәре булып эшләдем. Бу вакытта мин Галиәсгар абыйның иҗаты белән берничек тә кызыксынмадым. 1996 елда пенсиягә чыккач, туганнар турында күбрәк белер өчен, архивларга йөри башладым. Архивта дәү әти, дәү әниләрнең кайчан туганын белдем.
Әтием Габдрахман Камалов – Галиәсгар Камалның иң кече энесе. Галиәсгар Камалның 6 оныгы бар. Дүртесе Казанда, берсе Ульяновскида яши. Галиәсгар Камалның улы Әнәс абыйның 2 баласы – Диләрә апа һәм Рәис абый бар иде. Рәис абый 2 ел элек вафат булды. Исән оныклары белән күбрәк телефоннан сөйләшәбез, искә алу чараларында аралашабыз, – диде Искәндәр Камалов.
«Гомеренең соңгы елларында бик тиз картайган»
Искәндәр Камалов абыйсының бик иртә картаюы турында сөйләде.
– Әтием Габдрахман Камаловның альбомында бик күп фотолар бар. Шунда Галиәсгар абыйның 1923-1928 елда һәм 1933 елда төшерелгән фотоларын чагыштырып карыйбыз икән, 7-8 ел эчендә Галиәсгар аганың шулкадәр тиз картайганын күрәбез. 1933 елда аңа 54 яшь кенә була, ә фотода аны 70-80 яшьлек кешегә охшатып була.
Мин Галиәсгар Камал турындагы истәлекләр китабын укып, мәгълүмат тупладым. Мәсәлән, Галимҗан Ибраһимовның истәлекләр китабында бер мәкаләсе бастырылган. «Галиәсгар Камалның тормышы бик кыен, аңа ничек тә булышырга кирәк», – дип яза ул 1923 елда.
1918-1923 еллардагы аралыкта Галиәсгар Камал бернәрсә дә язмаган, дип әйтүчеләр бар. Ачлык еллары... Аның 6 баласы булган, аларны үстерергә, ашатырга кирәк булган. Шуңа күрә ул күбрәк журналистика белән шөгыльләнгән, иҗатка вакыты да калмаган булса кирәк. Икенче яктан, аның тормышы үзгәргән. Ул элек үз йорты белән яшәгән, бераз гына булса да кереме булган. Ә 1918-1923 елларда журналист булып эшләгәннән алган хезмәт хакына яшәргә мәҗбүр булган. Шуңа күрә аның тормышы кыенлашкан.
«Банкрот» спектакленең премьерасыннан бирле Камал театрына барганым юк. Сүз уңаеннан, соңгы тапкыр куелган «Банкрот» спектакле миңа ошамады. Әгәр нинди дә булса чара оештырсалар, Камал театры чакыра иде. Соңгы чара 5 ел элек булды, хастаханәдә яту сәбәпле, мин анда бара алмадым. Шуннан соң чакырганнары булмады», – диде Галиәсгар Камалның туганы.
Фоат Галимуллин: «Галиәсгар Камал турындагы түгәрәк өстәлгә Камал театры вәкилләре килмәде»
КФУ профессоры, әдәбият галиме Фоат Галимуллин Галиәсгар Камалның 145 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл утырышына Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры вәкилләренең килмәвен әйтте:
– Галиәсгар Камал эшчәнлеген яктырту бүген махсус докладлар куелса да, шулай да, җитәрлек чыгышлар булмады, дип уйлыйм. Чөнки биредә беренче чиратта Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры вәкилләре катнашырга тиеш иде. Исемен йөрткән театр да Галиәсгар Камалга карата игътибарның булуы-булмавы, әсәрләренең театрда яшәве-яшәмәве, тарихы, бөтен мәсьәләләрне яктыртырга тиешләр иде.
Минемчә, театрның җитәкчелеге килмәгән булса да, театрның музей мөдире Луара Шакирҗанова чыгыш ясаса, канәгать калыр идек. 3-4 көн элек «Тәртип» радиосында Галиәсгар Камал турында шулкадәр бай мәгълүматлы чыгыш ясады. Шул чыгыш бүген монда кабатланса, бик әйбәт булыр иде, – диде Фоат Галимуллин.
