news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гаиләләргә балалар билетларына ташламалар турында искәртте

news_top

Россия халкына балалар өчен самолет һәм поезд билетларына ташламалар турында искәрттеләр. Гамәлдәге ярдәм чаралары турында Россия Хөкүмәтендә сөйләгәннәр, дип яза «Татарстан 24» сайты.

Россия Транспорт министры Андрей Никитин демография һәм гаилә сәясәтен гамәлгә ашыру буенча Россия Президенты каршындагы Совет утырышында катнашты. Аны Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко үткәрде.

Министрлар Кабинеты мәгълүматы буенча, ике яше тулмаган балалар Россия буенча самолетларда бушлай оча ала. Халыкара рейсларда алар өчен 90 процент ташлама каралган. Ике яшьтән 12 яшькә кадәрге балалар өчен 50 процент ташлама гамәлдә.

Ата-аналарга самолетта утыру урыннарын да алдан кайгыртасы түгел: урыннар бала янында бирелә.

Ерак юлга йөри торган поездларда биш яшькә кадәрге балалар бушлай йөри. 5-10 яшьлек пассажирлар өчен 65 процент ташлама гамәлдә, ә 10-18 яшьлек балалар өчен билет бәясенең яртысын гына түлисе була.

Федераль законнар 7 яшькә кадәрге бөтен балаларга да җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукы бирә. Моннан тыш, «Автодор» күпбалалы гаиләләр өчен түләүле магистральләрдән йөрү өчен 15 процент ташлама бирә. 2025 елда аннан 11 мең гаилә файдаланган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар