Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Галиәсгар Камалның оныклары бабаларының мирасын саклый: "Бу Татарстанның мәдәният йорты дияргә була"

Татарның бөек шәхесләреннән сирәкләренең генә оныклары татар халкына хезмәт итә. Галиәсгар Камалның оныклары исә киресенчә. Алар бабаларының истәлеген - Нариманов урамы, 48 йортта урнашкан Камал йортын яңарту белән шөгыльләнә. Бөек драматургның оныгы Фидакарь абый Камалетдинов безгә бабасы хакында сөйләде. 

news_top_970_100
Галиәсгар Камалның оныклары бабаларының мирасын саклый: "Бу Татарстанның мәдәният йорты дияргә була"

Галиәсгар Камал (Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдинов - 1879-1933) — татар халкының бөек драматургы, язучысы. Татар халкының төп театры аның исемен йөртә. 

Бу йортны XIX азагында күн белән сату иткән сәүдәгәр Садыйк Хәйбуллин төзетә. Ул мәчет төзетеп, анда "үз" мулласын куярга һәм шул рәвешчә, мөселман дөньясында танылган кешегә әйләнмәкче була. Әмма аның туганнары арасында мулла итеп куярга кулай кешеләр булмый. Бай кызы Бибигайшәне "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә укыган Галиәсгарга бирә һәм аны мулла итеп куярга уйлый. Әмма Галиәсгар мулла булудан баш тарта. Бабасы белән килешүгә киләләр - Галиәсгар сәүдә эшенә - китап сатуга керешә. Садыйк бай 1902 елда кияве һәм кызына шушы йортны төзетә. 1908 елда бу йортта киләчәктә тагын бер күренекле шәхес булачак кеше - язучының улы Әнәс туа. 

Галиәсгар Камал хатыны Бибигайшә һәм улы Әнәс белән

1959 елда йорт тарихи истәлек булып таныла. 2012 елда урман хуҗалыгы министрлыгы "Нурлат" лесхозы тырышлыгы белән реставрация проектын ясата. 

Галиәсгар Камалның алты баласы булган. Беренчесе - Әнәс Камал. Аннары Мөхәммәд, Фаик, Зөфәр туган. Фаик белән Зөфәр икесе дә сугышта һәлак булганнар. Иң кечкенә улы Фәрит исемле, ул Әлмәттә яшәгән. Иң кечкенә кызы Рәфика профессор була. Алар хәзер һәммәсе дә вафат инде. 

Әнәснең улы Фидакарь Камалетдинов Казанда фатирда ялгызы гына яши. Аның татар интеллигенциясе нәселеннән икәне күренеп тора. Татарча бик матур сөйләшә, бик итагатьле кеше.

Фидакарь абыйны иң борчыганы - бабасының йортын сатуга куюлары. Ул моның белән әле дә килешеп бетә алмый, аны теләсә кем сатып алырга мөмкин иде бит, ди. 

- Ул бит Татарстанның, Казанның истәлекле байлыгы булып тора. Аннан бит зур кешеләр чыккан. Сату турында ишеткәч, минем хәтта күземнән яшьләр чыкты, елап алдым. Ничек шундый йортыны сатарга бирергә була?! Бу йортта Салих абый Сәйдәшев әти белән бергә җырлап утыра иде. Татарстанның бөтен данлыклы язучылары, яшь язучылар да бөтенесе бу өйдә булды. Монда Илдар Юзеев үзенең тальян гармуны белән килә иде, - дип сөйләде ул.

Фидакарь абый безгә татарның иң танылган язучыларының берсе булган бабасы турында сөйләде.

Галиәсгар Камал турында истәлекләр

Татар театрына нигез салучыларның берсе, татар мәдәниятен үстерүгә, танытуга күп көч куйган Галиасгар Камалның тормышта нинди кеше булганын беренче чиратта сорадым. 

- Бик юмарт була ул. Әти сөйли иде, беркайчан бернәрсә кызганмаган, кулыннан килгәнчә булыша торган булган. Аның турында мин хәтта ничек әйтергә дә белмим, ул безнең халкыбыз өчен дә зур әти.

Әти булган акчаларын театрга бирә. Артистларны киендерә, декорацияләрне булдыра, бөтен нәрсәне эшли. Бөтен мәхәббәтен театрга бирә. Мөселман халкы театрга йөрергә бик яратмаган. Дәү әти татар халкына театрга мәхәббәтне кертә. 