– Без Камал театры белән элемтәдә идек, бер вариант та барып чыкмады. Булдыра алмадылар, нишләтәсең... Сөйләшүләр барды, – диде Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин.
«Татар-информ» хәбәрчесе соңрак Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының матбугат хезмәте белән элемтәгә керде. «Яңа спектакль чыгу сәбәпле, театр хезмәткәрләренең түгәрәк өстәл эшендә катнашу мөмкинлеге булмады. Галиәсгар Камалның исеме һәм иҗаты фәнни җәмәгатьчелек вәкилләрендә кызыксыну уятуына без бик шат. Без, һичшиксез, мөмкинлекне табып, түгәрәк өстәлдә әйтелгән фикерләр белән танышачакбыз.
Галиәсгар Камал исемен мәңгеләштерүгә килгәндә, ел саен 6 гыйнварда, татар классигының туган көнендә, театр тамашачылар белән бергә Галиәсгар Камалны хөрмәтли. Быел да шулай булды: тамашачыларга бөек драматургның тормышы һәм иҗаты турында сөйләдек, спектакль аның истәлегенә багышланды. «Шәрык клубы» мәйданчыгында Галиәсгар Камалның 145 еллыгына багышланган «Безнең шәһәрнең серләре» тематик экскурсия һәм спектакль күрсәтелде. Театр инициативасы белән истәлекле датага багышланган тапшырулар «Тәртип» һәм «Татарстан» радиосында чыкты», – дип хәбәр итте театрның матбугат хезмәте.
Әлеге материал белән театр вәкилләре танышып чыгар, дип өметләнеп калам.
Камал театрының яңа бинасында
Галиәсгар Камал музеен булдыру тәкъдиме
Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең вице-президенты, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Дания Заһидуллина Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында Галиәсгар Камал музеен булдырырга тәкъдим итте.
– Без хәзер, зур өмет белән, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы ачылышын көтәбез. Ул зур мөмкинлекләр белән эшләнә торган бина булачак. Шул бинада Галиәсгар Камалга багышланган музей, клуб кебек урын булып, Галиәсгар Камалның тормыш тарихын, аның нәселе, фотолары, открыткалары, рәсемнәре, иллюстрацияләре урын алса иде... Галиәсгар Камал бөек драматург һәм бөек шәхес буларак кайтса иде, дигән фикерне әйтәсе килә.
Галиәсгар Камалның биографиясен өйрәнгән вакытта, без һаман бер әйбергә игътибар итәбез, әйтерсең лә аны Аллаһы Тәгалә халыкка хезмәт итәр өчен саклап килгән. Әтисе Галиәкбәр агайның туган авылына кайтарып җибәргәннәр соң, Казанда кызамык чире тарала. Галиәсгарнең өч туганы: апалары һәм бер абыйсы вафат була. Шуннан соң Галиәсгар Камалны кире Казанга алып кайталар. Язмышында вакытсыз вафат булудан саклап калган изге көч бар кебек.
Галимҗан Нигъмәтинең хатынының истәлекләре бар. Ул 1928-1929 елларда Галиәсгар Камалның татар мәдәни дөньясында зур роль уйнавы, татар зыялыларының аның янына киңәшләшергә килгәне, аның пилмән яратуы, Галиәсгар Камалны кунакка чакыруның зур дәрәҗә булуы турында сөйли. 1928 еллардан соң Галиәсгар Камал яңа мәдәният тудыра торган яшьләр өчен дә остаз булган. Ул, остаз буларак, татар театрын, дөньяга карашын, фәлсәфәсен үстерүдә зур роль уйнаган шәхес.
Галиәсгар Камал 1920 елларда пьесалар язудан читләшә. Гаиләне ашату өчен, скетчлар, шигырьләр язып, зур булмаган мәкаләләр язу белән шөгыльләнә. Бәлки, аның драматургиядән читләшүе яңа заманның вакыйгаларын, вазгыятен чыгарырга теләмәүдә яки чыгара алмауда, аны чыгаруны үзенең намус эше дип санамавында булгандыр.
