news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Галиәсгар Камал театры» тукталышы «Иске Татар бистәсе» дип үзгәртелде

news_top
«Галиәсгар Камал театры» тукталышы «Иске Татар бистәсе» дип үзгәртелде
Фото: © «Татар-информ»

Казанда 19 ноябрьдән шәһәрдәге үзәк тукталышларның берсе исемен үзгәртә. Җәмәгать транспорты картасында «Галиәсгар Камал исемендәге театр» урынына «Иске Татар бистәсе» тукталышы күрсәтеләчәк. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мондый карар театрның Һади Такташ урамындагы яңа бинага күчүенә бәйле рәвештә кабул ителгән. Казанның Транспорт комитетында билгеләп үтүләренчә, яңартылган исем тукталышның урнашу җирлегенә туры килә, чөнки ул Иске Татар бистәсе белән янәшә тора, шулай ук шәһәр халкы һәм башкала кунаклары өчен навигацияне гадиләштерәчәк.

Шәһәрнең транспорт предприятиеләре үзгәрешләргә әзерлек эшләрен алып бара. Үзгәрешләр 18 автобус маршрутына 1, 2, 5, 6, 10, 10а, 23, 30, 31, 35, 35а, 47, 54, 56, 71, 72, 74, 91 номерлы автобусларга, шулай ук әлеге тукталыш аша уза торган 3, 5, 7 номерлы өч троллейбуска кагылачак.

Бу уңайдан электрон һәм стационар мәгълүмат таблолары яңартыла, шулай ук автоинформаторлар яңадан языла. Исем үзгәртү эшләре транспорт хәрәкәте расписаниесенә йогынты ясамый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 18 ноябрь 2025
    Исемсез
    Ә ни өчен Тинчурин театры дип түгел?
  • 18 ноябрь 2025
    Исемсез
    Кәрим Тинчурин исемендәге театр дип үзгәртергә ярамады микәнни?
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар