Айдар Фәйзрахмановның тормыш иптәше Халисә ханымның вафатына ике ел тулган. Мәрхүмәне якыннары авылдагы йортларына җыелып искә алган. Фото белән Айдар Фәйзрахманов ВКонтактеда уртаклаша. «Ике ел… Синсез…», - дип яза ул.
«Халисә тыныч йокласын. Нишләргә кирәк, түзәргә ала, Айдар. Сабыр итеп, алга таба да балаларыңа терәк булып, сәламәтлектә яшәргә язсын. Барыбызның да бергә булачак мәгелек йортыбыз»;
«ЗАГСка бару түгел, җитәкләшеп китә торган җир түгел. Кемгә күпме язгандыр. Калганнарыбызга күркәм сабырлык, анда киткәннәргә җәннәт түрләрен насыйп әйләсен иде. Минем ирем вафатына да дүрт ел, бик сагынам»;
«Яшәгәндә матур яшәргә, үкенечләр калдырмаска кирәк. Икең дә бер көнне китеп булмый шул»;
«Сезгә якыннарыгызга терәк-кирәк булып, иҗатыгызны яратучыларны сөендереп яшәргә дә яшәргә»;
«Ходаем сезгә сәгадәт-сабырлыклар биреп, алга таба яшәргә, эшләргә көч- куәт бирсен! Мәрхүмәнең рухлары шат, урыннары җәннәт түрләреннән булсын»;
«Бик авыр хәл... Халисә апа сезнең гаиләгезнең фәрештәсе иде, Айдар абый. Аның рухы җәннәт бакчасыннан сезне күзәтеп саклый. Сезнең догалар аның рухына ирешеп торсын», - дип кайгысын уртаклашкан артистның виртуаль дуслары.
- Айдар Фәйзрахмановның хатыны Халисә ханым вафат
- Айдар Фәйзрахманов: «Карчыгымның үләр алдыннан әйткәннәрен васыять итеп кабул иттем