Галиәсгар Камал халыкка хезмәтен күрсәтеп, халкыбызга театр, драматургия бүләк итеп һәм шушы өлкәдә гаять бай мирас калдырып, бакыйлыкка күчкән. Хәзер инде XXI гасырда әлеге шәхесләр турында яңадан, аларны бөтен тулылыгы белән комплекслы өйрәнү вакыты җиткәнлеген дә көйләргә кирәктер, – диде галимә.
«Галиәсгар Камалны фикер иясе, көрәшче буларак ачып ...»
Дания Заһидуллина киләсе елны «Җыен» нәшриятында Галиәсгар Камалга багышлап китап чыгару тәкъдимен дә әйтте.
– 2025 елда институтта кызыксынган кешеләр белән бергә тупланып, «Җыен» нәшриятында Галиәсгар Камал турында бер китап чыгарсак иде. 2024 елга инде китаплар бүленгән, 2025 елда андый мөмкинлек бар. Әйдәгез, Галиәсгар Камалны драматург буларак кына түгел, фикер иясе, көрәшче буларак ачып, фотоларын кертеп, зур китап эшлик. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы ачылышына бездән бер бүләк булыр иде.
Минемчә, җәмәгатьчелек әле Галиәсгар Камалның шәхесен, аның дөньяга карашын, холкын, иҗтимагый-сәяси карашларын, дөньяның төрле өлкәләрен колачлап алган эшчәнлеген тулысынча белеп бетерми. Мәсәлән, драматургиягә кагылышлы эшчәнлегендә 1905 ел күтәрелеше Галиәсгар Камалны татар яңарышының алдынгы сафларына чыгара, дигән фикер филологик хезмәтләрдә әйдәп бара. Бер яктан караганда, без Галиәсгар Камалны драматург буларак татар дөньясына кайтару өлкәсендә бик күп эшләнгәнлеген күрәбез. Чыннан да, Галиәсгар Камалның әсәрләре билгеле, аларны мәктәп программаларында өйрәнәләр. Филологларның бу өлкәдә эшләгән хезмәтләрендә Галиәсгар Камал драматург буларак популярлаштырыла. Хәзер кайта торган мәгълүматлар бөтенләй башка хәл турында сөйли. Галиәсгар Камал – 1900 еллардан башлап татар яңарышын эшләгән, аның нигез баганаларын салышкан иң төп шәхесләрнең берсе икән! Без аны шулай итеп тә халыкка кайтарырга һәм күрсәтергә тиешбез, дигән нәтиҗә соралып тора, – дип өстәде ул.
Галиәсгар Камалны судтан коткарган цензор Михаил Пинегин
Филология фәннәре докторы, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов драматургны судтан коткарып калган цензор турында сөйләде.
– 1920 елларда Совет чорында Галиәсгар Камалның эшчәнлеге тараюын күрәбез. Ул, нигездә, тәрҗемәчелек эше белән шөгыльләнә, вакытлы матбугатта даими басылып килә. Рабит Батулланың бер китабында кызыклы мәгълүматка тап булдым. Казанда Михаил Пинегин дигән татар әсәрләренең цензоры яшәгән. Ул патша чиновнигы була. Хатыны – Зөләйха исемле ханым, балалары – Мәдинә һәм Динә исемле. Татар дөньясы белән якыннан аралашып яшәгән, татарча әйбәт белгән ул.
Михаил Пинегин белән Галиәсгар Камал бер-берсенең тормышында әһәмиятле роль уйный. 1914 елда Галиәсгар Камалны судка бирәләр. Сәбәбе – аның «Йолдыз» газетасында чыккан язмада патшага тел тидергән, рус һәм татар халкы мөнәсәбәтләренә саксызрак кагылып, ике милләт арасында дошманлык уяткан дигән сылтау. Галиәсгар Камал Михаил Пинегинга мөрәҗәгать итә. Пинегин рус телендә «Ассоциацион гариза» язып, аның гаризасы судта укылып, газетадагы материалына чыккан карарны шактый йомшартуга, хәтта тикшеренү эшләрен туктатырга ярдәм итә.
1929 елда Советлар Союзында патша чиновнигы булып яшәгән Михаил Пинегин өстеннән эш башлана. Рабит абый үзенең китабында «Справка от татарского драматурга Галиасгара Камала» дигән бер белешмә тәкъдим итә. Камал кайчандыр Михаил Пинегинның үзенә ярдәм итүен ачыктан-ачык яза. «Әлеге шәхес татар зыялылары белән дә, демократик катлам вәкилләре белән дә актив иҗат итте, аларга ярдәм итте», – дип яза. Бәлки, әлеге белешмә дә ярдәм иткәндер. Нәтиҗәдә, Михаил Пинегин өстеннән эш туктатыла.
Менә шундый фактлар да Галиәсгар Камалның бу чорда татар дөньясы белән генә түгел, гомумән, үзенең демократ булуын, күпмедер дәрәҗәдә әлеге илдәге сәяси хәлләрне дә ачык, дөрес аңлап, шул ук вакытта идеологик шартлардан үтеп чыга алмаган каршылыклы халәттә яшәгән, дип әйтә алабыз, – диде ул.
Галиәсгар Камал – татар театры белән янып яшәгән шәхес
– Галиәсгар Камал исеме һәрберебезгә мәктәп елларыннан ук яхшы таныш, – дип дәвам итте Әлфәт Закирҗанов. – Ул киңкырлы эшчәнлек алып барган, без аны драматург буларак яхшы белсәк тә, шул ук вакытта башка өлкәдәге эшчәнлеге дә игътибарга лаек. Ул татар театрының нигезен салучыларның берсе. Кием әзерләү, афишаларны язып, аларны тарату, артист буларак аерым рольләрне башкаруы булсынмы – татар театры белән янып яшәгән шәхес ул. Моннан тыш, без аның менә дигән журналист икәнен дә беләбез.
Камал «Азат халык», «Казан мөхбире», «Йолдыз» кебек вакытлы матбугат чараларында тирән эз калдырган. XX йөз башы татар яңарышы дип әйтәбез икән, ул, нигездә, өч юнәлешне үз эченә ала: берсе – дини реформаторлык белән бәйле булса, икенчесе – мәдәният өлкәсендәге реформалар үткәрү, өченчесе – сәясәт белән бәйле. Ахыр чиктә, мәгърифәтчелек хәрәкәтенең икенче баскычы булган җәдитчелек чорында шушы хәрәкәт оешкан төс ала, ул үстерелә. Галиәсгар Камал бу өлкәләрнең икенчесендә актив чыгыш ясый.
Мәдәни реформаторлык дигәнне татар теленең милләт буларак формалашу чорында үсеп китүен күздә тотсак, икенче яктан, мәктәп-мәдрәсәләрне үзгәртеп кору, шулай ук, милли-мәгълүмат чаралары – китап чыгару, вакытлы матбугат үстерүне күздә тотабыз. Боларның үзәгендә – әдәбият. Галиәсгар Камал үзенең хезмәттәшләре белән бергә әлеге яңарышка килеп кушыла. Аны мин шәхес буларак аңларга омтылам, шушы вакытта аерым истәлекләрдә яисә язмаларында булган кайбер фактларны атап үтәсем килә.
Галиәсгар Камал татар мәдрәсәләрендә укып, белем алган. «Мөхәммәдия» аның өчен таяну ноктасы булганын күз алдына китерәбез, андагы әдәби-мәдәни мохит – Камалны да үстергән, аны иҗатка этәргән фактларның берсе. 3 класс булса да, рус классында белем алуы да аны рус дөньясына якынайткан. Аның шәхесе турында сүз алып барган вакытта, ул Каюм Насыйрилардан килә торган телебезгә, мәдәниятебезгә булган игътибарны үзенә сеңдерә.
«Каюм Насыйри китапларын укый башладым. «Рисаләи Газизә», «Котадгу белек» әсәрләрен яратып укыйм. Габдрахман Ильясиның «Бичара кыз» белән Фатих Халидинең «Рәдде бичара кыз» әсәрләрен кат-кат укыганымны, хәтта аларны яттан өйрәнгәнемне беләм. «Рәдде бичара кыз»ны 40-50 тапкыр укып чыкканымдыр. Мин аны күңелдән күрми дә укый ала идем», – дип яза Галиәсгар Камал. Без бүгенге көндә шактый гади, беркатлырак булып язылган «Бичара кыз», «Рәдде бичара кыз» әсәрләренең әһәмиятен әле Камал кебек үк аңлап та бетерә алмыйбыз кебек. Ул аны үзенә өлге итеп ала һәм аны яттан өйрәнгән, – диде ул.
Рауза Солтанова: «Галиәсгар Камал депутатларга карикатуралар ясаган»
Сәнгать фәннәре докторы, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать үзәге мөдире Рауза Солтанова драматургның рәсемнәр, карикатуралар ясавы турында сөйләде.
– Китап традицияләрен яхшы белүче буларак, ул карикатуралар да ясый. Аларның төп нөсхәләрен күргәнем юк, 1940 елларда Камалның карикатураларын, афишаларын альбомда чыгарганнар. Без ул заманда татар дөньясын нинди проблемалар борчыганын күрә алабыз, ул сәясәт мәсьәләләренә дә туктала. «Зур кешеләрнең рәсемнәре» дигән аерым циклы булган. 200ләп рәсеме булган, диләр. Кызганыч, альбомда бөтенесе дә урын алмаган. Мәсәлән, бер депутатка карикатура ясаган. Күрәсең, ул аннан курыкмаган. Бөтен кимчелекләрне күреп алып, аларны рәсем аша күрсәтә алган.
Галиәсгар Камал карикатура жанрында бөтен нечкәлекләрне яхшы аңлаган. Монда гротеск та, күпертү дә бар, композиция алымнарын дә яхшы белгән ул. Шул ук вакытта әлеге рәсемнәрдә татар интерьеры, көнкүреш детальләр сурәтләнә: кешеләрнең нинди киемнәр кигәнен, өйдә куелган спектакльләрнең, театрда нинди декорацияләр кулланылганын күреп була. Шушы рәсемнәргә карап, бик күп нәрсәгә реконструкция ясап була.
Галиәсгар Камал беренчеләрдән булып театр афишасын яза, чөнки ул оста язучы – хаттат була. Төрле ысуллар белән яза белгән. «Мирасханә» үзәгендә бик күп матур язулы афишалары сакланган.
Шулай ук, Галиәсгар Камалның татар дөньясын яхшы белгән шәхес буларак, милли кадрларны үстерү өлкәсендә зур өлеш керткән шәхес икәнен билгеләп үтик.
«Ул театрда рәссамнар булмавына борчылган. Камалның бу өлкәдәге хезмәте игътибарга лаек: ул беренчеләрдән булып театрда сценография – сәхнә бизәү проблемасын күтәрә. Берәр талантлы шәкертне табып, Казан сәнгать мәктәбенә укытырга җибәрергә теләгәннәр. 1912 елда, ниһаять, Башкортстаннан 22 яшьлек Сабит Якшибаев килә. Дәрдемәнд аңа рекомендация яза, һәм ул Галиәсгар Камалга мөрәҗәгать итә. Шулай итеп, Сабит Якшибаев Казан сәнгать мәктәбен тәмамлый. Галиәсгар Камал ярдәме белән Казанда беренче профессионал портретист барлыкка килә», – диде галимә.
Илдус Заһидуллин: «Галиәсгар Камалның сәяси-иҗтимагый эшчәнлеге тиешенчә бәяләнмәгән»
Тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең Исламны өйрәнү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Илдус Заһидуллин драматургның иҗтимагый-сәяси тормышы турында сөйләде:
– Галиәсгар Камалның сәяси-иҗтимагый эшчәнлеге тиешенчә бәяләнмәгән. Камалның артист һәм сәхнә әсәрләрен язучы буларак формалашуында аның тормыш этаплары зур роль уйный. Әйтик, 6 яшендә ул әнисенең туган авылы – Түбән Масра авылына кайта (хәзер Арча районына керә), бабалары тәрбиясендә үсә. Аның хәтере яхшы була, ул күзәтергә яраткан.
