Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гаиләләргә ярдәм: Россиядә ата-аналар һәм балалар өчен нинди түләүләр һәм пособиеләр бар?

2024 ел Россиядә «Гаилә елы» дип игълан ителде. Бу уңайдан «Татар-информ» гаиләләргә дәүләт һәм республикадан акчалата ярдәм турында мәгълүмат туплады. Ана капиталы, хәрбиләр гаиләләренә, күп балалы гаиләләргә ярдәм һәм башкалар.

news_top_970_100
Гаиләләргә ярдәм: Россиядә ата-аналар һәм балалар өчен нинди түләүләр һәм пособиеләр бар?
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Балаларга һәм йөкле хатын-кызларга бердәм пособие

Татарстанда «Гаилә елы»на багышлап сайт ачылды, анда ярдәм чаралары турында актуаль мәгълүмат һәм гаиләләргә кагылган вакыйгалар афишасын табарга мөмкин. Мәгълүматларга караганда, Татарстан гаиләләре 50ләп ярдәм чарасына өмет итә ала. Шунда ук кирәкле документлар исемлеген һәм түләүләрне алу өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында тулы инструкцияне дә табарга мөмкин.

Узган елдан Россиядә 6 ярдәм чарасын берләштергән бердәм пособие гамәлгә керде. Дөрес, ул һәркемгә дә бирелми. Пособие йөкле хатыннарга һәм 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә билгеләнә, аларның җан башына туры килгән уртача кереме Татарстанда билгеләнгән яшәү минимумыннан түбәнрәк яки тигез булырга тиеш.

Балалы гаиләләргә бердәм пособие күләме балалар өчен яшәү минимумының төбәктәге күләменә бәйле, ул 1 февральдән артып, 12,7 мең сумга җитте. Йөкле хатыннарга бердәм пособие –14,3 мең сум.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Йөклелек һәм бала табу буенча пособие, ягъни декрет акчасы

Түләү бала көтүче яки 3 айга кадәрге баланы уллыкка алган эшләүче хатын-кызларга каралган. Пособие бала тудыру көненә кадәр 70 көн һәм бала тудырганнан соң 70 көн өчен түләнә. Бердән артык бала туганда, яки бала табу бик авыр узганда, сроклар арта. Ягъни хатын-кызга 140 календарь көн өчен (яки аннан да күбрәк) гомуми хезмәт хакының 100 проценты, ким дигәндә 88,5 мең һәм иң күбе 565 мең сум акча түләнә.

Әгәр 2 яки аннан да күбрәк бала туган икән, пособие һәр балага аерым түләнә.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие

Бу – эшләүче ата-аналарның берсенә бер тапкыр бирелә торган түләү. Әгәр 2 яки аннан да күбрәк бала туган икән, пособие һәр балага аерым түләнә. Әгәр ата-ананың берсе эшләмәсә, пособие эшләүчегә бирелә.

Әгәр ата-ананың икесе дә эшләмәсә, һәм алар Россия гражданнары яки качаклар булса, түләүләр барыбер исәпләнәчәк. 2024 елның февралендә бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие 24,6 мең сумга кадәр индексацияләнде.

Баланы тәрбиягә алучыларга бер тапкыр бирелә торган пособие

Әлеге түләү баланы уллыкка алучы, шулай ук опекун, попечитель яки тәрбиягә алган ата-анага бирелә. Мөһим шарт – алар Россия гражданнары булырга тиеш. 1 февральдән баланы гаиләгә тәрбиягә алганда бирелә торган пособие 24,6 мең сумга кадәр артты.

Әнигә декрет ялы балага 3 яшь тулганчы бирелә, ә пособие яшь ярымга кадәр түләнә.

Фото: ©«Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бала карау буенча айлык пособие (1,5 яшькә кадәр)

Әнигә декрет ялы балага 3 яшь тулганчы бирелә, ә пособие яшь ярымга кадәр түләнә. Эшләүче һәм иминиятләштерелгән хатын-кызлар өчен пособие күләме уртача хезмәт хакының 40 процентын тәшкил итә, әмма аена ул 9,2 мең сумнан ким һәм 49,1 мең сумнан артык була алмый.