Бервакыт пьесаны югалталар, дәү әти төнлә белән шул пьесаны яңадан язып чыга. Әти миңа шуны сөйләгәч, мин шаккаттым.

Тукай да: “Безнең Галиәсгар ага татарларның икенче Островские”, - дип әйткән. Габдулла Тукай белән очрашып, бергә газеталар чыгарганнар. Дәү әти бик кыю рәсемнәр дә ясый торган булган.

Революциягә кадәр дәү әтинең үз китап кибете була. Аңа революционерлар килеп йөри, ул прокломакцияләр яшереп саклый. Дәү әтине эләктерәләр, төрмәгә ябалар. Бөтен халык чыга, шул замандагы интеллигентлар, язучылар дәү әтине чыгарулар таләп итәләр. Ике ай утырганнан соң, дәү әтине төрмәдән чыгаралар. Аның кулга алынуы турында архивта документлары да бар, халык демонстрация ясыйбыз дигәч, чыгарганнар.Фидакарь абый әйтүенчә, дәү әтисе әсәрләрен Бакалтай (Яңа Бистә янындагы Идел буен шулай атаганнар) дигән җиргә барып язган. Афишаларны улы Әнәс Камал белән кулдан ясаганнар.

- Дәү әти янына бу йортка зур шәхесләр килә торган була. Аның дуслары бергә җыелышып утыра торган булган. Бу йортка Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Кәрим Тинчурин, соңрак Сибгат Хәким, Илдар Юзеевлар килеп йөргән.

Берсендә кулаклар безне әздән генә яндырмадылар, дип сөйләгәне бар дәү әтинең. Революциядән соң мәчетләрне клубларга биргәннәр бит. Шунда спектакль куялар. Шул вакытта байлар-кулаклар ишекне терәп куялар да ут төртәләр. Мәчет яна, беркем дә чыга алмый. Чалкаров исемле әтисез-әнисез үскән малай була, аны әти үзенә тәрбиягә ала, ул аннары артист булып эшли. Чалкаров ат дагаларын бөгә торган көчле кеше булган. Шул идән такталарын куптара, тәрәзәне ватып, шул такталарны куеп, мәчет эчендәге халыкның бөтенесен төшерә. Менә шулай итеп кешеләрне коткара. 

Галиәсгар Камал йортында

Кайчандыр татар халкының легендар шәхесләре атлап йөргән бусагаларны үтәбез… Тар баскычлардан йөгереп йөргән балаларны, Галиәсгар Камалны, хатыны Бибигайшә апаны күз алдына китерәм.

Йортның агач баскычлары, планировкасыннан аның 100 ел элек нинди булганын күз алдына китерергә була. Йорт хуҗасы Галиәсгар Камалның бөтен гаиләсе шушында яшәгән, ул шушында иҗат иткән. Бәлки ул шушы тәрәзәгә карап утырганда иң данлыклы пьесаларының эчтәлеген уйлагандыр...

Фидакарь абый да кичерешләрен сөйли тора:

- Бу бүлмәдә Галиәсгар Камалның балалары яшәгән. Балалар бөтенесе монда йоклый торган булганнар. Монда тимер караватлар тора иде. Дәү әтинең өстә эш бүлмәсе булган. Монда бүлмә эчендә бүлмә, кечкенә-кечкенә бүлмәләр иде...

Монда аш бүлмәсе, монда дәү әнидән калган зур сандык торды. Заманында мин аның өстендә йоклый идем. Почмакта кафель белән тышланган мич тора иде. Монда күмер белән ягалар иде, без шул күмерләрне ташый идек. 

Рәфика апа кияүгә чыккач, монда Рәфкать абый белән яши башлады. Рәфкать абый да бик зур кеше - хөкүмәтнең икътисад буенча министры иде. Ул Бондаренко, Табеевлар белән бергә эшләде...

Икенче катта дәү әти янына Абдулла Алиш, Салих Сәйдәшләр килгән. Алар ул вакытта шәкертләр булган бит инде. Муса абый мандолинада уйнаган, алар җырлап утыра торган булганнар. Салих абый чәй эчәргә ярата иде, ди әти. Заһит абый килгәч скрипкада уный, әти җырлаган. 

Галиасгәр Камалның улы Әнәс Камал, әтием, беренче пьесасын - “Биш меңлек Гайнетдин”не яза. Әтисенә күрсәтә: “Менә, әти, мин пьеса яздым”, ди. Әтисе: “Кит әле, булмаганны сөйләмә”, ди. Ул пьесасын күрсәтә, дәү әти ала, редакцияли һәм басарга бирә. Аннары әйтә: ”Улым, син нигә гонорар алырга бармыйсың?”. “Нинди гонорар инде ул тагын?”, - ди әти. “Пьесаңны басып чыгардылар бит”, ди дәү әти.

Әти акчаны ала да, пароходта дусларын җыя. Бәйрәм итәргә тынлы оркестрны чакыралар. Духовой оркестр уйнап җибәрүгә бөтен тәрәзәләр коелып төшә. Менә шундый бер хикмәт булып ала монда.

Каршы якта икенче йорт та булган. Анда өйне, балаларны карап торучы асраулар яшәгән. Тагын 4 полуторка машина кереп сыярлык зур амбар тора иде. Ул амбарда монда торучылар, әтинең дуслары, яшьтәшләре бергә театр куеп уйнаганнар. Анда латинча “Тәмәке тартырга ярамый, спектакль бара” дип язылган такта бар иде.

Монда кем генә булмаган. Әлфия апа, Илһам абыйлар килә иде. Бу Татарстанның мәдәният йорты дияргә була.

Әнәс Камал белән хатыны Сәлимә апа турында хатирәләр

- Дәү әти һәр баласын зыялы кеше белән кавыштырырга теләгән. Ә әти 16 яшьлек әнине сайлый, аның әле паспорты да булмый. Ул бик чибәр була, әти аны үзенә ала, өйләнешәләр. Ләкин язылышмыйлар. Бер 65 яшьләрендә генә язылышалар.

Сулда Сәлимә апа, уңда Әнәс Камал, гаилә архивыннан

Башта кабул итмәсә дә, дәү әти өчен әни иң яхшы килен булып чыга, үзен яхшы яктан гына күрсәтә. Авыру чагында аны әни бик караган, дәү әти аны бик хөрмәт иткән. 

Әни бер сыйныф та укымаган, белемсез була. Әти аңа әйтә иде: “Сәлимә, син бераз гына укыган булсаң, министр була идең. Синең хәтерең шулкадәр көчле”, - дип. Радиодан татарча җыр яңгырагач, ул аны башыннан алып азагына кадәр җырлый иде. Шундый акыллы. Аш-суга бик оста иде. Табеев, Бондаренколар катнашкан бәйрәмнәргә әнигә килеп бәлешкә заказ бирәләр иде.

Әнинең әтиләре үлеп китә дә, алар алты бала калалар. Әни хәер эстәп йөргәндә, танышлары күреп алып: “Кара әле, Латыйпларның кызлары Сәлимә яланаяк йөри бит. Аягына да юк, алар үләбит инде. Шулай итеп берәр кая урнаштырыйк, шәһәргә алып китик әле”, - диләр. Әнине аш остасы итеп бирәләр. 6 яшьлек бала нәрсә әзерләсен? 

Әмма әни шундый гади тормыштан чыккан, бөтенләй белемсез булса да, хәтере бик яхшы иде. Мин Муса Җәлилнең “Ышанма” дигән шигыре белән олимпиадаларга әзерләнә идем. Башта район күләмендә генә үтә идем, тора бара алга да үтә башладым. Мәскәүгә кадәр үттем, ертылган гимнастеркадан чыгасың һәм Муса Җәлилнең “Ышанма” шигырен сөйлисең. Шуларны өйрәнгәндә, әни бер мизгелдә отып ала иде. Спектакльләргә әзерләнгәндә дә миңа караганда тизрәк ота иде. Син ничек ятлыйсың, мин ятлап бетерә алмыйм дия идем. Шундый хатын-кыз иде ул.

Әни дә әти белән спектакльдә уйнаган. Гастрольләр белән Татарстанның бөтен авыллары буенча йөргәннәр. Әти: “Без авылга велосипед, кызыл байрак, Чалкаров белән керә идек. Ярлы вакыт. Әәәй, гармуннарда уйнап керә идек тә, бөтен халык карарга чыга иде”, - дип сөйли иде.

