«Гаиләләр бу хакта күптән сорый»: Татарстанда күп балалы гаиләләр җир урынына акча алачак
Татарстанда күп балалы гаиләләргә булышуның яңа формасын керттеләр – җир кишәрлеге көтү урынына акчалата түләү алып була. Экспертлар фикеренчә, бу яңалыкка ихтыяҗ булачак, бигрәк дә җиргә мохтаҗ булмаган кешеләрдә. Бу өстәмә ярдәмнең үзенчәлеге нидә һәм аны ничек алырга?
Гаиләләрнең 74 проценты җир алган
2012 елдан бирле Татарстанда күп балалы гаиләләргә җир кишәрлеге бирү программасы эшли. Республиканың Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының соңгы мәгълүматлары буенча, бу вакыт эчендә 72 меңнән артык гаилә җир алырга гариза биргән.
Татарстанда – күп балалы гаиләләрне җир алу исемлегенә кертүнең Россия буенча абсолют саннарда иң югары күрсәткечләренең, шулай ук күп балалы гаиләләрне җир белән тәэмин итүнең иң югары күрсәткечләренең берсе.
Татарстаның Җир һәм мөлкәт министрлыгы мәгълүматлары буенча, 53 меңнән артык гаилә җир кишәрлеге алган инде, бу – барлык гариза бирүчеләрнең 74 проценты.
Җир участогына үз муниципалитетында 5 елдан да кимрәк яшәмәгән, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ, дип рәсми рәвештә танылган (1 кешегә 12дән алып 18 квадрат метрга кадәр) 3 һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр хокуклы. Әгәр балаларның берсенә 23 яшь тулмаса һәм көндезге бүлектә укыса, шулай ук гариза тапшырып була.
Зилә Вәлиева: «Күп балалы гаиләләр күп булган зур шәһәрләрдә җир кишәрлекләре бирү авыррак».
Фото: © «Татар-информ» / Солтан Исхаков
«Зур шәһәрләрдә җир бирү авыррак»
Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева сүзләренчә, республиканың 17 районында җир кишәрлекләре гариза тапшыручыларның барысына да бирелгән. Тагын 21 районда җир белән тәэмин итү 90-99% дәрәҗәсендә, ә 5 районда – 90%тан кимрәк.
Бигрәк тә Казанда һәм Чаллыда кискен вазгыять, монда җир фонды чикле, һәм, гаиләләр күп булу сәбәпле, кишәрлекләр җитми.
«Күп балалы гаиләләр күп яшәгән зур шәһәрләрдә җир кишәрлекләре бирү авыррак», – дип сөйләде Зилә Вәлиева.
2024 елның июненнән Казандагы гаиләләргә шәһәр янындагы 5 районнан җир бирә торган закон гамәлгә керде. Чаллыда да шундый ук хәл. Быел кабул ителгән закон буенча, күп балалы гаиләләр шәһәр яны районнарыннан җир алырга хокуклы.
Әмма, билгеле бер җир кишәрлекләрен бүлү өчен, кайбер әзерлек эшләре уздырырга кирәк, ә болар һәр кишәрлек өчен елдан артык дәвам итә. Беренче булып авыл җирлекләрен территориаль планлаштыру документларына үзгәрешләр кертелә – саклаудагы зоналар һәм аларның чикләре билгеләнә. Соңыннан генераль планга төзәтмә кертелә һәм раслана, шулай ук территорияләрне межалау планировкасы проекты эшләнә.
Бу этаплар барысы да финанслау һәм подрядчыларны сайлау өчен бәйге процедуралары уздыруны таләп итә. Шушы эшләр төгәлләнгәч кенә кишәрлекләрне межалау проекты буенча бүләргә, кадастр хисабына куярга һәм аларны бүлә башларга була.
Акча алу өчен, әти яки әни, яисә вәкаләтле вәкил җирле үзидарәнең вәкаләтле органнарына гариза тапшырырга тиеш.
Фото: © «Татар-информ» / Солтан Исхаков
Акчалата түләүне ничек алырга
Татарстанда альтернатив ысул – яңа социаль ярдәм чарасы барлыкка килде: акча бирү кертелде. Ягъни, гаиләләрнең сайлау мөмкинлеге бар – яки җир биргәннәрен көтәргә, яки финансларны шунда ук алырга була.
Сентябрь ахырында Дәүләт Советы Казанда һәм Чаллыда яшәүче күп балалы гаиләләрнең җир кишәрлеге урынына акча алу хокукын ныгыта торган закон кабул итте.
Республиканың Министрлар Кабинеты акчалата түләү бирүнең тәртибен билгели торган карар кабул итте. Ул 200 мең сум күләмендә билгеләнгән.
Аны 3 һәм аннан күбрәк баласы булган, Казанда яки Чаллыда даими яшәүче һәм шәхси торак төзелеше, шәхси хуҗалык яки бакчачылык өчен җир кишәрлеге алу буенча рәсми исемлеккә кергән гаиләләр алырга хокуклы.
