Гаити президенты Жовенель Моизны нигә үтергәннәр?
Сәясәтчеләр фикеренчә, Гаити президентын илнең конституциясен үзгәртмәкче булганы өчен үтерергә мөмкиннәр.
Кичә Гаити президенты Жовенель Моиз резиденциясенә һөҗүм итәләр һәм аны атып үтерәләр. Президентка 21 пуля тия. Шулай ук Гаитиның беренче ледиы Мартин Мари Этьен Жозеф да яраланган, дип хәбәр итә ТАСС.
Һөҗүм иткән кешеләрнең әлегә кем булулары ачыкланмаган, әмма хакимият хәбәрләрендә әйтелгәнчә, җинаятьчеләр испан телендә сөйләшкән. Ә Гаитиның рәсми телләре — француз теле һәм гаити креолы.
Илнең Премьер-министры президентка һөҗүм итүне «коточкыч вәхшилек» дип атады. Күп илләр, шул исәптән Россия дә бу үтерүне гаепләде.
Гаити президенты үтерелүнең берничә сәбәбен атыйлар. Беренчесе - бу бик ярлы дәүләт, өстәвенә биредә 2010 елда көчле җир тетрәде. Президентны талау максатыннан үтергәннәр дигән фараз да бар.
Әмма күпчелек сәясәтчеләр фаразынча, Моизны илнең конституциясен үзгәртергә тырышканы өчен үтергәннәр. Оппозиция фикеренчә, Моиз 2021 елның 7 февралендә хакимияттән китәргә тиеш. Әмма президент 2022 елның февралендә генә китәм дип белдерде. Илбашы икенче срокка кала алмый. Әмма Моиз, конституциягә үзгәрешләр кертеп, президент булып калмакчы иде.
Һәлак булган Жовенель Моизга 53 яшь. Гаити президенты вазифасына 2017 елда керешкән.
Гаити — дөньядагы иң фәкыйрь дәүләтләрнең берсе, илдә 10,6 миллионга якын кеше яши. 2019 елда илдә массакүләм протестлар башлана, анда катнашучылар Моизның отставкага китүен таләп итә. Алар президентны инфляция артуда, дәүләт аппараты ришвәтчелегендә һәм икътисади вазгыятьнең начарлануында гаепли. Протест акцияләрендә 26 кеше һәлак була, 77 кеше зыян күрә.
2018 елның көзендә президентка беренче тапкыр һөҗүм итәләр. Жовенель Моизга Гаити дәүләтенә нигез салучы һәм илнең милли каһарманы Жан-Жак Дессалинның 212 еллыгына багышланган тантанада аталар. Яралары куркыныч булмый, аның өч сакчысы да яралана.
2021 елның февралендә полицейскийлар 23 кешене, шул исәптән югары судьяны һәм югары вазифадагы полиция офицерын кулга ала.
«Президент сараенда минем иминлегем өчен җавап бирүче хезмәткәрләргә рәхмәтлемен. Миңа һөҗүм итәргә хыялланган кешеләр кулга алынды, планнары барып чыкмады», — дип әйтә ул вакытта Жовенель Моиз.
Икенче көнне, фетнәне фаш иткәннән соң, полиция газлы гранаталар куллана һәм халыкка резина ядрәләр ата. Демонстрациягә чыккан кешеләр һәм оппозиция лидерлары Моизның отставкага җибәрүне таләп итә. Алар фикеренчә, президентның вәкаләтләре 2021 ел башлануга ук бетәргә тиеш. Әмма президент үз вәкаләтләренең 2022 елның февраль ахырында гына бетәчәген әйтә. Чөнки Моизның инаугурациясе сайлауларда җиңеп бер ел узгач кына була, шуңа күрә сроклар белән шундый буталчык килеп чыга.
Тагын бер атна узгач, президент Моиз фетнә оештырырга теләгән өчен республиканың Кассация судындагы өч судьяны эштән куарга боера.
«Законнарны һәм Гаити демократиясен җимереп була дип ышанучылар көч кулланып хакимиятне басып алырга теләде. Демократия процессы күчеш чорыннан башка гына ахырга кадәр җиткереләчәк. 2022 елның 7 февралендә мандат беткәч, мине сайлап алынган президент алыштырачак», — дип әйтә ул вакытта Жовенель Моиз.
«Мин диктатор түгел. Диктаторлар — хакимиятне яулап алучылар һәм кайчан китәргә кирәклеген белмәүче кешеләр», — ди президент.
Сәяси традицияләр
Гаити тарихында фетнәләр шактый булган.
Утрау 1492 елда Колумб тарафыннан ачыла. 1697 елда утрауның яртысы (хәзерге Гаити) французлар кулына күчә. Көнчыгыш өлеше (хәзерге Доминикана республикасы) Испаниядә кала.
Утрауга бик күпләп Африкадан коллар ташыйлар. 1791 елда утраудагы коллар баш күтәрә. Бу - кешелек тарихында коллар җиңеп чыккан бердәнбер очрак. Франция утрауның бәйсезлеген таный.
1912 елда Гаитида президенты Мишель Синсиннатюс Леконт үтерелә — фетнәчеләр Милли сарайны шартлата, бу вакытта президент һәм аның берничә йөз солдаты шунда була. Леконт үзе дә революция нәтиҗәсендә хакимияткә килгән була. Леконттан соң генерал Танкред Огюст президент була һәм аның сәясәтен дәвам итә. Ул инаугурациядән соң бер ел узгач вафат була, имеш-мимешләргә караганда аны агулап үтерәләр.
Бер елдан соң Орест Замор президент була, әмма аны генерал Жозеф Теодор хакимияттән читләштерә. Заморны җәзалыйлар. Теодорны исә хакимияттән Жан-Симон Сан җибәрә. Ул үзен дә элекке президентлар язмышы көтә дип бик курка һәм сәяси оппонентларыннан вәхшиләрчә котыла. 1915 елда Сан 167 сәяси тоткынны җәзаларга боерык бирә, алар арасында экс-президент Орест Замор да була. Ярсынган гаити халкы фетнә күтәрә, Сан француз илчелегенә кача һәм озакламый анда фетнәчеләр басып керә. Президенты кыйныйлар, ахырда ул һәлак була. Шуннан соң Гаитины АКШ президенты Вудро Вильсон боерыгы буенча Америка гаскәрләре басып ала. Гаитида оккупация 1934 елга кадәр дәвам итә.