Галиәсгар Камалның васыяте

- Ул вакытта дәүләт билгеле кешеләргә дачалар бирә. Дача алган кешеләр, көймәләргә утырып, Иделнең икенче ягына чыга торган булганнар. Анда инде сукмаклар буйлап, төрлесе төрле районга таралыша торган булган: Кызыл Байракка, башка җиргә, шулай таралышып бетәләр. Таралыр алдыннан Святой Ключ дигән җирдә ашап-эчеп, ял итеп китә торган булганнар. Шулай туктап торганда, дәү әтигә начар булып китә. Тиз генә ручкасын чыгара да васыятьнамә яза башлый: “Рәфика кызымны…” - дия дә, өлгерә алмый, үлеп китә. 

Эссе көн булганга, мәет бозылмасын өчен күләгәле урынга - идән астына тыгалар. Алып кайтасы була бит. 

Утызынчы еллар бу. Ә монда өйгә чекистлар килә, дәү әтинең бөтен архивларын, документларын алып китәләр моннан. Коточкыч хәлләр! Ул елларда бит бөтен күренекле язучыларны - Кәрим Тинчурин, Галимҗан Ибраһимовларны алып китәләр. Дәү әти менә шулай үлеп котыла. 

Ул бит Төркиядә корреспондент булып эшләгән була. Төрекләрнең тормышы, халыклары, язучылары белән таныша. Ул заманда чекистларга нәрсә? “Әәә, төрек шпионы!” Татарларны күтәреп фетнә ясамакчы булган дип, дәү әтигә кәгазь әзерләнгән булган. Үлмәгән булса, аны кулга алып китәләр иде.

Без дәү әтинең кайда үлгәнен башта белмәдек. Бервакт әти, әни, хатыным Рушания һәм мин, катерга утырып, дәү әтинең үлгән җирен эзләргә киттек. Һәрбер авылга керәбез, берәрсе белми микән, юк микән дип сорыйбыз. Үлгән җирен таптык, ул вакытта янында кем булганын да беләсебез килде.

Икенче елны тагын киттек, бер рус авылында бер ир-ат очрады да, әйтте: “Монда бер бабай тора. Ул безнең авылда иң олы кеше. Ничәнче ел дип әйттегез әле? Менә 1933 елны аңа 13 яшь булган”. Нәкъ тә шул бабай, үсмер егет чагында шунда булган. Чыга бабай, “веселенький” гына, бераз чеметкән дә инде ахрысы... Үзебезнең кем икәнне әйттек, исәнләштек.

“Не помните, как Галиаскар Камал умер?” - “Знаю я, все было на моих глазах. Я это все организовывал”, - ди. Аны ат белән алып киттем, ди. Колхоз председателенең хуҗалык бүлмәсендә  бусаганы куптарырып, идән астына куйганнар инде, эссе көн бит. Ул сөйләде. Аннан соң, чекистлар килеп ди, мәетне алып киттеләр ди. Җәсәден Казанга кайтарганнар аннары. 

“145 еллыгын зурлап үткәрсеннәр иде”

- Дәүләт йортны театрга да, безгә дә бирмәде. Cатарга чыгарганнар, бөтенесе дә акчага мавыuf. Алай булмый бит. Телевизордан гел сөйлиләр: “Менә татарларның истәлекле урыннарын калдырырга кирәк, киләчәк буыннар килеп карасыннар, кемнәр булган, кемнәр торган, дип. Беркемгә бернәрсә кирәкми.

Без һәр елны туганнар белән өстәл артына җыелышабыз. Галиәсгар Камалның оныклары, оныкчыклары сөйләшеп утыра. Дәү әтинең 100 еллыгы булганда, 28 кеше идек без. Шаккаттылар бөтенесе дә. Камалның нәселе торды, тагын да торсын әле!

Фирдания сеңлемә бөтен туганнарыбыздан, гаиләбез исеменнән баш иясе килә. Интернеттан күреп, шушы йортны сатуга куйганнарын белеп алган. Ничек бу йортны сатарга була, минем акылыма да сыймый, оят булырга тиеш, - ди Фидакарь абый.

Йортның сатуга куелганын белеп, аны сатып алганнар. Хәзер анда ремонт ясыйлар.

- Киләчәктә, дәү әтинең йортында ремонтларны бетергәч, Аллах боерса, йортны ташлап калдырмаганынга тыныч ятачак ул. Дәү әтиебезнең йорты тарихын буыннарга җиткерәсебез килә. Чит ил кунаклары килсә дә күрсәтерә оят булмаячак, алар шаккатачак.

