Гакыйка корбаны чалганда нинди дога укыла?
Сорауга Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә.
– Ул гадәти дога. “Йә, Раббым, шушы корбанны улым яки кызым исеменнән кабул ит, аларга сәламәтлек, бәхет, бәрәкәт бир. Фәлән кызы (улы) исеменә чалынган корбанны кабуллардан кыл”, - дип үз телегез белән әйтсәгез дә була.