Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гакыйка корбанын бала тугач ничәнче көндә чалырга кирәк?

Сорауга Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә.

news_top_970_100
Гакыйка корбанын бала тугач ничәнче көндә чалырга кирәк?
Әлбәттә, Рәсүлебез (с.г.в.) әйтә: “Сөннәтле гамәл һәм иң хәерле, саваплысы – гакыйка корбанын бала туганның җиденче көнендә чалу. Гакыйка корбаны ул – сөннәт гамәл, ягъни ихтыяри. Ул мөмкинлеккә карап чалына. Мөмкинлеге булган кеше чалдыра, мөмкинлеге булмаса, гөнаһы юк. Пәйгамбәребезнең шундый сүзе дә бар: “Бала туганның җиденче көнендә гакыйка корбаны чала алмасагыз, 14нче, 21нче көннәрендә чалу да саваплы”, ди. Хәтта олы яшьтәге кеше: “Миңа бала чагымда гакыйка корбаны чалмаганнар, хәзер чалдырсам ярый микән?” дип сорый. Әлбәттә, аны үсеп беткәч, үзең чалдырсаң да ярый. Шуңа күрә балагызга ике, өч, дүрт биш яшь булса да, мөмкинлегегез булса, гакыйка корбаны чалыгыз һәм Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылсын. Пәйгамбәребез (с.г.в.), Хәсән белән Хөсәен тугач, алар исеменнән Аллаһ ризалыгы өчен җиденче көнне Гакыйка корбаны чалган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100