Монда косметик ремонт кына булган, түбәсе иске, тәрәзәләрен әрем каплаган иде. Бер елдан соң буяу куба башлады, аннан-моннан гына эшләгән булганнар. Җылыту торбасы шартлаган, сукбайлар җыелып ята торган урынга әйләнгән. Ничек йортны шундый дәрәҗәгә китерергә була, - дип әрнеде бабай.

Режиссерның 145 еллыгын зурлап үткәрергә теләвен дә белдерде Фидакарь абый:

- Камал театрының директорына рәхмәт. Кечкенә залда булса да, дәү әтинең 140 еллыгында искә алдылар. Ә менә шәһәрдә зурлап үткәрмәделәр. Минем министрга теләгем - 145 еллыгын зурлап үткәрергә иде. Халык үзенең данлыклы кешеләрен күрсен, ул бит мәдәнияткә бик зур хезмәт куйган кеше.

Йорт Галиәсгар Камалның төпчек улы хөрмәтенә сатып алынган

Йортның киләчәге турында белешер өчен, хәзерге вакытта йортта төзекләндерү эшен алып барган Фирдания апа (Галиәсгар Камалның төпчек улы Фәритнең кызы) белән дә элемтәгә кердек.

- 2013 елда йортка тарихи йортларны саклау программасы буенча капиталь ремонт ясадылар.

2015 елны ул йортны театрга бирделәр. Йорт театрныкы булып санала иде. Анда очрашулар үткәргәннәр, кунаклар җыялар иде. Йорт ике ел буе театрда баланста торган. Аннан соң, театр музей ачар өчен 5 миллион акча сораган. Мәдәният министрлыгы акчаны бирмәде. 2017 елда бер таныш журналист хатлар язып, нигә музей ачмаганнарын белеште. Башка бина бирделәр дигән җавап булды.

Аннан соң йорт Нурлат лесхозында баланста торган. Йортны тотарга акча кирәк булгач, ГФЖ аркылы йортны сатарга куйганнар, - дип аңлатты ул.

Фирдания ханымның сеңлесе Наҗия Интернетта утырганда йортның сатылганын күреп ала. “Безнең бабайның йортын сатарга куйганнар”, - ди.

- Минем әти Фәрит - Галиәсгар Камалның төпчек малае. Шуңа күрә бу йортны мин үземә алырга булдым. Без 4 кыз идек, 3 кыз гына калды. Мин әти хөрмәтенә йортны алам дип уйладым. Гариза яздык, 2018 елда гына йортны рәсмиләштерә алдык.

Фирдания ханым йортны ГФЖ аша бушлай бирмәсләр иде, ди. Чөнки йортта Фидакарь абый, аның әтисе торган. Тузган торак программасы буенча аларга дәүләт фатир биргән, йорт, шул программа кануннары буенча ГЖФ балансына күченгән. 

- Бу йорт ничә ел буена тузган иде. Анда торбалар да шартлады, бөтен системасы катты. Карарлык түгел иде. Ярты ел буена йортның чормасында сукбайлар да торган дип кешеләр сөйләгәннәр иде.

Йортны торгызу өчен, Фирдания ханым Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитетка мөрәҗәгать иткән. Ләкин комитеттан дәгъва булган. 

- Алар безгә капканы ачканга дәгъва итәләр. Анда койма монолит плитә булгач, су үтми иде, шуңа ачтык. Бөтен су йортның фундаментына төшә башлады. Гел дымлы була иде. Яңгырлар күп булгач, түбә бозыла башлады.

Мин ике тапкыр комитетка хат яздым, беренчесендә, һәр үзгәреш кертү турында гариза языгыз дип җавап бирделәр. Икенчесендә проект бирегез, диләр. Ә бездә иске проект бар иде. Мин аларга мин бит йортны үзгәртмим дип әйтәм, үзгәртсәм, яңа проект ясар идем. Йортны буярга рөхсәт бирмәделәр.

Бу хәлләр февральдән бирле бара. Аларны рөхсәтеннән башка йортны нәрсә дә булса эшләтергә хокукым юк. Хәзер минем исемемә шикаять язып, мине 18 сентябрьдә комиссиягә чакыралар, - диде Фирдания ханым.

Фирдания ханымның йортны туристлар өчен музей итәргә дә уйлары булуын әйтте. Комиссия белән килештереп ремонт ясап бетергәч, ул журналистларга яңартылган бинаны күрсәтергә вәгъдә бирде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100