Эшләмәүче ата-аналар да балага яшь ярым тулганчы бала карау буенча пособие ала ала, ләкин эшсезлек буенча пособие алмаган очракта гына. Бу очракта аның минималь күләме – 8,6 мең сум. Йөклелек вакытында эштән чыгарылган, көндезге бүлектә укыган һәм бала карый алмаган ата-аналар нәкъ шул күләмдә пособие ала.

Эшләмәүчеләр өчен баланы яшь ярымга кадәр карау буенча айлык пособиенең максималь күләме 15,4 мең сум. Бу сумманы декрет чорында предприятие юкка чыгарылу сәбәпле эштән азат ителгәннәр ала.

Февральдән ана капиталы индексацияләнде.

Фото: © «Татар-информ»

Ана (гаилә) капиталы

Февральдән ана капиталы индексацияләнде. Хәзер беренче балага 630 мең сум, икенче балага 833 мең сум акча бирелә. Әгәр гаилә ана капиталы акчаларының бер өлешен сарыф иткән булса, аның калган өлеше генә индексацияләнә.

Сертификатны 5 ысул белән сарыф итәргә мөмкин: айлык түләү сыйфатында, торак шартларын яхшыртуга (ипотека, йорт төзү), балаларны укытуга (шул исәптән шәхси балалар бакчасына яки олы бала өчен югары уку йортына), әни кешенең пенсиясенә, шулай ук инвалид балаларны социаль адаптацияләүгә һәм җәмгыятькә интеграцияләүгә.

2020 елдан башлап ана капиталы сертификатлары, яңа туган баланың СНИЛСы кебек үк, актив рәвештә рәсмиләштерелә. 2 документ та дәүләт хезмәтләре порталында әнинең шәхси кабинетына килә. Сүз уңаеннан, кайбер очракларда ана капиталын баланың әтисенә дә рәсмиләштерергә мөмкин. Шуңа күрә бу ярдәм чарасын гаилә капиталы дип атарга мөмкин.

Күп балалы гаиләләргә Татарстан бюджеты хисабына балалар бакчасы өчен түләүнең 100 проценты да компенсацияләнә.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанда гаиләләргә ярдәм итүнең региональ чаралары

Авыл җирлегендә даими яшәүче хатын-кызларга да бер тапкыр бирелә торган түләүләр каралган. Беренче бала 25 яшькә кадәр туса, аңа 50 мең сум; өченче һәм аннан соңгы балалары 29 яшькә кадәр туса, һәр балага 100 мең сум түләнә.

Җан башына уртача керемнәре төбәктәге яшәү минимумыннан артмаган күп балалы гаиләләргә Татарстан бюджеты хисабына балалар бакчасы өчен түләүнең 100 проценты да компенсацияләнә.

3 яшькә кадәрге балаларга дарулар өчен елына 10 мең сумлык электрон сертификат бирелә. Бу сертифатка җан башына уртача керемнәре Татарстандагы яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр өмет итә ала.

Җан башына уртача керемнәре Татарстандагы яшәү минимумыннан артмаган һәм сабыйлары туган гаиләләргә бүләк комплектлары бирелә.

Инвалид балалы гаиләләргә өстәмә түләүле ял көннәре

Инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналарның берсенә (опекунга, попечительгә) эш бирүче айга 4 өстәмә түләүле ял көне бирергә тиеш. Бу көннәрне әти яки әни кеше генә яисә аларны бүлешеп куллана алалар.

Әгәр ата-аналарның берсе ялда, шул исәптән декрет ялында булса, икенчесенең (опекунның, попечительнең) айга 4 өстәмә түләүле ял алу хокукы саклана. Бу көннәрне алу өчен эш бирүче исеменә гариза язарга һәм кайбер документлар тапшырырга кирәк.

Инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналарның берсенә эш бирүче айга 4 өстәмә түләүле ял көне бирергә тиеш.

Фото: © «Татар-информ», Рамиль Гали

Инвалид балалар тәрбияләүче эшләмәүче ата-аналарга компенсация

18 яшькә кадәрге инвалид бала яки балачактан 1нче төркем инвалид булган бала тәрбияләүче эшләми торган эшкә сәләтле гражданнар ике төр түләүгә өмет итә ала. Аның күләме ата-анага (уллыкка алучыга) яки опекунга (попечительгә) 10 мең сум, башка кешеләргә 1,2 мең сум тәшкил итә. Компенсация түләү күләме 1,2 мең сум тәшкил итә.

Узган ел ахырында Россия Президенты Владимир Путин «I төркем инвалид баланы карау буенча айлык түләүләрне эшләмәүче ата-аналарга гына түгел, ә өлешчә мәшгуль булганнарга да түләргә» дигән указ чыгарды.

«Бу карар тулы булмаган эш көнендә, шул исәптән дистанцион яки өйдә эшләүче ата-аналарга кагыла һәм инвалид балаларны һәм 1нче төркем инвалидларны караган гаиләләрнең керемнәрен арттырырга мөмкинлек бирә. 2024 елның 1 гыйнварыннан алар өчен түләү күләме аена 10 мең сум тәшкил итә. «Үзенчәлекле» балалар тәрбияләүче хатын-кызларга кешеләр арасына чыгу, аралашу һәм атмосфеаны үзгәртеп алу бик мөһим, чөнки һәрвакыт өйдә булу бик авыр. Шуңа күрә мондый яңалык – матди ярдәм генә түгел, ә зур мораль ярдәм дә», – диде Татарстанда балалар омбудсмены Ирина Волынец «Татар-информ»га.

Россиядә «Ата-ана даны» ордены гамәлдә, ул – ел саен 7 яки аннан да күбрәк бала тәрбияләгән берничә гаиләгә бирелә торган югары дәрәҗәдәге бүләк.

Фото: © kremlin.ru

«Ата-ана даны» ордены һәм «Герой ана» исеме

Россиядә «Ата-ана даны» ордены гамәлдә, ул – ел саен 7 яки аннан да күбрәк бала тәрбияләгән берничә гаиләгә бирелә торган югары дәрәҗәдәге бүләк. Мондый гаиләләргә орден белән 500 мең сум акчалата түләү бирелә.

«Ата-ана даны» медале дә бар, ул 4 бала тәрбияләгән гаиләләргә бирелә. Монда акчалата бүләк 200 мең сумны тәшкил итә.

Шулай ук 10 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән хатын-кызлар өчен «Герой ана» исеме дә бар. Мондыйларга түләү 1 млн сум тәшкил итә. Бу акчалата түләүләрдән НДФЛ алынмый.

Күп балалы гаиләләр ипотека түләүләре өчен 450 мең сум акчалата ярдәм ала ала.

Фото: © «Татар-информ»

Күп балалы гаиләләгә ипотека түләүләре өчен 450 мең сум

Күп балалы гаиләләр ипотека түләүләре өчен 450 мең сум акчалата ярдәм ала ала. Бу түләүләр 3 яки аннан да күбрәк балалы гаиләләргә бирелә. Бу акчага ипотека кредитын яки аның буенча процентларны түләргә мөмкин. Сүз уңаеннан, өлкән бала балигълык яшенә җиткән булса да түләү биреләчәк, монда иң кечкенә баланың яше мөһим – ул 2019 елның 1 гыйнварыннан 2023 елның 31 декабренә кадәр туган булырга тиеш. Ярдәм чарасы уллыкка алынган балалары булган гаиләләргә дә кагыла.

Республикада, күп балалы гаиләләргә өстәмә ярдәм сыйфатында, 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган мохтаҗ гаиләләр торак белән тәэмин ителә.