Галиәсгар Камал әнисе авылында беренче тапкыр сәхнә тоткан. Түбән Масра авылының мәчетендә яңа кайткан укытучы, авыл кешеләренә беренче уку елының нәтиҗәләрен күрсәтү өчен, Галиәсгар Камалны уртага чыгарып, Коръән аятьләрен укыткан. Беренче тапкыр ул үзен артист булып шунда тоя. Аннан соң әтисе Галиәкбәр улын «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга кертә. Ул анда искиткеч тормыш тәҗрибәсен туплый.
1893-1900 елларда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыганда, Галиәсгар Камалның тормышында 4 мөһим вакыйга була. Беренчедән, ул Коръән аятьләрен оста укырга өйрәнә. Бу хакта бөтен Казан халкы белеп ала. Дини белеме киләчәк тормышында зур әһәмияткә ия була. Икенчедән, рус театрына барып, андагы артистларның сөйләшүләрен аңларга теләп, рус теленә кызыксынуы уяна. Бу – аны өстәмә әдәбият укырга этәрә. Шул рәвешле, рус телен өйрәнә башлый.
Галиәсгар Камал, 1900 елдан башлап, «Мөхәммәдия» шәкертләре өчен яшерен кулъязма газеталар чыгарган. Булачак драматург буларак, эшләү алымы формалаша: хәлфәләрдән һәм көнкүрештәге төрле вакыйгалардан көлә, шуның аркылы шәкертләргә тәэсир итә һәм аларның карашларын үзгәртә. Әтисе улын татар зиратында мулла итмәкче булган, ләкин Галиәсгар Камал аннан баш тарта.
Аның 1901 елда «Мәгариф көтебханәсе» исемендә китап бастыру һәм сату ширкәте оештыруы һәм 1905 елгы инкыйлабка кадәр бу ширкәтнең эшендә җитәкчелек итүе билгеле. Үзенең җыйган китапларының каталогын бастырып чыгара. Иң күп китаплар – дини китаплар, сүзлекләр була. Шулай ук, Фатих Кәриминең 3 хикәясе, Гаяз Исхакый китаплары һәм Александр Пушкинның «Капитанская дочка» әсәренең татар теленә тәрҗемәсе китаплары чыга. Ул ачкан кибет төрле шәкертләрнең очрашу урынына әверелә. Шәкертләр очрашып, фикерләшә, сөйләшә, аралаша башлыйлар.
«Шәрык клубы»ның җитәкчеләренең берсе буларак, «Сәйяр» труппасын белән эшләве – иң бәхетле елларыдыр, – дип саный Илдус Заһидуллин. – Чөнки ул биредә, әсәрләр язудан тыш, аларны сәхнәгә куюда, артистлар белән аралашуга үзенә мәйданчык ясый. 1912 елда «Йолдыз» газетасы вәкиле буларак, Балкан сугышына бара һәм 14 мәкалә бастыра. Бу сугышта Төркия җиңелә. Сугыштан кайткач, сугышта күргән җәмгыятьнең артта калганлыгын авыр кичерә: хәтта депрессиядән дәваланырга мәҗбүр була», – диде белгеч.
Түгәрәк өстәлдә Илнар Гарифуллин, Айгөл Салихова-Габәши дә чыгыш ясады. Ким Миңнуллин, утырышны йомгаклап:
– Безнең өчен уйланырга алга таба этәргеч булды бу. Безнең эшләп бетермәгән эшләребез турында сөйләштек. Сөйләшүләр безне бераз гына уятып та җибәрер. Алга таба мондый түгәрәк өстәлләр, конференцияләр үткәрү өчен безгә җитдирәк, әзерлеклерәк якын килергә этәргеч булды, – диде ул.