Җырчы, музыкант, Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Маликова һәм Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликовларның улы Гайсә Маликов өйләнгән.
«Шок, Гайсә өйләнде», – дип язган алып баручы Рузил Гыйльфанов үзенең сәхифәсендә. Кунаклардан килгән фото-видеоларны Гайсә үзе дә сторисларында күчереп куйган.
Гайсә Маликов – 3 яшеннән бирле сәхнәдә үскән бала. Күптөрле уен коралларында уйный. Хәзерге вакытта төрле артистлар белән хезмәттәшлек итә, чаралар да алып бара. «Россия һәм халыкара бәйгеләр лауреаты, алып баручы, музыкант, җырчы, диджей.