3 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге

Республика территориясендә даими яшәүче 3 һәм аннан да күбрәк баласы булган татарстанлылар бушлай җир кишәрлеге ала ала. Шул ук вакытта гаилә социаль наем килешүе буенча бирелә торган торак бинада мохтаҗлар сыйфатында исәптә торырга тиеш. Җир участогын шәхси йорт төзү, шәхси ярдәмче хуҗалык, бакча сыйфатында кулланырга мөмкин.

Ирина Волынец: «Безнең республикада һәрьяклап ярдәм күрсәтү буенча эш булдырылды, аларның балаларының ялын һәм сәламәтләнүен оештыру мәсьәләләре хәл ителә».

Фото: © «Татар-информ», Рамиль Гали

Хәрбиләр һәм көч ведомстволарында эшләүчеләрнең гаиләләренә ярдәм чаралары

• Чакырылу буенча армиядә хезмәт итүче хәрби хезмәткәрнең йөкле хатынына бер тапкыр бирелә торган пособие – 39 мең сум.

• Әтисе хәрби хезмәткә чакырылган баланың әнисе яки опекуны өчен айлык түләү. 2024 елның февраленнән түләү 16,7 мең сумга кадәр артты, ул балага 3 яшь тулганчыга түләнергә мөмкин.

• Елына бер тапкыр хәрби хезмәткәрнең баласына (мәктәп яшендәге) җәйге сәламәтләндерү ялы өчен акча түләнә. 2024 елда аның күләме 35,5 мең сум тирәсе тәшкил итәчәк.

• Аерым категориядәге, һәлак булган яки хәбәрсез югалган хәрбиләрнең балаларына айлык пособие. Акча 18 яшькә кадәрге һәр балага бирелә, ә бала көндезге бүлектә укыган очракта түләү укуын тәмамлаганчы бирелә, әмма 23 яшькә кадәр. Инвалид балага пособие яшенә карамастан түләнә. 2024 елда пособие 2,9 мең сум тәшкил итә.

«Махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаиләләрен, бигрәк тә һәлак булганнарның гаиләләрен кайгырту бик мөһим. Безнең республикада һәрьяклап ярдәм күрсәтү буенча эш булдырылды, аларның балаларының ялын һәм сәламәтләнүен оештыру мәсьәләләре хәл ителә, балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин ителә, ата-аналар түләвеннән азат итү, мәгариф оешмаларында бушлай кайнар ризык бирү, шулай ук социаль, юридик һәм психологик ярдәмнең барлык төрләрен күрсәтү турында карарлар кабул ителде», – дип сөйләде «Татар-информ»га балалар омбудсмены Ирина Волынец.

«Махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаиләләрен, бигрәк тә һәлак булганнарның гаиләләрен кайгырту бик мөһим».

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә республика дәрәҗәсендә түбәндәге ярдәм чаралары билгеләнде:

• Яңа туган балалы гаиләләр өчен, җан башына уртача керемне исәпкә алмыйча, балалар кирәк-яраклары комплектларын бирү.

• Инвалид балаларны мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен реабилитация үзәкләренә социаль хезмәт күрсәтүгә кабул иткәндә өстенлек бирү.

• Татарстанның дәүләт мәгариф оешмаларында укучы 1 сыйныфтан алып 11 сыйныфка кадәр балаларны бушлай 2 тапкыр кайнар ризык (иртәнге аш, төшке аш) белән тәэмин итү.

• Татарстан территориясендә даими яшәүче 7 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләрне түләүсез нигездә ял итүгә юлламалар белән беренче чиратта тәэмин итү.

• 18 яшькә кадәрге балаларга һәм бер ата-анага (законлы вәкилгә) Татарстан Дәүләт мәдәният учреждениеләре үткәргән чараларга бушлай йөрү хокукы бирү.

• 18 яшькә җитмәгән һәр балага 20 мең сум күләмендә бер тапкыр түләү бирү.

«Татар-информ», Динара Прокопьева

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100