Гакыйка корбанын шул корбан аталган баланың әти-әнисенә ашарга ярыймы?
Сорауга Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә:
– Гакыйка корбанын күршеләргә, ятимнәргә, мескеннәргә таратсагыз да була. Ул кешенең үз ихтыярында. Гади корбан ите кебек өч өлешкә бүлсәгез дә ярый. Шушы чалынган корбанны пешереп, Коръән ашы үткәрсәгез дә күркәм гамәл булыр. Гакыйка корбанын баланың әти-әнисе ашамаска тиеш дигән чикләүләр юк. Аны, таратмыйча яки Коръән ашы уздырмыйча, гаилә белән ашарга да ярый.