Түләү бер тапкыр бирелә, ә сумма гаилә әгъзалары арасында тигез өлешләргә бүленә. Акчаны алу өчен, әти яки әни, яисә вәкаләтле вәкил җирле үзидарәнең вәкаләтле органына гариза тапшырырга тиеш. Документта гаиләдәге бөтен кешенең дә җир кишәрлеген акчага алыштыруга ризалыгы, шулай ук акча күчерү өчен банк счетының реквизитлары булырга тиеш.
Гариза теркәлгәннән соң, муниципаль хакимиятләр документларны тикшерә һәм 7 эш көне дәвамында карар кабул итә – гаризаны реестрга кертәләр яки, сәбәпләрен күрсәтеп, баш тарталар. Соңыннан документлар пакеты Татарстанның Җир һәм мөлкәт министрлыгына җибәрелә, шулай ук анда да бу мәгълүмат тикшерелә һәм атна эчендә ахыргы карар кабул ителә.
Гариза хуплангач, акчалар 7 эш көне дәвамында күчә. Акча алгач, гаилә җир кишәрлеге алырга тиешле гаиләләр исемлегеннән алына.
Документлар пакеты тулы булмаса, мәгълүматлар дөрес булмаса яки гаиләне исемлектән төшереп калдыру өчен башка сәбәпләр булса, акча бирүдән баш тартырга мөмкиннәр.
Зилә Вәлиева алдан әйткәнчә, яңа чара бары тик гаиләнең үз теләгеннән чыгып кына тормышка ашырыла. «Һәр гаилә үзе хәл итәргә тиеш, бу – аларның ризалыгы белән генә эшләнә», – диде Иҗтимагый палата рәисе.
Шулай итеп, яңа ярдәм чарасы күп балалы гаиләләр өчен вариантларны арттыра һәм җир кишәрлеге яки акча алу мөмкинлеге бирә.
Светлана Захарова: «Җир булмаганда акчалата түләү белән компенсацияләү турында гаиләләр үзләре мөрәҗәгать итте. Бу бигрәк тә зур шәһәрләрдә сизелә».
Фото: © «Татар-информ» / Салават Камалетдинов
«Акчалата түләү турында гаиләләр үзләре мөрәҗәгать итте»
Татарстанның балалар омбудсмены Светлана Захарова «Татар-информ» белән сөйләшкәндә, мондый ярдәм чарасы турында үтенеч башта күп балалы гаиләләрнең үзләреннән килде, диде.
«Җир булмаганда, акчалата түләү белән компенсацияләү турында гаиләләр үзләре мөрәҗәгать итте. Бу – бигрәк тә зур шәһәрләрдә сизелә. Өстәвенә, бу – алмаш түгел, ә тәкъдимнәрне киңәйтү», – диде Светлана Захарова.
Аның сүзләренчә, хәтта Казанда һәм Чаллыда җир кишәрлекләрен якын-тирә районнарда алу ареалын киңәйтү дә бу сорауларны юкка чыгармаган. «Бу – күпләрне канәгатьләндерми, алар акчалата компенсация алырга тели», – диде омбудсмен.
Тимур Кадыйров: «Бу – ярдәм чарасын киңәйтү генә. Алыштыру турында сүз бармый».
Фото: © «Татар-информ» \ Рамил Гали
«Бернинди дә алыштыру бармый»
«Социаль ярдәм чаралары кимемәде, ә ярдәмнең өстәмә мөмкинлеге барлыкка килде. Хәзер күп балалы гаиләләрнең сайлау мөмкинлеге бар: алар яки җир, яки акчалата түләү ала», – диде яңа ярдәм чарасы турында Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров.
Аның сүзләренчә, бу – җир кишәрлеге кирәкмәгән яки акчага бик мохтаҗ булган гаиләләр өчен аеруча актуаль булачак. Күп балалы гаиләләр арту чорында ярдәм чараларын шушы рәвешле киңәйтү бик вакытлы эшләнде.
«Шуны аңларга кирәк, бу – нәкъ менә ярдәм чараларны киңәйтү. Бернинди алыштыру турында да сүз бармый», – диде Тимур Кадыйров.
Гадел Заһретдинов: «Җир кишәрлегенә мохтаҗ буларак исәптә торган күп балалы гаиләләр сайлау мөмкинлеге ала».
Фото: © «Татар-информ» \ Солтан Исхаков
Дәүләт ярдәменең күпкә вариатив ысулы
«Әтиләр союзының» Татарстан буенча төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Гадел Заһретдинов сүзләренчә, акчалата түләү гаиләләргә, әйтик, торак шартларын яхшырту, ипотека кредитын түләү яки башка ихтыяҗлар өчен акчаларны куллануның өстенлекләрен мөстәкыйль билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.
«Җир кишәрлегенә мохтаҗ буларак исәптә торган күп балалы гаиләләр сайлау мөмкинлеге ала: алар җир кишәрлеге яки бер тапкыр түләнә торган акча алырга хокуклы», – диде Гадел Заһретдинов.
Әлеге карар күп балалы гаиләләрнең законлы хокукларын үтәүне тулысынча гарантияли, аларга дәүләт ярдәменең альтернатив, күпкә вариатив ысулын тәкъдим итә, дип өстәде ул.
Чыганак: "Татар-информ", Александр Хевронин